Беренче Елъязма 21:1—30

21  Шайтан,* Исраилгә каршы чыгып, Давытны Исраилнең санын исәпләргә котыртты.+  Шунда Давыт Йоһабка+ һәм халык башлыкларына болай диде: «Барыгыз, Бәхи́р-шебадан алып Данга+ кадәр Исраилдә халык санын исәпләгез, ә аннары миңа моның турында хәбәр итегез. Минем халык санын беләсем килә».  Ләкин Йоһа́б: «Йәһвә үз халкының санын 100 тапкырга арттырсын! Хуҗам патша, алар барысы да инде синең хезмәтчеләрең түгелме соң?! Нигә әле хуҗам моны эшләргә булды? Нәрсәгә Исраилне бәлагә дучар итәргә?» — дип җавап кайтарды.  Әмма патшаның сүзе Йоһабның сүзеннән өстен чыкты. Йоһаб китте дә бөтен Исраилне әйләнеп чыкты, ә аннары Иерусалимга кайтты.+  Йоһаб Давытка исәпләнгән халыкның санын әйтеп бирде. Бөтен Исраилдә кылыч белән коралланган 1 100 000 кеше, ә Яһүдтә 470 000 кеше иде.+  Ләкин Ле́ви белән Биньями́н кабиләләрендә халык санын ул исәпләмәде,+ чөнки патшаның сүзе Йоһабның күңеленә җирәнгеч иде.+  Бу Аллаһыга бер дә ошамады, шунлыктан ул Исраилне җәзаларга булды.  Шунда Давыт Аллаһыга: «Моны эшләп, мин зур гөнаһ кылдым.+ Зинһар, үз хезмәтчеңнең гөнаһын ярлыка,+ чөнки мин үтә акылсыз эш иттем»,— дип әйтте.+  Давытка күренешләр тапшыручы Гәдкә+ Йәһвә болай диде: 10  «Бар, Давытка болай диген: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм. Сайла, сине кайсысы белән җәзаларга“». 11  Шунда Гәд, Давыт янына барып, аңа болай диде: «Йәһвәнең сүзе мондый: „Кайсысын сайлыйсың: 12  өч ел ачлык булсынмы,+ я сиңа дошманнарыңнан өч ай һәлакәт килеп, аларның кылычлары артыңнан куып җитсенме,+ яки Йәһвәнең фәрештәсе һәлакәт китереп,+ бөтен Исраи́л җире өч көн буе Йәһвә кылычыннан — кизүдән кырылсынмы?“+ Хәзер уйла, җавабыңны мине җибәргән Аллаһыга әйтергә кирәк». 13  Давыт Гәдкә: «Миңа шундый авыр. Кеше кулына эләккәнче,+ Йәһвә кулына эләгү хәерлерәк, ул бит шундый мәрхәмәтле»+,— диде. 14  Шуннан соң Йәһвә Исраилгә кизү җибәрде,+ һәм моның аркасында Исраилдә 70 000 кеше һәлак булды.+ 15  Өстәвенә, Аллаһы Иерусалимны юк итәргә дип бер фәрештәне җибәрде. Әмма тегесе һәлакәт китерәм дигәндә, Йәһвә моны күрде дә бәла китерүенә үкенде.*+ Ул һәлакәт китерүче фәрештәгә: «Җитәр!+ Төшер кулыңны»,— диде. Ә ул вакытта Йәһвәнең фәрештәсе йәвүсле+ Өрнәннең ындыры+ янында тора иде. 16  Күзләрен күтәреп карагач, Давыт җир белән күк арасында торган һәм кулындагы кылычын Иерусалимга таба сузган Йәһвә фәрештәсен күрде.+ Матәм киеме+ кигән Давыт һәм өлкәннәр шунда ук тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды.+ 17  Давыт Аллаһыга ялварды: «Халыкның санын исәпләргә мин куштым бит. Мин, мин бит гөнаһ кылдым, мин яманлык эшләдем,+ ә бу сарыкларның ни гаебе бар соң? И Йәһвә Аллаһым, зинһар, кулың миңа каршы һәм әтиемнең йортына каршы булсын, тик бу бәла халкың өстенә генә килмәсен иде».+ 18  Шунда Йәһвәнең фәрештәсе Гәд+ пәйгамбәргә Давыт янына барып, йәвүсле Өрнәннең ындырында Йәһвәгә мәзбәх корырга кирәк икәнлеге турында әйтергә кушты.+ 19  Шулчак Давыт Йәһвәнең Гәд пәйгамбәр аша әйткән сүзе буенча эш итте. 20  Ә ул вакытта Өрнә́н ашлык сугып ята иде. Бер мәлне артына борылып караса, фәрештә тора. Шунда аның белән булган дүрт улы яшеренде. 21  Давыт аның янына килгәч, Өрнән аны күреп алды да шунда ук ындырдан чыкты һәм Давыт алдында җиргә кадәр иелде. 22  Давыт Өрнәнгә: «Сат* миңа ындыр торган җирне. Минем шушы урында Йәһвәгә мәзбәх корасым килә,— диде.— Аны миңа тулы бәягә сат, шулчак халкым башына төшкән бәла туктаячак».+ 23  Өрнән исә Давытка: «Ал, ул синеке,— диде.— Хуҗам патша үзе ничек теләсә, шулай эшләсен. Менә сиңа яндыру корбаны өчен үгезләр, утынга ашлык сугу чаналары,+ ә бу бодай икмәк бүләге булсын. Барысын да бирәм». 24  Әмма Давыт патша Өрнәнгә: «Юк, мин аны синнән тулы бәягә сатып алам, чөнки мин синеке булганны Йәһвәгә бирә алмыйм һәм бушлай алганны яндыру корбаны итеп китермәм»,— дип җавап кайтарды.+ 25  Шунда Давыт Өрнәнгә шул җир өчен 600 шәкыл* алтын түләде. 26  Шуннан соң Давыт анда Йәһвә өчен мәзбәх корып,+ яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерде. Давыт Йәһвәгә мөрәҗәгать иткәч, Аллаһы аңа күктән корбан яндыру мәзбәхенә ут иңдереп+ җавап бирде. 27  Аннары Йәһвә фәрештәгә кылычын кынына тыгарга кушты.+ 28  Йәвүсле Өрнәннең ындырында Йәһвәнең җавап биргәнен күргәннән соң, Давыт моннан ары да анда корбаннар китерүен дәвам итте. 29  Йәһвәнең Муса чүлдә ясаган изге чатыры исә, шулай ук корбан яндыру мәзбәхе дә ул вакытта Гибондагы биеклектә иде.+ 30  Әмма Йәһвә фәрештәсенең кылычыннан курыкканга, Давыт, Аллаһының җитәкчелеген сорар өчен, анда йөрмәде.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Бер каршы торучы» (кешегә карый).
Яки «кайгырды».
Сүзгә-сүз «Бир».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал