Әюп 39:1—30

39  Тау кәҗәләренең бәрәнләгән вакытын беләсеңме?+ Боланның бозаулаганын күргәнең бармы?+  Алар буаз булган айларны санап торасыңмы? Аларның балалау вакытын беләсеңме?  Алар иелеп балалый,Һәм тулгак тотулары бетә.  Аларның бозау-бәрәннәре ныгый, яланда үсә,Яннарыннан китә һәм инде кире кайтмый.  Кем кыргый ишәкне иреккә чыгарган,+Кем аның бауларын чишкән?  Мин даланы — аның йорты,Тозлак җирне аның яшәү урыны иттем.  Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан көлә,Әйдәүченең кычкырган тавышын ишетми.  Калкулыклар буйлап ул көтүлек эзли,Яшел үсемлекләр табарга тырыша.  Кыргый үгез сиңа хезмәт итәргә теләрме?+ Ул абзарыңда* кунармы? 10  Бау белән аны буразналарың янына алып килерсеңме,Җир сукалар* өчен артыңнан барырмы? 11  Аның бөек көченә таянырсыңмыҺәм авыр эшеңне аңа тапшырырсыңмы? 12  Ул уңышыңны кайтарырҺәм ындырыңа җыяр дип өметләнерсеңме? 13  Тәвә кошы күңелле итеп канатларын кага,Әмма канаты белән каурыйларын ләкләкнеке белән чагыштырып буламы?+ 14  Ул йомыркаларын җирдә ташлап китеп,Аларны комда җылыта. 15  Әмма берәр кем аягы белән аларны сыта алаЯ кыргый хайван аларга баса ала икәнен оныта. 16  Ул үз балаларына карата аяусыз, әйтерсең лә алар аныкы түгел,+Ул тырышлыкларым заяга булыр дип борчылмый. 17  Аллаһы аны зирәклектән мәхрүм иткән,Аңа аңлау сәләте бирмәгән. 18  Әмма канатларын күтәреп какканда,Ул аттан һәм аның җайдагыннан көлә. 19  Атка көчне син бирәсеңме?+ Аның муенын җилфердәп торган ял белән син каплыйсыңмы? 20  Аны саранча сыман сикертә аласыңмы? Аның мәһабәт пошкыруыннан кот алына.+ 21  Үзәндә тибенеп тора һәм бар көченә чаба,+Сугышка ыргыла.+ 22  Ул бернәрсәдән курыкмыйча көлә.+ Кылыч та аны борып җибәрә алмый. 23  Ук савыты аңа бәрелеп бара,Сөңге белән кыска саплы сөңге ялтырый. 24  Ярсуыннан тибрәнеп, ул алга ыргыла,Быргы тавышына тик тора алмый.* 25  Быргы тавышын ишеткәч, ул ярсуыннан кешнәп җибәрә,Ерактан сугыш исен сизә,Гаскәр башлыкларының кычкыруын һәм сугышка чакыруны ишетә.+ 26  Әллә лачын көньякка табаСинең аңлавың ярдәмендә канат какмый очамы? 27  Бөркет синең боерыгың белән күккә очамы?+ Оясын синең кушуың буенча биектә корамы?+ 28  Ул текә кыяда куна,Кыядагы ныгытмасында яши. 29  Шуннан ул үзенә ризык эзли,+Күзләре еракка карый. 30  Аның балалары кан эчә,Үтерелгәннәр кайда булса, ул да шунда».+

Искәрмәләр

Яки «утлыгың янында».
Яки «тырмалар».
Я, бәлки, «ышанмый».

Искәрмәләр

Медиаматериал