Беренче Елъязма 26:1—32

26  Менә капка сакчыларының+ төркемнәре: корахлылардан Аса́ф уллары арасыннан Кора́ улы Мәшилами́;+  Мәшиламинең уллары: беренчесе — Зәкәрия́, икенчесе — Ядәи́л, өченчесе — Зәбадия́, дүртенчесе — Ятнәи́л,  бишенчесе — Ила́м, алтынчысы — Йәһухәна́н, җиденчесе — Ильяһна́й;  Оби́д-эдомның уллары: беренчесе — Шемая́, икенчесе — Яһузаба́д, өченчесе — Йоха́к, дүртенчесе — Сака́р, бишенчесе — Нитани́л,  алтынчысы — Амаи́л, җиденчесе — Иссаха́р һәм сигезенчесе — Пулата́й. Аллаһы Обид-эдомны менә шулай итеп фатихалады.  Аның улы Шемаядан туган угыллар, гайрәтле һәм сәләтле кешеләр булганга, нәсел башлыклары иде.  Шемаяның уллары: Өтни́, Рафаи́л, Обид һәм Илзаба́д. Илзабадның туганнары Илу́й белән Сәмәкы́й дә сәләтле кешеләр иде.  Болар барысы да Обид-эдомның токымнары иде. Алар үзләре дә, уллары һәм кан кардәшләре дә — барлыгы 62 кеше — сәләтле һәм хезмәткә яраклы кешеләр иде.  Мәшиламинең+ уллары белән туганнары — барлыгы 18 кеше — сәләтле кешеләр иде. 10  Мерари́ токымыннан булган Хасаның уллары: нәсел башлыгы Шимри́ (ул беренче угыл булмаса да, атасы аны үз йортының нәсел башлыгы итеп билгеләде), 11  икенчесе — Хилкыя́, өченчесе — Тәбалия́х, дүртенчесе — Зәкәрия. Хасаның уллары белән туганнарының саны 13 кеше иде. 12  Шушы капка сакчылары төркемнәрендә җитәкчеләрнең, кан кардәшләренеке кебек үк, Йәһвә йортында хезмәт итүдә үз вазифалары бар иде. 13  Алар — зурысы да, кечесе дә — кайсы капкада кем хезмәт итәчәген билгеләү өчен жирәбә салдылар.+ 14  Көнчыгыш як жирәбә буенча Шеламиягә чыкты. Улы Зәкәриягә исә — зирәк киңәшчегә — жирәбә буенча төньяк як чыкты. 15  Обид-эдомга — көньяк як, ә улларына+ амбарлар чыкты. 16  Шуппи́м белән Хасага+ югарыга таба сузылган зур юл буенда торган Шәлехә́т капкасы янындагы көнбатыш як чыкты. Сакчылар төркемнәре бер-берсенә янәшә торды. 17  Көнчыгыш якта — алты ле́виле, төньяк якта һәр көн — дүртәү, көньяк якта да һәр көн — дүртәү, ә амбарлар+ янында торган ике сакчы янында башка ике сакчы торды. 18  Көнбатыш якта, галерея* урнашкан җирдә, зур юл янында+ — дүртәү һәм галерея янында икәү билгеләнгән иде. 19  Болар корахлылардан һәм мерарилылардан булган капка сакчылары төркемнәре иде. 20  Ле́вилеләргә килгәндә, Ахия́ Аллаһы йортындагы хәзинәләр һәм изгеләндерелгән* әйберләр хәзинәләре өчен җаваплы иде.+ 21  Лада́н токымнары, ягъни Ладан аша килеп чыккан гирсәнлеләр токымнары — гирсәнле Ладан нәселе башлыклары: Яһия́л+ 22  һәм аның уллары Зәта́м белән Йәи́л. Алар Аллаһы йортындагы хәзинәләр өчен җаваплы иделәр.+ 23  Амрамлылар, исһарлылар, хебрунлылар һәм узииллеләр токымыннан булган+ 24  Муса улы Гирсәмнең токымы Шәбуи́л амбарлар өчен җаваплы иде. 25  Аның кан кардәшләре — Илгазәрнең+ токымнары: Рехаби́,+ Яшая́х, Йора́м, Зикри́ һәм Шиламу́т. 26  Шиламут белән аның кан кардәшләре Давыт патша,+ нәсел башлыклары,+ меңбашлары, йөзбашлары һәм гаскәр башлыклары изгеләндергән изге әйберләр+ сакланган бөтен хәзинәләр өчен 27  (сугышлардан+ кулга төшкән табышны+ алар Йәһвә йорты файдасына изгеләндергән иделәр), 28  шулай ук әүлия*+ Ишмуи́л, Киш улы Шау́л, Нәйи́р улы Абини́р+ һәм Сәруя́+ улы Йоһа́б+ изгеләндергән бөтен әйберләр өчен җаваплы иделәр. Кем дә булса берәр нинди әйберне изгеләндерсә, шул әйбер Шелами́т* белән аның кан кардәшләре карамагына тапшырыла иде. 29  Исһарлылар+ токымыннан Кинания́һ белән аның уллары, Исраилдә башлыклар, шулай ук хөкемчеләр+ буларак, дөньяви тормыштагы җитәкче вазифаларын үтәделәр. 30  Хебрунлылар+ токымыннан Хәшәби́ белән аның кан кардәшләре — 1 700 сәләтле кеше — Исраилнең Үрдүннең көнбатыш ягындагы җирләрендә Йәһвәгә һәм патшага хезмәт итү белән бәйле бөтен эшләрне алып бардылар. 31  Хебрунлылар токымыннан Ярия́х,+ нәсел шәҗәрәсе буенча, хебрунлылар нәселе башлыгы иде. Давыт патшаның идарә итүенең 40 нчы елында+ хебрунлылар арасыннан гайрәтле, сәләтле кешеләрне эзләгәндә, андый кешеләр Язердәге+ Гиладта табылды. 32  Нәсел башлыклары булган кан кардәшләренең саны 2 700 сәләтле кеше иде. Давыт патша аларны рубинлылар, гәдлеләр, шулай ук манашшелылар кабиләсенең яртысы өстеннән Аллаһының һәм патшаның бөтен эшләрен алып барыр өчен билгеләде.

Искәрмәләр

Ябулы итеп эшләнгән коллонналы мәйдан.
Яки «багышланган».
Әүлия — нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кеше.
25, 26 нчы шигырьләрдәге Шиламут.

Искәрмәләр

Медиаматериал