Беренче Елъязма 18:1—17
18 Берникадәр вакыттан соң Давыт филистилеләрне тар-мар итеп, аларны буйсындырды. Ул филистилеләр белән сугышып, Гефны+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды.+
2 Аннары ул моаблыларны тар-мар итте.+ Моаблылар Давытның хезмәтчеләре булып китте һәм аңа салым түли башлады.+
3 Соба́+ патшасы Һададза́р+ Евфрат елгасы+ янында үз хакимлеген урнаштырмакчы булганда, Давыт аны Хама́т+ янында тар-мар итте.
4 Давыт аның 1 000 хәрби арбасын, 7 000 атлы һәм 20 000 җәяүле гаскәриен кулга алды.+ Аннары Давыт арбаларга җигелгән һәр атның диярлек тез асты сеңерләрен кисте, ә 100 атка тимәде.+
5 Дәмәшекътән Соба патшасы Һададзарга ярдәмгә су́риялеләр килгәч, Давыт аларның 22 000 гаскәриен кырып салды.+
6 Аннары Давыт Су́риянең Дәмәше́къ шәһәрендә үз гарнизоннарын урнаштырды, һәм су́риялеләр, аның хезмәтчеләре булып китеп, аңа салым түли башлады. Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+
7 Давыт шулай ук Һададзарның хезмәтчеләреннән түгәрәк алтын калканнарын алып, Иерусалимга китерде.
8 Ә Һададзарның Тибха́т белән Кун шәһәрләреннән Давыт патша күп-күп бакыр алып чыкты. Шул бакырдан Сөләйман «бакыр диңгез»,+ баганалар һәм төрле әйберләр ясады.+
9 Хамат патшасы Тәү Давытның Соба патшасы Һададзарның+ бөтен гаскәрен тар-мар иткәнен ишеткәч,+
10 ул шунда ук үз улы Хадорамны төрле алтын әйберләр, көмеш һәм бакыр бүләкләр белән Давыт патшаның хәл-әхвәлен белешергә һәм аны Һададзарны җиңүе белән тәбрикләргә җибәрде (чөнки Һададзар моңа кадәр еш кына Тәүгә каршы сугышкан).
11 Давыт патша шул бүләкләрне Йәһвәгә багышлады.+ Ул аңа шулай ук бар халыклардан: Эдо́м, Моа́б, амунлылар,+ филистилеләр+ һәм амаликлылардан+ кулга төшкән көмеш белән алтынны да багышлады.
12 Сәруя́ улы+ Абиша́й+ Тозлы үзәндә 18 000 эдомлыны кырып салды.+
13 Ул Эдомда гарнизоннар урнаштырды, һәм барлык эдомлылар Давытның хезмәтчеләре булып китте.+ Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+
14 Давыт бөтен Исраи́л өстеннән патша иде,+ һәм ул бөтен халкын тәкъвалык буенча һәм гадел хөкем итте.+
15 Сәруя улы Йоһа́б гаскәр башлыгы,+ Әхилу́т улы Йәһшәфә́т+ елъязмачы,
16 Әхиту́б улы Сады́йк һәм Әбьятә́р улы Әхимәли́к руханилар, ә Шавша́ сәркатип иде.
17 Йода́й улы Бина́й керетлеләр+ белән фәләслеләр+ өстеннән баш иде, ә Давытның уллары патшадан соң дәрәҗә ягыннан беренче кешеләр иде.