Беренче Елъязма 4:1—43

 Яһүднең уллары: Фәре́с,+ Хисру́н,+ Кәрми́, Хур+ һәм Шуба́л.+  Шубал улы Рияхтан Яхә́т туды. Яхәттән Ахума́й белән Ләхә́д туды. Болар зоралыларның+ гаиләләре иде.  Эта́м+ атасының* уллары менә болар: Йәзрии́л, Ишма́ һәм Итбә́с (ә аларның кыз туганының исеме Хатсәләлпуни́ иде).  Гөдәрнең атасы Пенуи́л, Хушның атасы Езе́р иде. Болар Бәйтлеһемнең+ атасы, Ифратаның баш угылы Хурның+ уллары.  Тикуа́+ атасы Әшхүрнең+ ике хатыны бар иде: Һалә́ һәм Нагара́.  Нагара аңа Әхүззәмне, Хәфәрне, Тәмәнәйне һәм Ахаштарны тапты. Болар Нагараның уллары иде.  Һаләнең уллары: Сәри́т, Исһа́р һәм Этна́н.  Куздан Әну́б һәм Зәби́б туды, Куз исә Хару́м улы Әхәрхи́л токымнарының бабасы иде.  Ябе́с үз абыйларына караганда күпкә хөрмәтлерәк иде. Аның әнисе: «Мин аны авырту газабы кичереп таптым»,— диеп, аны Ябес* дип атаган иде. 10  Ябес Исраи́л Аллаһысына ялварып, болай диде: «Их, миңа үз фатихаңны биреп, биләмәләремне киңәйтсәң иде! Һәрчак янымда булып, мине бәла-казадан якласаң иде! Шулчак мин һичнинди зыян күрмәс идем!» Шунда Аллаһы аның үтенечен үтәде. 11  Шуханың ир туганы Килубтан Мәхи́р туды, ул исә Иштунның атасы иде. 12  Иштуннан Битрафа́, Фаси́х һәм Ир-нахашның атасы Тәхи́н туды. Болар Рихада яшәде. 13  Кыназның уллары: Өтнәи́л+ һәм Сира́й. Өтнәилнең улы* — Хата́т. 14  Мәнүтәйдән Өфрә́ туды. Сирайдан Гәһәрәши́м* атасы Йоһа́б туды. Ул урын анда яшәүче кешеләр һөнәрчеләр булганга шулай аталды. 15  Йәфуни́ улы Кәлебнең+ уллары: Иру́, Эла́ һәм Наа́м. Эланың улы* — Кына́з. 16  Яхәлилнең уллары: Зип, Зиф, Тира́й һәм Әсари́л. 17  Әзранең уллары: Йәти́р, Мәри́т, Ифә́р һәм Ялу́н. Хатын* балага узды һәм Мириамны, Шаммайны, Иштимуның атасы Ишбахны тудырды. 18  (Мәритнең яһүд хатыны Гөдәрнең атасы Йәрәдне, Сохканың атасы Хәбирне һәм Зануаһның атасы Якусәилне тудырды.) Болар Мәрит хатынлыкка алган фиргавен кызы Битиянең уллары. 19  Хәдинең хатыныннан — Нахамның кыз туганыннан туган уллар: геремлеләр Кейласының атасы һәм магахлылар Иштимусының атасы. 20  Шәмунның уллары: Әмну́н, Рина́й, Бинһана́н һәм Тилу́н. Ишинең уллары: Зөхә́т һәм Бинзөхә́т. 21  Яһүд улы Шеланың+ уллары: Ләхи́ атасы Ер, Мәри́ш атасы Лади́, шулай ук Әшби́ токымнарыннан сыйфатлы тукыма тукучыларның гаиләләре, 22  Йоки́м, Казиба́ халкы, Йоа́ш һәм Сара́ф (болар моаблы хатыннарның ирләре), һәм Йашублеһе́м. Бу борынгыдан килгән язулар.* 23  Алар Нитаи́м һәм Гедәрәдә яшәгән чүлмәкчеләр иде. Алар шунда яшәп, патша файдасына эшләде. 24  Шимонның уллары:+ Нимуи́л, Ями́н, Яри́б, Зирә́х һәм Шабу́л.+ 25  Аның улы Шалу́м, аның улы Мибса́м, аның улы Мишма́ иде. 26  Мишманың уллары: Хәмуи́л, аның улы Заку́р, аның улы Шимгы́й. 27  Ә Шимгыйның 16 улы һәм 6 кызы бар иде, аның бертуганнарының исә шулкадәр күп балалары юк иде, һәм аларның бер гаиләсендә дә Яһүднекедәй күп уллары юк иде.+ 28  Алар Бәхи́р-шеба́,+ Молада́,+ Хаса́р-шуа́л,+ 29  Билһа́, Әсе́м,+ Тола́д, 30  Битуи́л,+ Хорма́,+ Зиклә́к,+ 31  Бәйтмаркабу́т, Хаса́р-суси́м,+ Бәйтбири́ һәм Шагараимда яшәде. Бу шәһәрләр Давытның идарәсенә кадәр аларныкы иде. 32  Алар яшәгән урыннар: Этам, Аи́н, Римму́н, Тахи́н һәм Аша́н+ — биш шәһәр, 33  шулай ук шул шәһәрләрнең тирә-ягында урнашкан, Багалга хәтле сузылган авыл-шәһәрләр. Бу аларның шәҗәрәләре һәм яшәгән урыннары иде. 34  Шимонның башка токымнары болар иде: Мәшуба́б, Ямли́х, Амазия́ улы Йоша́й, 35  Йәи́л, Асии́л улы Сирай улы Йошибиянең улы Яхы́й, 36  Ильяна́й, Яку́п, Яшехә́й, Асая́, Ади́л, Ясимәи́л, Бинья́һ 37  һәм Шемая́ улы Шимри́ улы Яда́й улы Аллу́н улы Шифинең улы Зиза́. 38  Исемнәре буенча искә алынган бу кешеләр үз нәселләренең башлыклары иде. Аларның ата-бабаларының йорты сан ягыннан ишәйде. 39  Көтүләренә көтүлекләр эзләп, алар Гөдәрнең капкаларына, үзәннең көнчыгыш ягына таба киттеләр. 40  Ахыр чиктә алар куе үләнле яхшы көтүлекләр тапты; ул җирләр исә киң, тыныч һәм куркынычсыз иде. Моңарчы анда Хам токымнары+ яшәгән иде. 41  Исемнәре санап кителгән шушы кешеләр Яһүд патшасы Һизәкыя́+ көннәрендә килеп, чатырларда яшәгән Хам токымнарына һәм андагы мәүнлеләргә һөҗүм итеп, аларны, бүген билгеле булганча, җир йөзеннән юк итте. Үзләре исә аларның җирләренә урнаштылар, чөнки монда малларына көтүлекләр бар иде. 42  Шимонлыларның кайберләре, 500 кеше, Ишинең уллары Фәлати́, Нәрә́й, Рифа́й һәм Узии́л җитәкчелегендә Сәгы́йр тавына+ китте. 43  Алар исән калган амаликлыларны кырып бетерде+ һәм әле дә шунда яши.

Искәрмәләр

Бу бүлектәге кайбер исемнәр кешегә түгел, ә урынга карый. Мондый очракларда «ата» дигән сүз «нигез салучы» дигән мәгънә йөртергә мөмкин.
Ябес дигән исем мәгъ. буенча евр. телендәге «авырту» сүзенә якын.
Сүзгә-сүз «уллары».
Мәгъ. «һөнәрчеләр үзәне».
Сүзгә-сүз «уллары».
Күрәсең, 18 нче шигырьдәге Бития.
Яки «әйтелә килгән хәбәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал