Әюп 24:1—25
24 Ни өчен Чиксез Кодрәт Иясе хөкем вакытын билгеләми?+
Ник аны белгән кешеләр аның хөкем көнен күрми?
2 Кайберәүләр чик билгеләрен күчерә,+Кеше көтүен үзенеке итә.
3 Алар ятим балаларның ишәкләрен алып китә,Тол хатынның үгезен рәһен* итеп ала.+
4 Алар ярлыларны юлдан этеп чыгара,Ярдәмгә мохтаҗлар алардан качарга омтыла.+
5 Ярлы кешеләр, чүлдәге кыргый ишәкләр+ сыман, ашарга эзләп йөри,Сахраларда балаларына ризык табарга тырыша.
6 Алар башка берәүнең кырында урырга*Һәм явызның йөзем бакчасында калган йөземне җыярга мәҗбүр.
7 Алар киемсез, шәрә килеш төн үткәрә,+Суык чакта капланыр өчен бер нәрсәләре дә юк.
8 Алар тауларда коеп яуган яңгырлардан чылана,Сыеныр урыннары булмаганга, кыяга сарыла.
9 Атасыз ятимне ана күкрәгеннән аералар,+Ярлының киемнәрен рәһен итеп алалар.+
10 Аларны киемсез, шәрә килеш йөрергәҺәм ач килеш көлтәләр ташырга мәҗбүр итәләр.
11 Алар көндез эсседә террасалар арасында тир түгеп эшли,*Изгечләрдә йөзем изә, ә үзләре сусаудан интегә.+
12 Шәһәрдә үлеп барган кешеләр ыңгыраша,Төзәлмәслек яра алганнар* ярдәм сорап кычкыра,+Тик Аллаһы моны начар дип санамый.*
13 Явызлар яктылыкны кире кага,+Алар яктылык юлын танымый,Аның сукмакларыннан йөрми.
14 Үтерүче таң ату белән тора даЯрдәмгә мохтаҗлар һәм ярлыларны үтерә,+Төнлә исә урлашып йөри.
15 Зиначының күзе эңгер-меңгер җиткәнне көтә,+„Мине һичкем күрмәс!“ — диеп,+Ул үз битен каплый.
16 Төнлә явызлар йортлар эченә бәреп* керәләр,Көндез бикләнеп утыралар,Көн яктылыгын белмиләр.+
17 Иртәнге вакыт алар өчен дөм караңгылык сыман,Алар куе караңгылык дәһшәте белән таныш.
18 Әмма сулар аларны тиз агызып алып китә.
Аларның җирләренә ләгънәт төшәр.+
Алар үзләренең йөзем бакчаларына кире кайтмас.
19 Корылык һәм эсселек кар суларын йоткан кебек,Кабер* дә гөнаһ кылучыларны йота!+
20 Аларны аналары онытыр, кортлар ашап бетерер.
Алар турында бүтән искә төшермәсләр.+
Гаделсезлек агачтай сынар.
21 Алар баласыз хатынны рәнҗетә,Тол хатыннар белән үзләрен начар тота.
22 Ходай* үз кодрәте белән көчлеләрне юк итәр,Алар, югары күтәрелсә дә, яшәячәкләренә шикләнә.
23 Ходай* аларга үзләрен ышанычлы хис итеп, имин яшәргә юл куя,+Тик күзләре аларның һәр адымын күзәтә.+
24 Алар азга гына күтәрелә дә юк була,+Аларны түбән итәләр+ һәм башкаларны җыйгандай җыялар,Башакларны кискәндәй кисеп алалар.
25 Шулай булгач, кем минем ялганчы булуымныЯ сүзләремнең хак түгеллеген исбат итә алсын?»
Искәрмәләр
^ Ягъни залог.
^ Я, бәлки, «терлек азыгы урырга».
^ Я, бәлки, «май сыгып чыгара».
^ Яки «Яраланганнарның җаннары».
^ Я, бәлки, «беркемне дә явызлык өчен гаепләми».
^ Сүзгә-сүз «казып».
^ Сүзгә-сүз «Ул».
^ Сүзгә-сүз «Ул».