Беренче Ишмуил 24:1—22

24  Шаулның филистилеләрне эзәрлекләп кайтып җитүе булды, аңа: «Давыт Эн-гәди́+ чүлендә»,— дигән хәбәр җиткерделәр.  Шунда Шаул бөтен Исраи́л арасыннан сайлап алынган 3 000 кешесе белән тау кәҗәләре яшәгән кыялы тауларга Давыт белән аның кешеләрен эзләргә чыкты.  Шаул юл кырыендагы таштан ясалган сарык утарларына килеп җитте. Шул җирдә бер мәгарә бар иде. Шаул йомыш белән шунда кереп китте, ә ул чакта Давыт үз кешеләре белән мәгарә түрендә утыра иде.+  Давытның кешеләре аңа: «Менә, Йәһвә сиңа: „Дошманыңны синең кулыңа бирәм+ һәм аның белән ни теләсәң, шуны эшлә“,— дип әйткән көн килде»,— диделәр. Шунда Давыт торды да сиздермичә генә Шаулның җиңсез күлмәк итәгенең кырыен кисеп алды.  Ләкин аннан соң вөҗданы* аны газаплый башлады,+ чөнки ул Шаулның җиңсез күлмәк итәгенең кырыен кисеп алды.  Ул үзенең кешеләренә: «Ничек инде мин хуҗама — Йәһвәнең майланганына каршы кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш! Ул бит Йәһвәнең майланганы»+,— диде.  Шундый сүзләр белән Давыт үзенең кешеләрен тыеп калды* һәм Шаулга һөҗүм итәргә рөхсәт итмәде. Шаул исә мәгарәдән чыгып, үз юлы белән китеп барды.  Аннары Давыт мәгарәдән чыгып, Шаулга: «Хуҗам, патша!»+ — дип кычкырды. Шаул борылып карагач, Давыт тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды.  Давыт Шаулга болай диде: «Нишләп син: „Давыт сиңа зыян китерергә йөри“,— дип әйтүче кешеләрнең сүзен тыңлыйсың?+ 10  Менә, син бүген үзең күрдең: Йәһвә мәгарәдә сине минем кулыма бирде. Миңа сине үтерергә дип әйткәннәр иде,+ әмма мин сине жәлләдем һәм: „Хуҗама каршы кул күтәрмәм, чөнки ул Йәһвәнең майланганы“+,— дидем. 11  Хуҗам,* кара! Күрәсеңме, мин синең җиңсез күлмәк итәгеңнең кырыен кисеп алдым? Аны кисеп алганда, мин сине үтерә дә алыр идем, әмма үтермәдем. Менә хәзер син күрәсең һәм аңлыйсың: сиңа зыян китерү һәм сиңа каршы фетнә күтәрү уемда да юк, мин сиңа каршы гөнаһ кылмадым.+ Син исә, җанымны алырга дип, мине аулап йөрисең.+ 12  Безне Йәһвә хөкем итсен.+ Минем өчен синнән Йәһвә үч алсын,+ әмма минем кулым сиңа каршы күтәрелмәс.+ 13  Бер борынгы мәкальдә: „Явызлык явызлардан килә“,— дип әйтелгән, шуңа күрә минем кулым сиңа каршы күтәрелмәс. 14  Исраил патшасы кемне эзләргә чыкты? Кемне син эзәрлеклисең? Үле этнеме? Әллә бетнеме?+ 15  Йәһвә хөкемче булсын. Ул безне хөкем итәр, эшемне тикшереп, мине яклар+ һәм, хөкем итеп, синең кулыңнан коткарыр». 16  Давыт бу сүзләрне әйтеп бетергәч, Шаул: «Давыт, улым, синең тавышыңмы бу?» — дип сорады.+ Шунда Шаул каты елый башлады. 17  Ул Давытка болай диде: «Син миңа караганда тәкъварак, чөнки син миңа яхшы мөгамәлә күрсәтәсең, ә мин сиңа явызлык кылам.+ 18  Әйе, үзең сөйләгәнчә, бүген Йәһвә мине синең кулыңа бирде, ләкин син мине үтермичә, миңа яхшылык кылдың.+ 19  Нинди кеше кулына төшкән дошманын исән-имин җибәрә? Миңа бүген кылган яхшылыгың өчен Йәһвә сине үз яхшылыгыңнан аермас.+ 20  Хәзер мин беләм: син, һичшиксез, патша булып идарә итәчәксең,+ һәм Исраил патшалыгы синең кулыңнан китмәс. 21  Хәзер токымнарымны* җир йөзеннән юк итмәскә һәм атам йортымнан исемемне юкка чыгармаска+ Йәһвә белән ант ит».+ 22  Давыт Шаулга ант бирде. Аннары Шаул өенә кайтып китте,+ ә Давыт үз кешеләре белән тауларга күтәрелде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «йөрәге».
Я, бәлки, «таратып җибәрде».
Сүзгә-сүз «Атам».
Сүзгә-сүз «орлыгымны».

Искәрмәләр

Медиаматериал