Беренче Елъязма 13:1—14

13  Давыт меңбашлары, йөзбашлары һәм бөтен җитәкчеләр белән киңәшләште.+  Аннары ул бөтен Исраи́л җыелышына болай диде: «Әгәр дә сез яхшы дип тапсагыз һәм Аллаһыбыз Йәһвә хуп күрсә, әйдәгез, Исраилнең бөтен өлкәләрендә калган кан кардәшләребезгә, шулай ук руханиларга һәм үз шәһәрләрендә яшәгән* ле́вилеләргә+ хәбәр җибәрик. Алар килеп, безгә кушылсыннар.  Бергәләшеп Аллаһының килешүе сандыгын+ кайтарыйк». Чөнки Шау́л көннәрендә килешү сандыгы турында кайгыртмадылар.+  Һәм бөтен Исраил җыелышы шулай эшләргә ризалашты, чөнки бу бөтен халык күзендә дөрес булып күренде.  Шунда Давыт, Аллаһының килешүе сандыгын Кырья́т-йәримнән+ китерер өчен, Мисырдагы елгадан* алып Лебо́-хаматка*+ кадәрге җирләрдә яшәгән бөтен Исраилне җыйды.  Давыт һәм бөтен Исраил, керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы Аллаһының килешүе сандыгын (кешеләр килешү сандыгы алдында Йәһвәнең исемен чакыра иде) алып килергә дип, Багалага+ — Яһүдтәге Кырьят-йәримгә китте.  Әмма Абинада́б йортындагы Аллаһының килешүе сандыгын алар яңа арбага салып,+ алып чыгып киттеләр. Арбаны исә Уза́ белән Әхә́й алып барды.+  Давыт һәм бөтен Исраил, җырлап, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап, шалтыравыклар+ һәм кимваллар кагып,+ быргылар кычкыртып,+ Аллаһы алдында сөенеп-куанып бәйрәм итеп барды.  Ләкин алар Киду́н ындырына килеп җиткәч, үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, килешү сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды. 10  Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Ул аны килешү сандыгына кулын сузганы өчен һәлак итте.+ Шулай итеп Уза шунда Аллаһы каршында үлде.+ 11  Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала. 12  Шул көнне Давыт Йәһвәдән куркып: «Ничек инде мин Аллаһының килешүе сандыгын үземә алып кайтыйм?» — диде.+ 13  Давыт килешү сандыгын үзенә Давыт Шәһәренә алып кайтмады, ә гефлы Оби́д-эдо́м йортына илтеп куярга кушты. 14  Аллаһының килешүе сандыгы Обид-эдомның йортындагылары белән аның йортында өч ай булды. Йәһвә Обид-эдомның йортындагыларын һәм аның бар нәрсәсен фатихалап торды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «көтүлекләре булган шәһәрләрендәге».
Яки «Шихурдан».
Яки «Хаматның керү урынына».
Я, бәлки, «арасында».
Яки «Давыт күңелсезләнде».
Мәгъ. «Узага каршы купкан ачу».

Искәрмәләр

Медиаматериал