Беренче Елъязма 10:1—14

10  Бервакыт филистилеләр Исраилгә каршы сугыш ачты. Исраиллеләр филистилеләрдән качты, ә күпләре Гилбуа́ тавында ятып калды.+  Филистилеләр Шау́л белән аның улларын эзгә-эз эзәрлекләп барды. Ахыр чиктә, алар Шаулның уллары Йонафа́н, Абинада́б һәм Малкишуаны+ үтерделәр.  Шаулга каршы сугыш көчәйде. Укчыларның угы тиеп, аны җәрәхәтләгәч,+  Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр килеп, минем белән ерткычларча мөгамәлә итәрләр»*+,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул, кылычын алып, кылычына егылды.+  Шаулның вафат булуын күргәч, корал йөртүчесе дә үз кылычына егылып үлде.  Шулай итеп, Шаул белән аның өч улы һәм аның бөтен йорты берьюлы һәлак булды.+  Үзәндәге бөтен исраиллеләр, Исраи́л сугышчыларының качканын, ә Шаул белән улларының вафат булганын күргәч, үз шәһәрләрен калдырып качып киттеләр. Һәм филистилеләр, килеп, шунда урнаштылар.  Икенче көнне филистилеләр, үлгәннәрнең әйберләрен алырга килгәч, Гилбуа тавында Шаулның һәм аның улларының үле гәүдәләрен таптылар.+  Шунда алар аның өстендәге киемнәрен салдырып, башын чабып өзделәр һәм коралларын алдылар да, үз илаһлары+ һәм халкы белсен өчен, бөтен Филисти́ җире буйлап моның турында хәбәр җибәрделәр. 10  Аннары алар аның кием-коралларын үзләренең илаһы гыйбадәтханәсенә илттеләр, ә башын Даго́н гыйбадәтханәсендә элеп куйдылар.+ 11  Гиладтагы бөтен Ябе́ш+ кешеләре исә филистилеләрнең Шаул белән ни эшләгәнен ишеткәч,+ 12  бөтен сугышчылар барып, Шаул белән аның улларының гәүдәләрен Ябешкә алып кайттылар һәм аларның сөякләрен Ябештәге бер зур агач төбенә күмеп куйдылар.+ Алар җиде көн буе ураза тотты. 13  Шулай итеп, Шаул Йәһвәнең сүзенә буйсынмавы белән Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәткәне өчен,+ шулай ук рухлар чакыручы хатын белән киңәшләшкәне+ өчен һәлак булды. 14  Әйе, Йәһвәдән сорар урынына, ул теге хатын белән киңәшләште. Шуңа күрә Ул аны үлемгә дучар итте һәм патшалык хакимлеген Иша́й улы Давытка бирде.+

Искәрмәләр

Яки «мине мәсхәрәләрләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал