Беренче Елъязма 27:1—34
27 Исраилдә патша армиясендә 12 отряд бар иде, һәрберсендә 24 000 әр кеше хезмәт итте. Алар нәсел башлыкларыннан, меңбашларыннан, йөзбашларыннан+ һәм шул отрядлар турында кайгыртып, патшага хезмәт иткән җитәкчеләрдән+ торды. Һәр отряд ел дәвамында бер-бер артлы бер айлап хезмәт итте.
2 Беренче айны хезмәт иткән беренче отряд башында Зәбдии́л улы Яшуби́м+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
3 Ул Фәре́с+ токымыннан иде, беренче айны хезмәткә билгеләнгән армия җитәкчеләренең башлыгы иде.
4 Икенче айны хезмәт иткән икенче отряд башында ахухилы+ Дода́й+ торды (Миклу́т исә җитәкче иде). Аның отрядында 24 000 кеше иде.
5 Өченче айны хезмәт иткән өченче отряд башында баш рухани Йодайның+ улы Бина́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
6 Бинай — гайрәтле сугышчы — утызның берсе һәм утызның башлыгы иде. Аның отряды белән улы Амизаба́д җитәкчелек итте.
7 Дүртенче айны хезмәт иткән дүртенче отряд башында Йоһабның бертуганы+ Асаи́л,+ ә аңардан соң улы Зәбадия́ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
8 Бишенче айны хезмәт иткән бишенче отряд башында Израха́й токымыннан Шәмһү́д торды.
9 Алтынчы айны хезмәт иткән алтынчы отряд башында тикуалы+ Икәшнең улы Ира́+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
10 Җиденче айны хезмәт иткән җиденче отряд башында Ифраи́м токымыннан пелонлы Хәлә́з+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
11 Сигезенче айны хезмәт иткән сигезенче отряд башында Зирәх токымыннан+ хушалы Сибха́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
12 Тугызынчы айны хезмәт иткән тугызынчы отряд башында Биньями́н токымыннан анатутлы+ Абиезе́р+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
13 Унынчы айны хезмәт иткән унынчы отряд башында Зирә́х токымыннан+ нитуфахлы Маһара́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
14 Унберенче айны хезмәт иткән унберенче отряд башында Ифраим токымыннан пиратунлы Бинай+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
15 Уникенче айны хезмәт иткән уникенче отряд башында Өтнәи́л токымыннан нитуфахлы Хилда́й торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.
16 Менә Исраи́л кабиләләренең җитәкчеләре: Руби́н кабиләсендә — Зикри́ улы Илгазә́р, Шимо́н кабиләсендә — Мага́х улы Шәфәта́й,
17 Ле́ви кабиләсендә — Кымуи́л улы Хәшәби́, Һарун токымнары өстеннән — Сады́йк,
18 Яһүд кабиләсендә — Давытның абыйсы Илу́й,+ Иссаха́р кабиләсендә — Микаи́л улы Әмри́,
19 Зәбулу́н кабиләсендә — Абадия́ улы Ишма́й, Нәфтәли́ кабиләсендә — Әзрии́л улы Яриму́т,
20 Ифраим кабиләсендә — Әзазия́һ улы Һоша́й, Манашше́ кабиләсенең яртысы өстеннән — Фидая́х улы Йәи́л,
21 Манашше кабиләсенең Гиладтагы яртысы өстеннән — Зәкәрия́ улы Идди́, Биньямин кабиләсендә — Абини́р+ улы Ясии́л,
22 Дан кабиләсендә — Йәрәхи́м улы Әзари́л. Болар Исраил кабиләләренең җитәкчеләре иде.
23 Давыт 20 яшь һәм аннан яшьрәк булганнарны исәпләмәде, чөнки Йәһвә Исраилне күк йөзендәге йолдызлар санынча ишәйтергә вәгъдә иткән иде.+
24 Сәруя́ улы Йоһа́б халык санын исәпли башлаган иде, әмма санап бетермәде. Аллаһының Исраилгә халык санын алу аркасында ачуы кабынды,+ һәм бу сан Давыт патша дәверендәге тарих бәян ителгән язуларга кертелмәде.
25 Патша хәзинәләре+ өчен Ади́л улы Азмаби́т җаваплы иде. Узия́ улы Йонафа́н кырлардагы, шәһәрләрдәге, авыллардагы һәм ныгытмалардагы амбарлар* өчен җаваплы иде.
26 Кыр-басулардагы игенчеләрнең җитәкчесе Килу́б улы Әзри́ иде.
27 Рамалы Шимгы́й — йөзем бакчалары өчен, ә Шефамнан* булган Зәбди́ шәраб запаслары өчен җаваплы иде.
28 Шәфелдәге+ зәйтүн бакчалары һәм сикомор агачлары+ өчен — Гедәрдән булган Багалһана́н, зәйтүн мае өчен Йоа́ш җаваплы иде.
29 Шарунда+ утлап йөргән мал-туар өчен — шарунлы Шитра́й, ә үзәннәрдәге маллар өчен Адла́й улы Шафа́т җаваплы иде.
30 Дөяләр өчен — исмәгыйлле Аби́л, ишәкләр өчен мирануфлы Яхдия́ җаваплы иде.
31 Вак терлек өчен һаҗәрле Йәзи́з җаваплы иде. Болар барысы да Давытның мал-мөлкәте өчен җаваплы кешеләр иде.
32 Давыт патшаның бертуган абыйсының улы Йонафан+ башлы кеше иде, ул киңәшче һәм сәркатип вазифаларын үтәде, ә Хакмунның улы Яһии́л патша улларының тәрбиячесе иде.+
33 Ахитафи́л+ — патша киңәшчесе, архитлы Хуша́й+ патшаның дусты* иде.
34 Ахитафилдан соң Бинай+ улы Йода́й һәм Әбьятә́р+ киңәшчеләр булып китте. Йоһаб+ гаскәр башлыгы иде.