Беренче Ишмуил 11:1—15

11  Бер көнне Наха́ш исемле бер амунлы+ Гила́д җирендәге Ябе́ш+ шәһәре каршысына лагерь корып урнашты. Ябештә яшәгән бар кешеләр Нахашка: «Әйдә, килешү төзик, һәм без сиңа хезмәт итәрбез»,— диделәр.  Амунлы Нахаш аларга болай диде: «Әйдәгез. Ләкин башта һәрберегезнең уң күзен чокып алсыннар. Мин бөтен Исраилне түбәнсетергә телим».  Ябеш өлкәннәре аңа мондый җавап кайтарды: «Безгә җиде көн вакыт бир, һәм без Исраилгә хәбәрчеләр җибәрербез. Безне коткарырлык һичкем булмаса, синең кулыңа бирелербез».  Тиздән хәбәрчеләр Шау́л Гибәсенә+ килеп, бу сүзләрне халыкка җиткерде, һәм бөтен халык үкереп елаша башлады.  Ул арада Шаул кырдан көтүен алып кайтып килә иде. Ул: «Нәрсә булды? Халык ник елый?» — дип сорады. Һәм аңа Ябеш кешеләренең сүзләрен сөйләп бирделәр.  Моны ишетү белән Шаулга Аллаһы рухы иңде,+ һәм аның ачуы купты.  Шунда ул ике үгезне алып, аларны кисәкләргә чабып ташлады да, шул кисәкләрне хәбәрчеләр аша Исраилнең бөтен төбәкләренә җибәреп: «Шаул белән Ишмуилга иярмәгән һәркемнең малы белән менә шулай булыр!» — диде. Шунда халыкны Йәһвәдән килгән курку биләп алды, һәм алар бөтенесе бер булып юлга чыкты.  Шаул Бәзектә аларның санын исәпләгәч, 300 000 исраилле һәм 30 000 Яһүд кешесе булып чыкты.  Килгән хәбәрчеләргә болай диделәр: «Гиладтагы Ябеш кешеләренә әйтегез: „Иртәгә, көннең иң кызу чагында сезгә котылу килер“». Хәбәрчеләр бу сүзләрне Ябеш кешеләренә җиткерде, һәм тегеләре бик сөенде. 10  Шунда Ябеш кешеләре амунлыларга: «Иртәгә без сезнең кулга бирелербез, һәм безнең белән ни теләсәгез, шуны эшләгез»,— диделәр.+ 11  Киләсе көнне Шаул кешеләрне өч төркемгә бүлде. Алар таң атканчы* лагерьга үтеп керделәр һәм көндезге кызулыкка кадәр амунлыларны һәлак иттеләр.+ Ә исән калганнары таралып бетте, хәтта икәү бергә калучы да юк иде. 12  Аннары халык Ишмуилдан болай дип сорады: «Кем әле: „Шаулгамы безнең өстән патша булырга?“ — дигән иде?+ Аларны китерегез, без аларны үлемгә тапшырачакбыз». 13  Әмма Шаул: «Бүген берәү дә үтерелергә тиеш түгел,+ чөнки бүген Йәһвә Исраилне коткарды»,— диде. 14  Аннары Ишмуи́л халыкка: «Әйдәгез, Гилгәлгә+ барыйк һәм Шаулны кабат патша дип игълан итик»+,— диде. 15  Бөтен халык Гилгәлгә китте һәм анда Йәһвә алдында Шаулны патша дип игълан итте. Аннары алар Йәһвә алдында татулык корбаннары китерде.+ Шаул һәм бөтен исраиллеләр тантаналы зур бәйрәм үткәрде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «иртәнге сакта», ягъни як. төнге 2 дән иртәнге 6 га кадәр.

Искәрмәләр

Медиаматериал