Беренче Ишмуил 5:1—12

5  Аллаһының килешүе сандыгын кулга алгач,+ филистилеләр аны Әбинәзәрдән Ашдодка китерделәр.  Алар Аллаһының килешүе сандыгын үз илаһлары Даго́н йортына алып килеп, Дагон янына куйдылар.+  Ашдодлылар киләсе көнне иртән торсалар, ни күрсеннәр: Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында җирдә Дагон йөзтүбән ята.+ Алар Дагон сынын торгызып, урынына куйдылар.+  Иртәгесен иртән иртүк торсалар, Дагон янә Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында җирдә йөзтүбән ята. Дагонның башы һәм куллары кисеп ташланган һәм бусагада ята. Балык сыман өлеше генә* бөтен килеш калган.  Шуңа күрә Дагонның каһиннәре* һәм Дагон йортына кергәннәрнең барысы бүгенгә кадәр Ашдодта Дагон гыйбадәтханәсе бусагасына басмыйча кереп йөри.  Йәһвә ашдодлыларга коточкыч җәза җибәрде. Ул Ашдодны һәм аның тирә-ягында яшәүчеләрне геморрой белән харап итте.+  Ашдо́д халкы нәрсә булганын күреп: «Исраи́л Аллаһысының килешүе сандыгы безнең арабызда калмасын, чөнки ул безнең белән һәм илаһыбыз Дагон белән кырыс мөгамәлә итте»,— диделәр.  Алар Филистинең барлык идарәчеләрен чакыртып, алардан: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгы белән нәрсә эшлик?» — дип сорадылар. Тегеләре: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын Гефка+ җибәрегез»,— дип җавап бирделәр. Һәм Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын шунда җибәрделәр.  Килешү сандыгын анда китергәч, Йәһвә ул шәһәргә җәза бирде, һәм анда көчле чуалыш башланды. Ул шәһәрдәге кешеләрне — олысын да, кечесен дә харап итте, һәм алар геморройдан интегә башлады.+ 10  Шунда алар Аллаһының килешүе сандыгын Әкрунга+ җибәрделәр. Аллаһының килешүе сандыгының анда килеп җитүе булды, әкрунлылар: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын безне һәм халкыбызны һәлак итәр өчен китерделәр!»+ — дип кычкыра башлады. 11  Аннан соң алар Филистинең барлык идарәчеләрен чакыртып, аларга: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын кире җибәрегез. Аны үз урынына кайтарсыннар, юкса без һәм бөтен халкыбыз кырылыр»,— диделәр, чөнки бөтен шәһәр үлем дәһшәтеннән курыкты. Аллаһының җәзасы коточкыч иде.+ 12  Үлмәгәннәр геморрой авыруыннан җәфаланды. Һәм шәһәрнең ярдәм сорап кычкыруы күкләргә кадәр барып иреште.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Дагон гына». Дагон сыны, күрәсең, яртылаш кеше, яртылаш балык булган.
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.

Искәрмәләр

Медиаматериал