Беренче Елъязма 11:1—47

11  Вакыт узу белән бөтен исраиллеләр Хебрунда+ Давыт янына җыелып, болай диделәр: «Без бит синең кан кардәшләрең.*+  Әле Шау́л патша булган чакта, син Исраилне хәрби походларга алып бара торган идең,+ һәм Аллаһың Йәһвә сиңа: „Син халкым Исраилнең көтүчесе һәм халкым Исраилнең җитәкчесе булырсың“+,— дигән иде».  Шуңа күрә Исраилнең бөтен өлкәннәре Хебрунга патша алдына килде, һәм Давыт алар белән Хебрунда Йәһвә хозурында килешү төзеде. Аннары алар, Йәһвәнең Ишмуи́л аркылы әйткән сүзе буенча,+ аны Исраи́л өстеннән патша итеп майлады.+  Соңрак Давыт һәм бөтен исраиллеләр Иерусалимга, ягъни Йәвүскә+ юл тотты. Ул җирдә йәвүслеләр+ яши иде.  Йәвү́с халкы: «Син монда беркайчан да керә алмассың!» — диеп, Давыттан мыскыллап көлде.+ Шулай да Давыт Сио́н+ ныгытмасын яулап алды, һәм хәзер ул Давыт Шәһәре+ дип атала.  Давыт: «Йәвүслеләргә кем беренче булып һөҗүм итсә, шул гаскәр башлыгы булып китәчәк»,— диде. Шунда Сәруя́ улы Йоһа́б+ беренче булып аларга каршы чыкты һәм башлык булып китте.  Давыт шул ныгытмада яши башлады, шунлыктан аны Давыт Шәһәре дип атадылар.  Ул Милодан* алып шәһәрдә һәм аның тирә-ягында төзелеш эшләре башлады. Йоһаб исә шәһәрнең калган җирләрен торгызды.  Давытның куәте үскәннән-үсә барды,+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә аның белән иде. 10  Түбәндә Давытның бөтен Исраил белән бергә патшалык итүдә үзенә сынмас терәк булган һәм Йәһвәнең Исраил турындагы сүзе буенча үзен патша иткән гайрәтле сугышчыларының башлыклары искә алына.+ 11  Менә Давытның гайрәтле сугышчыларының исемлеге: хакмунлының улы Яшуби́м,+ өчәү арасында баш.+ Берчак ул сөңгесе белән 300 кешене үтерде.+ 12  Икенчесе — ахухилы+ Дода́ улы Илгаза́р.+ Ул өч гайрәтле сугышчының берсе иде. 13  Ул Пас-дамимда+ — филистилеләр сугышка җыелган җирдә — Давыт белән иде. Анда күп арпа үскән бер кыр бар иде, һәм халык филистилеләрдән качкан иде. 14  Шунда ул кыр уртасына басты да, аны яклап, филистилеләрне кырып ташлады. Шулай итеп Йәһвә бөек җиңү* китерде.+ 15  Утыз башлыкның өчесе кыяга — Адулла́м мәгәрәсенә+ яшеренгән Давыт янына килде. Ул вакытта филистилеләр гаскәре рефалылар үзәнендә лагерь корып урнашкан иде.+ 16  Давыт ул вакытта яшерен урында, ә филистилеләрнең гарнизоны Бәйтлеһемдә иде. 17  Шулчак Давыт, бик нык сусап: «Их, Бәйтлеһе́м+ капкасы янындагы сулыктан бер генә йотым су эчәсе иде!» — диде. 18  Шунда шул өчәү филистилеләр лагерена бәреп керделәр дә Бәйтлеһем капкасы янындагы сулыктан Давытка су алып килделәр. Әмма Давыт, судан баш тартып, аны Йәһвә алдында җиргә түкте. 19  Ул: «Ничек инде мин бу суны эчим?! Бу бит Аллаһым алдында акылга сыймаслык нәрсә! Минем өчен үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең канын эчиммени?+ Алар бит суны үз җаннарын куркыныч астына куеп алып килде»,— диеп, бу суны эчүдән баш тартты. Аның өч гайрәтле сугышчысы менә шундый эшләр кылды. 20  Йоһабның+ бертуганы Абиша́й+ бүтән өчәү арасында баш булып китте. Берчак ул сөңгесе белән 300 кешене үтерде. Абишай теге өч гайрәтле сугышчының данына иреште.+ 21  Абишай шушы өчәү арасында икесенә караганда күренеклерәк һәм алар өстеннән башлык иде. Шулай да ул беренче өч гайрәтле сугышчының дәрәҗәсенә ирешмәде. 22  Йода́й улы Бина́й+ батыр кеше* иде. Ул Кабсиилдә+ күп каһарманлык кылды. Ул Моабтан булган Әриилнең ике улын үтерде һәм кар яуган көнне, су чокырына төшеп, арысланны үтерде.+ 23  Ул шулай ук гаять зур бер мисырлыны да үтерде. Аның буе 5 терсәк* иде.+ Мисырлының кулындагы сөңгесе күшә баганасы* шикелле булса да,+ ул аңа каршы таяк белән чыгып, кулыннан сөңгесен тартып алды да шул сөңге белән аның үзен үтерде.+ 24  Йодай улы Бинай менә шундый эшләр кылды. Ул теге өч гайрәтле сугышчы ирешкән данга ия булды. 25  Теге 30 кешедән күренеклерәк булса да, ул өч гайрәтле сугышчының+ дәрәҗәсенә ирешмәде. Шулай да Давыт аны үзенең тән сакчысы итеп билгеләде. 26  Гаскәрләр сафларындагы гайрәтле сугышчылар болар иде: Йоһабның бертуганы Асаи́л,+ Бәйтлеһемнән булган Дода улы Илхана́н,+ 27  һарурлы Шамму́т, пелонлы Хәлә́з, 28  тикуалы Икә́ш улы Ира́,+ анатутлы Абиезе́р,+ 29  хушалы Сибха́й,+ ахухилы Ила́й, 30  нитуфахлы Маһара́й,+ нитуфахлы Бахана́ улы Хәлә́д,+ 31  биньяминлылар+ Гибәсеннән Риба́й улы Итта́й, пиратунлы Бинай, 32  Гаһә́ш+ янындагы елга үзәннәре* якларыннан Хура́й, арабалы Әби́л, 33  бахуримлы Азмаби́т, шагалбимле Ильяхба́, 34  гизонлы Хашимның уллары, харарлы Шагыйның улы Йонафа́н, 35  харарлы Сакарның улы Әхья́м, Урның улы Илифа́л, 36  мехератлы Хәфә́р, пелонлы Ахия́, 37  кармиллы Хизру́, Избайның улы Нара́й, 38  Натанның бертуганы Йәи́л, Хәгринең улы Мибха́р, 39  амунлы Сәли́к, Сәруя улы Йоһабның корал йөртүчесе бәрутлы Нахара́й, 40  ятәрле Ира, ятәрле Гари́ф, 41  хитле У́ри,+ Ахлайның улы Зәба́д, 42  рубинлыларның башлыгы Шизаның улы Адина́ һәм аның белән бергә 30 кеше, 43  Магахның улы Хәна́н, митниле Йошафа́т, 44  аштаротлы Узза́й, аругырлы Хотамның уллары Шама́ белән Яи́л, 45  Шимринең улы Ядәи́л, аның бертуганы тизлы Йоха́, 46  махаблы Илья́л, Илнамның уллары Яриба́й белән Йошабия́, моаблы Итма́, 47  Ильял, Оби́д һәм мезобалы Ясии́л.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сөягең һәм тәнең».
2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.
Яки «коткару».
Сүзгә-сүз «батыр кешенең улы».
Як. 2,23 м.
Ягъни туку станогындагы вал.

Искәрмәләр

Медиаматериал