Беренче Елъязма 20:1—8
20 Ел башында,* патшалар сугышка йөргән чакта, Йоһа́б+ гаскәрне хәрби походка алып китте һәм амунлыларның җирен һәлак итте. Ул Рабаһка+ килеп, аны камап алды. Давыт исә Иерусалимда калган иде.+ Йоһаб Рабаһка һөҗүм итеп, таш өстендә таш калдырмады.+
2 Аннары Давыт Мәлкамнең* башыннан таҗын салдырды. Ул бер талант* алтыннан ясалып, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән иде. Таҗны Давытның башына кидерделәр. Ул шулай ук шәһәрдән бик күп табыш алып чыкты.+
3 Шәһәр халкын ул таш кисү, үткен тимер кораллар һәм балталар белән эш итү өчен билгеләде.+ Давыт амунлыларның бөтен шәһәрләре белән шулай эшләде. Шуннан соң Давыт һәм бөтен гаскәриләр Иерусалимга кайттылар.
4 Аннан соң Газәрдә исраиллеләр белән филистилеләр арасында сугыш купты. Шул вакытта хушалы Сибха́й+ рефалылар+ токымыннан булган Сипайны үтерде, һәм филистилеләр аларга буйсынды.
5 Филистилеләр белән яңадан сугыш купты, һәм Йәһи́р улы Илхана́н гефлы Голиатның+ бертуганы Ләхмине үтерде. Ләхминең сөңгесенең сабы күшә баганасы* кебек иде.+
6 Аннары Гефта+ сугыш чыкты. Анда гаять зур бер кеше бар иде.+ Аның һәр кулында һәм һәр аягында алтышар бармак иде — барлыгы 24 бармак. Ул да рефалылар токымыннан иде.+
7 Ул Исраилдән мыскыллап көлгәнгә,+ Давытның абыйсы Шиманың+ улы Йонафа́н аны үтерде.
8 Болар Гефтагы+ рефалылар+ токымнары иде. Алар Давыт белән аның хезмәтчеләре кулыннан һәлак булдылар.