Әюп 17:1—16
17 Мин хәлдән тайдым, көннәрем сүнеп бара;Мине зират көтә.+
2 Мине мыскыллаучылар чолгап алды,+Күзләрем аларның фетнәсенә карап торырга мәҗбүр.
3 Зинһар, миңа булышырга вәгъдә итче.
Кем тагын миңа ярдәм итсен?+
4 Син аларның күңелләреннән акыллылыкны яшердең,+Шуңа күрә аларны югарыламыйсың.
5 Берәү дуслары белән бүлешергә тәкъдим итә,Ә үз балаларының күзләре сүнә бара.
6 Ходай мине адәм көлкесе* итте,+Хәзер минем битемә төкерәләр.+
7 Кайгыдан күзләрем тонды,+Сөяк белән тиредән генә калдым.
8 Намуслылар моңа гаҗәпләнеп карап тора,Гаепсезнең имансызлар* аркасында кәефе китә.
9 Тәкъва кеше үз юлында нык тора,+Гаепсез кешенең көче арта.+
10 Әмма сез, әйдәгез, үз сүзләрегезне дәвам итегез,Чөнки мин арагызда бер зирәкне дә тапмадым.+
11 Көннәрем үз ахырына килде,+Ниятләрем, күңел теләкләрем челпәрәмә килде.+
12 Иптәшләрем: „Караңгы булганга, яктылык килә“,— диеп,Төнне көнгә алыштыра.
13 Көтеп торсам, Кабер* минем йортыма әйләнәчәк,+Һәм урынымны караңгылыкта җәярмен.+
14 Гүргә:+ „Син минем әтием!“,Кортка: „Син минем әнием һәм апам!“ — диярмен.
15 Кайда минем өметем?+
Өметем барлыгын кем әйтә алсын?
16 Өметем белән бергә җир куенына кергәч,+Ул* Кабернең* ябык капкалары янына төшәчәк».