Беренче Елъязма 24:1—31

24  Һарунның токымнары да төркемләнде. Һарунның уллары: Нада́б, Абиһу́,+ Илгаза́р һәм Итама́р.+  Әмма Надаб белән Абиһу аталарыннан иртәрәк үлде,+ һәм аларның уллары юк иде. Ә Илгазар+ белән Итамар рухани булып хезмәт итүләрен дәвам иттеләр.  Давыт, шулай ук Илгазар токымыннан булган Сады́йк+ һәм Итамар токымыннан булган Әхимәли́к Һарунның токымнарын башкарган хезмәтләренә карап төркемнәргә бүлде.  Илгазар токымнары арасында башчылар Итамарныкына караганда күбрәк булганлыктан, алар болай итеп төркемләнде: Илгазар токымнарының 16 нәсел башлыгы, ә Итамар токымнарының 8 нәсел башлыгы булды.  Аннары аларны* жирәбә салып бүлделәр,+ чөнки Илгазар һәм Итамар токымнарыннан изге чатыр җитәкчеләре һәм Аллаһы алдында хезмәт башкарган җитәкчеләр бар иде.  Ле́вилеләрнең сәркатибе Нитани́л улы Шемая́ аларның исемнәрен патша, түрәләр, Садыйк+ рухани, Әбьятә́р+ улы Әхимәлик+ һәм руханилар белән ле́вилеләрнең нәсел башлыклары алдында язып куйды. Илгазар токымнарыннан һәм Итамар токымнарыннан нәселләр бер-бер артлы сайланды.  Беренче жирәбә — Йәһуарибка, икенчесе Ядайга төште,  өченчесе — Хәримгә, дүртенчесе — Сәүримгә,  бишенчесе — Малкыяга, алтынчысы — Миямингә, 10  җиденчесе — Хаккузга, сигезенчесе — Абиягә,+ 11  тугызынчысы — Йешуага, унынчысы — Шәхәниягә, 12  унберенчесе — Ильяшибка, уникенчесе — Якыймга, 13  унөченчесе — Хупайга, ундүртенчесе — Яшибәбкә, 14  унбишенчесе — Билгага, уналтынчысы — Иммергә, 15  унҗиденчесе — Хәзиргә, унсигезенчесе — Хәбзизгә, 16  унтугызынчысы — Фәтхигә, егерменчесе — Яхизкилгә, 17  егерме беренчесе — Яхингә, егерме икенчесе — Гамулга, 18  егерме өченчесе — Дилаяһка һәм егерме дүртенчесе Маазиягә төште. 19  Йәһвә йортына килгән саен, алар үз хезмәтләрен менә шундый тәртип буенча башкарды.+ Бу тәртипне бабалары Һарун аша Исраил Аллаһысы Йәһвә урнаштырган иде. 20  Менә калган ле́вилеләрнең исемнәре: Амра́м+ токымыннан Шубаи́л,+ Шубаил токымыннан Яхдия́, 21  Рехаби́+ токымыннан башчы Ишши́, 22  исһарлылардан Шиламу́т,+ Шиламут токымыннан Яхә́т, 23  Хебрун токымыннан башчы Ярия́,+ икенчесе — Әмәри́, өченчесе — Яхәзии́л, дүртенчесе — Якәма́м, 24  Узиил токымыннан Мика́й, Микай токымыннан Шами́р, 25  Микайның туганы Ишши токымыннан Зәкәрия́. 26  Мерариның+ токымнары: уллары Маһли́ белән Муши́, Әзия́х токымыннан булган Бину́. 27  Мерариның Әзияхтән килеп чыккан токымнары: Бину, Шоха́м, Заку́р һәм Ибри́; 28  Маһлинең улы Илгазар, әмма аның уллары юк иде;+ 29  Киш токымыннан Йарахмии́л 30  һәм Муши токымнары: улы Маһли, Әдә́р һәм Яриму́т. Болар үз нәселләре буенча китерелгән Ле́ви токымнары. 31  Аларның Һарун токымыннан булган кан кардәшләре Давыт патша, Садыйк, Әхимәлик һәм руханилар белән ле́вилеләрнең нәсел башлыклары алдында жирәбә салган+ кебек, алар да нәкъ шулай ук эшләделәр. Нәсел башлыклары турында әйткәндә, аларның олысы да, кечесе дә бертигез булып саналды.

Искәрмәләр

Яки «аларны һәм аларның вазифаларын».

Искәрмәләр

Медиаматериал