Беренче Елъязма 16:1—43
16 Аллаһының килешүе сандыгын китергәч, аны Давыт корган чатыр эченә урнаштырдылар+ һәм Аллаһы алдында яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерделәр.+
2 Яндыру корбаннары+ белән татулык корбаннарын+ китереп бетергәч, Давыт халыкны Йәһвә исеме белән фатихалады.
3 Аннары ул бөтен исраиллеләргә — һәр ир-атка һәм һәр хатын-кызга — һәркемгә берәр түгәрәк икмәк, тыгызлап ясалган финик көлчәсе һәм йөзем көлчәсе өләште.
4 Аннары ул ле́вилеләрнең кайберләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында хезмәткә билгеләде.+ Алар Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне олыларга,* мактарга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә тиеш иделәр.
5 Аса́ф+ башчы, ә Зәкәрия́ аңардан соң икенче иде; Яи́л, Шәмираму́т, Яһии́л, Маттафия́, Илиа́б, Бина́й, Оби́д-эдо́м һәм Яил+ кыллы уен коралларында һәм арфа уйнады,+ ә Асаф кимвал какты.+
6 Руханилар Бинай белән Яхәзии́л даими рәвештә Аллаһының килешүе сандыгы алдында быргы уйнады.
7 Шул көнне Давыт Йәһвәгә бер мәдхия багышлап, аны беренче тапкыр Асаф+ белән бүтән ле́вилеләргә башкарырга бирде. Менә ул мәдхия:
8 «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+
9 Җыр җырлагыз* аңа, мәдхияләр җырлагыз,+Аның барлык гаҗәеп эшләре турында уйланыгыз.*+
10 Аның изге исеме белән мактаныгыз.+
Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+
11 Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+
Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.+
12 Аның кылган гаҗәеп эшләрен,+Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз,
13 Әй Аллаһының хезмәтчесе Исраил токымы,*+Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+
14 Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+
Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+
15 Аның килешүен — мәңге,Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында истә тотыгыз,+
16 Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+Антны Исхакка бирде.+
17 Аны ул карар буларак — Ягъкубка,+Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде
18 Һәм: „Сиңа мирас итеп+Кәнга́н җирен бүлеп бирәм“+,— диде.
19 Ул вакытта алар аз санлы иде,Әйе, бик аз иде, һәм алар анда чит ил кешеләре булып яшәде.+
20 Алар халыктан халыкка,Патшалыктан патшалыкка йөрде.+
21 Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+
Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+
22 „Майланганнарыма тимәгезҺәм пәйгамбәрләремә һичнинди начарлык кылмагыз“+,— диде.
23 Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!
Аның коткаруы турында көн дә белдер!+
24 Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.
25 Чөнки Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек.
Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.+
26 Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар,+Ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай.+
27 Бөеклек* һәм мәһабәтлек — аның хозурында,+Көч-куәт һәм шатлык — аның яшәү урынында.+
28 Кабиләләр, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+
29 Йәһвәне исеме өчен зурлагыз,+Бүләк китерегез һәм аның хозурына килеп басыгыз.+
Йәһвәгә изге кием киеп* сәҗдә кылыгыз.*+
30 Бөтен җир, аның алдында калтырап тор!
Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.*+
31 Күкләр шатлансын, җир куансын,+Халыклар арасында: „Йәһвә Патша булды!“ — дип игълан ителсен!+
32 Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын,Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын.
33 Урмандагы агачлар да, сөенеп, Йәһвә хозурында аваз салсын,Чөнки ул җирне хөкем итәргә килә.*
34 Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
35 Аңа болай диегез: „И Аллаһы, Коткаручыбыз, безне йолып ал,+Безне җыеп ал да халыклардан коткар,Без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерсен өчен,+Сине куанып мактасын өчен.+
36 Исраил Аллаһысы ЙәһвәМәңге* макталсын“».
Шулчак җыелган бөтен халык: „Амин!“* — диеп, Йәһвәне мактады.
37 Аннары Давыт Асафны+ һәм аның кан кардәшләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында калдырды.+ Анда алар көндәлек хезмәтләрен башкарып торды.+
38 Обид-эдом белән аның кан кардәшләре (барлыгы 68 кеше), Ядиту́н улы Обид-эдом һәм Хаса́ капка сакчылары иде.
39 Сады́йк+ рухани белән бүтән руханиларны ул Гибондагы биеклектә+ урнашкан Йәһвәнең изге чатыры алдында хезмәткә билгеләде.
40 Алар Йәһвәгә даими рәвештә, иртә-кич, мәзбәхтә яндыру корбаннары китерде һәм Йәһвәнең Исраилгә бирелгән Канунында язылган бөтен әмерләре буенча эш итте.+
41 Алар янында шулай ук Хима́н, Ядитун+ һәм сайлап алынган бүтән ле́вилеләр дә бар иде. Алар Йәһвәгә рәхмәтләр белдерер өчен билгеләнгән иде+ һәм: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип җырлый иделәр.+
42 Химан+ белән Ядитун кимваллар кагып, быргы кычкырта иде һәм Аллаһыны мактауда кулланылган* бүтән уен коралларында уйный иде. Ядитунның+ уллары исә капка өчен җаваплы иде.
43 Шуннан соң бөтен кешеләр өйләренә таралды. Давыт та, өйдәгеләренә хәер-фатихасын бирер өчен, өенә кайтып китте.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «искә алырга».
^ Яки «Көй уйнагыз».
^ Я, бәлки, «сөйләгез».
^ Сүзгә-сүз «йөзен».
^ Сүзгә-сүз «орлыгы».
^ Яки «законнары».
^ Сүзгә-сүз «Боерган сүзен».
^ Яки «Дан-шөһрәт».
^ Яки «гыйбадәт кылыгыз».
^ Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».
^ Яки «какшамас».
^ Яки «килде».
^ Яки «Мәңгедән-мәңгегә».
^ Яки «Шулай булсын!»
^ Яки «Аллаһы җырларын; Аллаһы турындагы җырларны».