Беренче Елъязма 5:1—26

5  Исраилнең баш улы Рубинның+ уллары түбәндә китерелә. Ул баш угыл иде, әмма атасының ятагын нәҗесләгәне өчен,+ беренче угылга тиешле хокукы Исраи́л улы Йосыфның+ улларына бирелде. Шулай итеп, ул шәҗәрәгә баш угыл итеп кертелмәде.  Яһүд+ үз абый-энеләреннән өстен булса да һәм булачак җитәкче аңардан килгән булса да,+ беренче угылга тиешле хокук Йосыфка бирелде.  Исраилнең баш угылы Рубинның уллары: Хану́х, Паллу́, Хисру́н һәм Кәрми́.+  Аның токымнары: Йәи́л, Шемая́, Гог, Шимгы́й,  аның улы Мика́й, аның улы Рия́х, аның улы Бага́л  һәм аның улы Бира́һ. Бираһны Ассирия патшасы Тиглатпилнаса́р+ әсирлеккә алып киткән иде. Бираһ рубинлыларның башлыгы иде.  Аның абый-энеләре (үз гаиләләренең шәҗәрәсе буенча): башлык Яи́л, Зәкәрия́  һәм Йәилнең улы Шеманың улы Әзазның улы Бела́. Беланың йортындагылар Аругырдан+ алып Нәбу́ һәм Багалмигунга+ кадәрге җирләрдә яшәде.  Гила́д җирендә+ маллары үрчегәнгә, аларның төпләнгән җирләре көнчыгышка таба Евфрат елгасына+ алып барган чүлгә кадәр үк җәелгән иде. 10  Шау́л көннәрендә алар һаҗәрлеләргә каршы сугыш алып барды, һәм тегеләре тар-мар ителде. Шулчак алар Гиладның бөтен көнчыгыш җирләрендә һаҗәрлеләрнең чатырларында яши башлады. 11  Ә алар янында Башаннан Сәлкәгә+ кадәрге җирләрдә Гәднең токымнары яшәде. 12  Башанда Йәил башлык иде, Шафа́м аңардан соң икенче иде, һәм Йана́й белән Шафа́т та җитәкчеләр иде. 13  Аларның туганнары: Микаи́л, Мәшулла́м, Шеба́, Юра́й, Яка́н, Зия́ һәм Ибе́р — барлыгы җидәү. 14  Болар Хуриның улы Абиһаи́л уллары. Хури́ Ярханың, Ярха́ Гиладның, Гилад Микаилның, Микаил Йәшишәйнең, Йәшишә́й Ягъдәнең, Ягъдә́ Бузның улы. 15  Гүнинең улы Әбделнең улы Ахи́ үз нәселенең башлыгы иде. 16  Алар Гиладта,+ Башанда+ һәм шул җирләрдәге шәһәрләрдә, шулай ук Шарунның көтүлекләре биләп торган бөтен җирләрдә яшәде. 17  Алар барысы Яһүд патшасы Йофа́м+ көннәрендә һәм Исраил патшасы Йәрәбә́м*+ көннәрендә шәҗәрәгә кертелде. 18  Рубинлылар белән гәдлеләрнең һәм Манашше́ кабиләсенең яртысының гаскәрен 44 760 гайрәтле сугышчы тәшкил итә иде. Алар калкан, кылыч йөртә иде һәм ук-җәя белән коралланган иде, алар сугыша белгән кешеләр иде. 19  Алар һаҗәрлеләргә,+ Йәту́р, Нафи́ш+ һәм Нода́б кабиләләренә каршы сугыш алып барды. 20  Сугышкан чакта Аллаһы аларга ярдәм итеп, һаҗәрлеләрне һәм алар белән булганнарның барысын да аларның кулына тапшырды, чөнки алар Аллаһыга сугышта ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Аллаһыга таянганга, ул аларның ялваруына җавап бирде.+ 21  Алар бик күп мал-туарны: 50 000 дөя, 250 000 сарык һәм 2 000 ишәкне кулга төшерде, шулай ук 100 000 кешене* әсирлеккә алды. 22  Аллаһы аларны яклап сугышканга,+ күп дошманнар сугыш кырында ятып калды. Шуннан соң, әсирлеккә алып кителгәнгә кадәр, алар шул җирдә гомер итте.+ 23  Манашше кабиләсенең яртысының+ токымнары Башаннан Багалхәрмунга, Сенирга һәм Хәрму́н тавына кадәрге җирләрдә яшәде.+ Алар күп санлы иде. 24  Аларның нәсел башлыклары болар иде: Ифә́р, Иши́, Илья́л, Әзрии́л, Ирмия́, Хәдави́ һәм Ягъдии́л. Алар гайрәтле сугышчылар, атаклы кешеләр һәм нәсел башлыклары иде. 25  Ләкин алар ата-бабаларының Аллаһысына карата тугрылыксыз эш итте һәм Аллаһы үзләре алдында җир йөзеннән юк иткән халыкларның илаһларына табынды.*+ 26  Шунда Исраил Аллаһысы Асси́рия патшасы Пулның (ягъни Асси́рия патшасы Тиглатпилнасарның)+ күңеленә бер уй салды,+ һәм ул рубинлылар, гәдлеләр, Манашше кабиләсенең яртысын әсирлеккә алып китеп, аларны Һала́х, Һабу́р, Хара́ җирләренә һәм Гоза́н елгасы+ буена китерде, һәм алар әле дә шунда яши.

Искәрмәләр

Ягъни Йәрәбәм II.
Яки «җанны».
Яки «илаһлары белән рухи фәхешлек итте».

Искәрмәләр

Медиаматериал