Беренче Ишмуил 4:1—22
4 Ә Ишмуи́л аның сүзен бөтен Исраилгә җиткереп торды.
Бервакыт Исраи́л филистилеләргә каршы сугыш белән чыкты. Алар — Әбинәзә́р янәшәсендә, ә филистилеләр Әпи́к янында лагерь корды.
2 Филистилеләр Исраилгә каршы хәрби тәртиптә тезелде, һәм яман каты сугыш башланды. Филистилеләр, Исраилне җиңеп, сугыш кырында 4000 гә якын кешене кырып салды.
3 Сугышчылар лагерьга әйләнеп кайткач, Исраил өлкәннәре болай диде: «Нигә Йәһвә бүген филистилеләрдән җиңелүебезгә юл куйды?+ Шилодан Йәһвәнең килешүе сандыгын алып килик.+ Ул безнең арада булса, безне дошманнарыбыздан саклаячак».
4 Шилога кешеләрне җибәрделәр, һәм алар шуннан керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең килешүе сандыгын алып чыктылар.+ Илийнең ике улы Хөфни́ белән Пинхә́с+ тә Аллаһының килешүе сандыгы янында иде.
5 Йәһвәнең килешүе сандыгын лагерьга китерү белән, бөтен исраиллеләр шулкадәр көчле кычкыра башлады ки, хәтта җир селкенде.
6 Кычкырган тавышлар ишеткәч, филистилеләр: «Еврейләрнең лагереннан нинди тавыш килә ул?» — диештеләр. Ахырда аларга лагерьга Йәһвәнең килешүе сандыгының китерелүе мәгълүм булды.
7 Алар бик куркып: «Лагерьга Аллаһы килде!+ — диделәр.— Бетте баш! Андый нәрсәнең булганы юк иде әле!
8 Кайгы безгә! Андый бөек Аллаһыдан безне кем коткарыр? Мисырлыларны чүлдә төрле җәзалар биреп һәлак иткән Ходай бит ул.+
9 Кыю һәм батыр булыйк, филистилеләр! Югыйсә, шул еврейләр безгә хезмәт иткән кебек, без дә аларга хезмәт итә башларбыз.+ Батыр булыйк һәм сугышыйк!»
10 Филистилеләр исраиллеләр белән сугышып, аларны җиңде,+ һәм бар исраиллеләр үз чатырларына качты. Үтерелгәннәрнең саны бик күп иде. Исраилнең 30 000 җәяүле гаскәрие вафат булды.
11 Аллаһының килешүе сандыгын да кулга алдылар, ә Илийнең ике улы Хөфни белән Пинхәс үлде.+
12 Шул көнне Биньями́н кабиләсеннән бер кеше сугыш кырыннан Шилога йөгереп килде. Аның киемнәре кайгыдан ертылган, ә башында туфрак иде.+
13 Ул килгәндә, Илий юл кырыенда эскәмиядә юлга карап утыра иде, чөнки аның күңеле Аллаһының килешүе сандыгы аркасында хафалана иде.+ Теге кеше шәһәргә кереп, булган хәлләрне сөйләп биргәч, бөтен шәһәр елау күтәрде.
14 Илий кычкырып елашкан тавышлар ишеткәч: «Нинди тавышлар килә анда?» — диде. Теге кеше Илий янына ашыгып килде дә аңа бөтенесен сөйләп бирде.
15 (Ә Илийгә 98 яшь иде, аның күзләре күрми иде, бер ноктага текәлгән иде.)+
16 Ул Илийгә: «Мин сугыш кырыннан... бүген генә шуннан качтым»,— диде. «Нәрсә булды, улым?» — дип сорады Илий.
17 Хәбәрче болай диде: «Исраиллеләр филистилеләрдән җиңелеп качты, халык зур югалтуларга дучар булды.+ Ике улың Хөфни белән Пинхәс тә вафат булды,+ ә Аллаһының килешүе сандыгын кулга алдылар».+
18 Аның Аллаһының килешүе сандыгы турында әйтүе булды, Илий утырган урыныннан чалкан егылып, муенын сындырды һәм үлде, чөнки ул карт һәм авыр гәүдәле иде. Ул Исраилдә 40 ел хаким булып хезмәт итте.
19 Аның килене — Пинхәснең хатыны авырлы иде һәм менә-менә бала табарга тора иде. Аллаһының килешүе сандыгының кулга алынганын һәм каенатасы белән иренең үлгәнен ишеткәч, ул бөгелеп төште, аны кинәт тулгак тота башлады, һәм ул бала тудырды.
20 Ул үлеп барганда, янында торган бер хатын аңа: «Курыкма, син малай таптың»,— диде. Тик тегесе бернәрсә дә җавап бирмәде һәм аның сүзләрен игътибарсыз калдырды.
21 «Исраилне даныннан мәхрүм иттеләр»+,— диеп, ул малаен Ихабу́т*+ дип атады. Ул бу сүзләрне Аллаһының килешүе сандыгының кулга алынганын, шулай ук каенатасы һәм ире белән булган хәлләрне күздә тотып әйтте.+
22 Ул: «Исраилне даныннан мәхрүм иттеләр, чөнки Аллаһының килешүе сандыгын кулга алдылар»+,— диде.