Беренче Ишмуил 22:1—23

22  Давыт, аннан китеп,+ Адулла́м мәгарәсенә качты.+ Абыйлары һәм атасының бөтен йорты, моның турында ишеткәч, аның янына килде.  Аның янына бәлагә очраган, бурычлы һәм күңелләрендә ачу-үпкә булган кешеләрнең барысы җыелды, һәм ул аларга башчы булып китте. Аның белән 400 ләп кеше бар иде.  Аннары Давыт ул җирдән Моа́б җирендәге Миспәгә китте һәм Моаб патшасыннан:+ «Аллаһы минем өчен нәрсә эшләргә җыенганын белгәнчегә кадәр, әти-әниемә монда яшәп торырга рөхсәт итче»,— дип үтенде.  Һәм ул аларны Моаб патшасында калдырды. Алар Давыт тауларда качып йөргән вакыт дәвамында аның җирендә яшәде.+  Вакыт узу белән Гәд+ пәйгамбәр Давытка: «Тауларда калма. Яһүд җиренә бар»+,— диде. Шунда Давыт ул җирдән Херә́т урманына китте.  Шау́л Давытның һәм аның белән булган кешеләрнең кайда качып йөрүләрен ишетте. Шаул ул вакытта Гибәдә,+ калкулыктагы бер тамариск агачы төбендә сөңгесен тотып утыра иде. Бар хезмәтчеләре аның тирәли җыелган иде.  Шаул үзе тирәли торган хезмәтчеләренә болай диде: «Тыңлагыз әле, биньяминлылар. Әллә Иша́й улы+ да сезнең барыгызга басулар һәм йөзем бакчалары бирер дип уйлыйсызмы? Ул сезне меңбашлары һәм йөзбашлары итеп куяр дип көтәсезме?+  Бөтенегез дә миңа каршы сүз куешкансыз! Үз улымның Ишай улы белән килешү төзегәнен берегез дә миңа әйтмәде!+ Берегез дә миңа теләктәшлек итми һәм үз улымның хезмәтчемне миңа каршы мәкер оештырырга котыртканын сөйләми. Бүген ул шуны эшләп йөри дә».  Шунда Шаулның хезмәтчеләре өстеннән куелган эдомлы Дәи́к:+ «Мин Ишай улының Нобка Әхиту́б+ улы Әхимәликкә килеп киткәнен күргән идем,— диде+.— 10  Әхимәли́к аның өчен Йәһвәдән җитәкчелек сорады һәм аңа ашарга бирде. Ул аңа хәтта филистиле Голиатның кылычын да бирде».+ 11  Патша шунда ук, кеше җибәреп, Нобтагы Әхитуб улы Әхимәлик руханины һәм аның атасының йортындагы бөтен руханиларны чакыртты. Алар бөтенесе патша янына килде. 12  Шаул: «Тыңла әле, Әхитуб улы!» — диде. Тегесе: «Әйе, хуҗам»,— дип җаваплады. 13  Шаул аңа: «Нишләп сез Ишай улы белән бергә миңа каршы сүз куештыгыз? Аңа икмәк, кылыч биргәнсең һәм аның өчен Аллаһыдан җитәкчелек сорагансың. Ул миңа каршы тора һәм мине һаман сагалап йөри»,— диде. 14  Әхимәлик патшага болай дип әйтте: «Хезмәтчеләрең арасында Давыт кебек кем бар?+ Ул — ышанычлы кеше,* патшаның кияве+ һәм синең тән сакчыларыңның башчысы. Аны синең йортыңда хөрмәт итәләр.+ 15  Аның өчен Аллаһыдан җитәкчелек соравым бүген генәмени?+ Сиңа каршы сүз куешу уемда да юк! Патшам үз хезмәтчесенә һәм әтиемнең бөтен йортына гаеп ташламасын, чөнки синең хезмәтчең моның турында берни дә белмәде».+ 16  Әмма патша: «Әхимәлик, син үзең һәм атаңның бөтен йорты+ үләчәк»+,— диде. 17  Һәм янында торган сакчыларга:* «Йәһвәнең руханиларын үтерегез, алар Давыт яклы! — диде.— Алар аның качкын икәнен белеп тә миңа берни дә әйтмәде!» Ләкин патша хезмәтчеләренең Йәһвә руханиларын үтерәсе килмәде. 18  Шулчак патша Дәиккә:+ «Син аларны үтер!» — диде. Эдомлы+ Дәик шунда ук, борылып, аларны үтерә башлады. Шул көнне ул җитен ефод киеп йөргән 85 кешене үтерде.+ 19  Ул шулай ук руханилар шәһәре Нобны+ да: ир-атларны һәм хатын-кызларны, балаларны һәм нарасыйларны, үгезләр, ишәкләр һәм сарыкларны кылычтан кичерде. 20  Әмма Әхитуб улы Әхимәликнең Әбьятә́р+ исемле бер улы качып котылды һәм Давыт янына килде. 21  Әбьятәр Давытка: «Шаул Йәһвәнең руханиларын үтерде»,— дип хәбәр итте. 22  Шунда Давыт Әбьятәргә болай диде: «Эдомлы Дәикнең Шаулга барысын сөйләп бирәчәген мин белгән идем бит, теге көнне+ ул анда иде. Әтиең йортындагыларның барысының үлемендә мин генә гаепле. 23  Минем белән кал. Курыкма, чөнки синең җаныңны эзләүчеләр минем җанымны да эзли. Син минем яклавым астында булырсың».+

Искәрмәләр

Яки «тугры кеше».
Сүзгә-сүз «чабарларга».

Искәрмәләр

Медиаматериал