Әюп 36:1—33

36  Илу́й шулай ук болай диде:  «Бераз сабыр бул, тагын сөйлим әле,Аллаһы хакына әйтер сүзем бар.  Белгәннәремне төптән сөйләп бирермен,Яратучымның тәкъвалыгы турында игълан итәрмен.+  Юк, сүзләрем ялган түгел,Монда белемнәре камил булган Берәү тора.+  Ходай кодрәтле+ һәм һичкемне кире какмый,Аның төшенүчәнлек көче бөек.  Ул явызның гомерен сакламас,+Ә мескеннәргә карата гадел булыр.+  Ул тәкъвалардан күзен алмый,+Аларны патшалар белән* тәхеткә утырта да,+ алар мәңгегә югарылана.  Аларга богаулар кидерсәләрҺәм кайгы-хәсрәт баулары бәйләсәләр,  Ул аларга кылган эшләрен ачыклый,Горурлыклары аркасында башкарган җинаятьләрен сөйли. 10  Колакларын ачып төзәтә,Яманлык эшләмәскә чакыра.+ 11  Алар аңа буйсынса һәм хезмәт итсә,Көннәре ал да гөл булыр,Тормышлары канәгатьлек китерер.+ 12  Ә инде буйсынмаса, алар кылычтан* һәлак булыр,+Бернәрсәгә өйрәнмичә үләр. 13  Имансыз* күңелле кешеләр ачу тотар. Ул аларны тотып бәйләгәч тә, алар ярдәм сорап ялвармыйлар. 14  Алар* әле яшь чакта үләр,+Гомерләре гыйбадәтханә фахишләре арасында үтәр.*+ 15  Ләкин мескеннәр газап чиккәндә, Аллаһы* аларны коткара,Кайгыга батсалар, аларның колакларын ача. 16  Ул сине бәла-казадан коткара,+Чикләре булмаган киң урынга китерә,+Юаныч итеп өстәл тулы ризык бирә.+ 17  Хөкем карары чыгарылгач һәм гаделлек урнашкач,Син явызга чыгарылган хөкем карары белән канәгать булырсың.+ 18  Тик кара аны, ачуың килгәнгә,+ кеше кайгысына сөенә* күрмә,Зур ришвәт сине юлдан яздырмасын. 19  Ярдәм сорап үтенүең,Зур тырышлыклар куюың сине газап чигүдән саклап калырмы?+ 20  Кешеләр юк була торган вакытны,Төн килүен теләмә. 21  Сак бул, яман юлга баса күрмә,Газап күрү урынына андый юлны сайлама.+ 22  Аллаһының кодрәте бөек бит,Аның кебек нәсыйхәтче бармы? 23  Берәрсенең аңа җитәкчелек биргәне*+Я: „Син дөрес эшләмәдең“,— дип әйткәне бармы?+ 24  Аның эшләрен данларга онытма,+Шул эшләр турында кешеләр мәдхияләр җырлый.+ 25  Аларны һәркемнең күргәне бар,Үлемле кеше аларга ерактан карый. 26  Әйе, Ходай акыл ирешмәслек бөек,+Яшәгән елларының саны башка сыймаслык.*+ 27  Ул су тамчыларын күтәрә,+Алар томаннан оеша да яңгыр булып 28  Болытлардан ява,+Кешеләр өстенә коела. 29  Болыт катламнарын кем аңлый алсын? Аның чатырыннан килгән күк күкрәүгә кем төшенә алсын?+ 30  Кара, ничек ул аның өстен яшен белән яктырта+Һәм диңгез төбен каплый! 31  Болар ярдәмендә ул халыкларга булыша,*Аларга күп азык-төлек бирә.+ 32  Ул үз кулында яшен тота,Аны үзе теләгән урынга юнәлтә.+ 33  Күк күкрәве аның турында сөйли,Хәтта көтүләр дә кем* килгәнен белдерә.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Ул патшаларны».
Яки «сугыш коралыннан (сөңгедән)».
Яки «Мөртәт».
Яки «Аларның җаны».
Я, бәлки, «бетәр».
Сүзгә-сүз «ул».
Яки «сөенеп кул чаба».
Я, бәлки, «аны тәнкыйтьләгәне; аңардан хисап алганы».
Яки «аңлатылмаслык».
Я, бәлки, «халыкларның эшен яклый».
Я, бәлки, «нәрсә».

Искәрмәләр

Медиаматериал