Беренче Ишмуил 26:1—25

26  Бераздан соң зиплылар+ Гибәгә+ Шау́л янына килеп: «Давыт Ишимо́н* каршысындагы Гахилә́ калкулыгында яшеренеп йөри»+,— диделәр.  Шунда Шаул Исраи́л арасыннан сайлап алынган 3 000 кешесе белән бергә, Давытны эзләп табар өчен, Зип чүленә китте.+  Шаул лагерь корып, юл буенда, Ишимон каршысындагы Гахилә калкулыгында урнашты. Давыт ул вакытта чүлдә иде. Шаулның үзен эзләп чүлгә килгәнен белгәч,  Давыт, моның чыннан да шулаймы икәнен белер өчен, шымчыларын җибәрде.  Аннары Давыт, Шаул лагерь корган җиргә килеп, Шаул белән аның гаскәр башлыгы Нәйи́р улы Абини́р+ йоклап яткан урынны күрде. Шаул лагерь уртасында йоклап ята иде, гаскәриләре аның тирәли иде.  Давыт хитле+ Әхимәли́к белән Сәруя́ улы,+ Йоһабның бертуганы Абишайдан:+ «Кем минем белән Шаулның лагерена бара?» — дип сорады. Абиша́й: «Мин барам»,— дип җавап кайтарды.  Төнлә Давыт белән Абишай, лагерьга килеп, Шаулның лагерь уртасында йоклап ятканын күрделәр. Баш очында җиргә сөңгесе кадап куелган иде. Абинир белән бүтән гаскәриләре аның тирәли ята иде.  Абишай Давытка: «Бүген Ходай дошманыңны синең кулыңа тапшырды.+ Рөхсәт итче, мин аны сөңге белән җиргә кадап куям, бер кадауда үтерәм, кабатларга да кирәк булмас»,— диде.  Ләкин Давыт Абишайга: «Тимә аңа. Кем Йәһвәнең майланганына+ кул күтәреп, гаепсез калыр?»+ — дип әйтте. 10  Давыт сүзен дәвам иттерде: «Йәһвә белән ант итәм: я Йәһвә үзе аны һәлак итәр,+ я көне килеп,+ ул үзе үлеп китәр, я сугышта вафат булыр.+ 11  Ничек инде мин Йәһвәнең майланганына кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш!+ Аның баш очындагы сөңгесе белән су чүлмәген ал да, китик моннан». 12  Давыт Шаулның баш очындагы сөңгесе белән су чүлмәген алды да, алар китеп бардылар. Аларны һичкем күрмәде+ дә, игътибар да итмәде, берсе дә йокыдан уянмады. Бөтенесе дә йокыга талган иделәр, чөнки Йәһвә аларга тирән йокы җибәргән иде. 13  Давыт, икенче якка чыгып, бераз ераккарак, тау башына менеп басты. Алар арасында шактый зур ара иде. 14  Давыт Шаулның кешеләре белән Нәйир улы Абинирга:+ «Абинир, ишетәсеңме мине?» — дип кычкырып җибәрде. Абинир: «Кем анда төнлә патшаны борчый, кем кычкыра?» — диде. 15  Давыт Абинирга болай дип әйтте: «Син батыр сугышчы түгелме соң? Исраилдә сиңа тиңнәр юк. Ник, алайса, хуҗаң патшаны сакламыйсың? Бер гаскәри хуҗаң патшаны үтерергә дип килгән иде.+ 16  Яхшы түгел бу. Йәһвә белән ант итәм: сезне үлем җәзасына тартырга кирәк, чөнки сез хуҗагызны — Йәһвәнең майланганын+ сакламадыгыз. Тирә-ягыңа кара, патшаның баш очындагы сөңгесе белән су чүлмәге+ кайда?» 17  Давытның тавышын ишетү белән Шаул: «Давыт улым, синең тавышыңмы бу?» — дип сорады.+ «Әйе, минем тавышым, хуҗам патша,— дип җавап кайтарды Давыт.— 18  Нигә хуҗам хезмәтчесен эзәрлекли?+ Нәрсә эшләдем мин? Нинди гаебем бар?+ 19  Хуҗам патша, зинһар, хезмәтчеңне тыңлачы. Әгәр мине эзәрлекләвең Йәһвәдән икән, мин аңа икмәк бүләге китерермен, һәм ул аны кабул итсен. Ә инде сине кешеләр котырткан икән,+ алар өстенә Йәһвә каргышы төшсен, чөнки алар: „Бар, бүтән илаһларга табын“,— диеп, бүген мине Йәһвәнең мирасы+ булып торган җирдән кудылар. 20  Йәһвә алдында җиргә бер тамчы каным да таммасын, чөнки Исраил патшасы бер бет эзләргә чыкты,+ әйтерсең лә ул тауларда кыр тавыгын куып йөри». 21  Моңа Шаул: «Мин гөнаһ кылдым+,— диде.— Кайтчы, Давыт улым. Мин сиңа бүтән зыян китермәм, чөнки син бүген минем тормышымны кадерле дип таптың,+ ә мин акылсыз эш иттем һәм коточкыч хата ясадым». 22  Давыт аңа болай диде: «Менә патшаның сөңгесе. Егетләреңнең берсе аны килеп алсын. 23  Йәһвә һәркемгә тәкъвалыгы һәм тугрылыгы өчен әҗерен бирәчәк.+ Йәһвә бит бүген сине минем кулыма тапшырды, тик мин Йәһвәнең майланганына кул күтәрергә теләмәдем.+ 24  Бүген синең җаның минем өчен кыйммәтле булган кебек, минем җаным да Йәһвә өчен кыйммәтле булсын, һәм ул мине һәртөрле кайгы-хәсрәттән сакласын».+ 25  Шаул Давытка: «Фатихалы бул, Давыт улым. Син, һичшиксез, бөек эшләр башкарырсың һәм өстен чыгарсың»+,— диде. Аннары Давыт үз юлы белән китте, ә Шаул өенә кайтты.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «чүл».

Искәрмәләр

Медиаматериал