Беренче Ишмуил 27:1—12
27 Ләкин Давыт үз күңеленнән: «Берәр көнне Шау́л мине үтерәчәк. Филистилеләр җиренә качып китсәм, хәерлерәк булыр.+ Шаул мине бөтен Исраи́л җире буйлап эзләүдән туктар,+ һәм мин аның кулына эләкмәм»,— диде.
2 Шунда Давыт үзенең 600 кешесе белән+ торды да Геф патшасы Мәу́х улы Ахи́ш+ янына китте.
3 Давыт үзенең кешеләре белән Гефта, Ахиш патшада тукталды. Һәрберсе үз гаиләсе белән иде. Давыт үзенең ике хатыны йәзриилле Әхинә́+ һәм мәрхүм Набалның хатыны кармиллы Абигыя́+ белән иде.
4 Давытның Геф җиренә качып киткәне хакында хәбәр алгач, Шаул аны эзләүдән туктады.+
5 Давыт Ахишка болай диде: «Синең күзеңдә илтифат тапкан булсам, миңа кечкенә шәһәрләрнең берсендә урын бирче, мин анда яшәр идем. Ник хезмәтчеңә синең белән патша шәһәрендә яшәргә?»
6 Шул көнне Ахиш аңа Зиклә́к+ шәһәрен бирде. Шул сәбәптән Зикләк бүгенгә кадәр — Яһүд патшаларыныкы.
7 Давыт филистилеләр җирендә бер ел да дүрт ай яшәде.+
8 Давыт үз кешеләре белән чыгып, Тәламнән Шурга+ һәм көньякта Мисыр җиренә кадәр яшәгән гашурлыларга,+ гирзитлеләргә һәм амаликлыларга+ һөҗүм итә иде.
9 Давыт, ул җиргә һөҗүм иткәндә, ир-атларны да, хатын-кызларны да аямый иде.+ Ул аларның вак һәм эре терлеген, ишәкләрен, дөяләрен һәм киемнәрен алып, Ахиш янына кайта иде.
10 Ахиш: «Бүген сез нинди җирләргә һөҗүм иттегез?» — дип сораганда, Давыт «Яһүд+ җиренең көньягына»* я «Йарахмииллеләрнең+ көньяк җиренә» я «Кәйнилеләрнең+ көньяк җиренә» дип җавап бирә иде.
11 Давыт берсен дә — ир-атны да, хатын-кызны да, Гефка китермәс өчен, исән калдырмый иде, чөнки: «Югыйсә: „Давыт шулай-шулай эшләде“,— диеп, безнең хакта сөйләүләре бар»,— дия иде. (Филистилеләр җирендә яшәгәндә ул менә шулай эшли торган иде.)
12 Ахиш Давытка ышана иде һәм үз-үзенә: «Ул, һичшиксез, үз халкы Исраил өчен җирәнгеч булып китте, шунлыктан ул минем хезмәтчем булып калачак»,— дия иде.
Искәрмәләр
^ Яки «Нәгебенә».