Беренче Елъязма 14:1—17

14  Тир патшасы Хира́м+ Давытка хәбәрчеләрен һәм шулай ук аңа патша сарае төзү өчен эрбет агачлары, ташчылар һәм балта осталарын җибәрде.+  Шунда Давыт Йәһвә аның Исраилдәге тәхетен нык урнаштырган икәнен аңлады,+ чөнки Ул үз халкы Исраи́л хакына аның патшалыгын югары күтәргән иде.+  Давыт Иерусалимда үзенә тагын хатыннар алды,+ һәм аның алардан күп угыл-кызлары туды.+  Менә аның Иерусалимда туган балалары:+ Шаммуа́, Шуба́б, Ната́н,+ Сөләйман,+  Ибха́р, Илишуа́, Илфәле́т,  Нәгә́х, Нәфи́къ, Йәфи́,  Илишама́, Билья́д һәм Әлфәли́т.  Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп майлаганнарын ишетү белән,+ филистилеләр, җыелып, Давытны эзләргә чыктылар.+ Моның турында белгәч, Давыт аларга каршы чыкты.  Шунда филистилеләр, килеп, рефалылар үзәнендә яшәүчеләргә һөҗүмнәр ясый башлады.+ 10  Давыт Аллаһыдан: «Филистилеләргә каршы барыргамы? Син аларны минем кулыма тапшырырсыңмы?» — дип сорады. Йәһвә Давытка: «Бар, мин филистилеләрне синең кулыңа, һичшиксез, тапшырырмын»,— дип җавап бирде.+ 11  Шунда Давыт, Багалпәрәзимгә+ килеп, аларны тар-мар итте. Аннары ул: «Үзләренә юл ярып чыккан сулар шикелле, Аллаһы минем алдымда дошман сафларын бозды»,— диде. Шуңа күрә шул урын Багалпәрәзи́м* дип атала. 12  Филистилеләр үзләренең потларын шунда калдырып качты, һәм аларны Давытның боерыгы буенча утта яндырдылар.+ 13  Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәнендә яшәүчеләргә һөҗүм итте.+ 14  Давыт Аллаһыдан кабат сорады, һәм Аллаһы аңа болай диде: «Туп-туры барма. Ә аларны арттан урап, баха́ куаклары арасыннан чыгып, һөҗүм ит.+ 15  Баха куаклары өстеннән аяк атлау тавышы ишеткәч, һөҗүмгә ябырыл, чөнки Аллаһы синнән алда барып, филистилеләр гаскәрен тар-мар итәчәк».+ 16  Давыт нәкъ Аллаһы боерганча эш итте.+ Ул филистилеләрнең гаскәрен Гибоннан Газәргә+ кадәр кырып сала барды. 17  Давытның даны бөтен җирләргә таралды, һәм Йәһвә барлык халыкларны аның алдында көчле куркуга төшерде.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «бәреп чыгулар хуҗасы».

Искәрмәләр

Медиаматериал