Беренче Ишмуил 6:1—21

6  Йәһвәнең килешүе сандыгы+ филистилеләр җирендә 7 ай торды.  Филистилеләр, каһиннәр белән күрәзәчеләрне+ чакырып, алардан: «Йәһвәнең килешүе сандыгы белән ни эшлик? Әйтегез әле, аны ничек кире кайтарырга?» — дип сорадылар.  Тегеләр болай дип җавап бирделәр: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең килешүе сандыгын җибәрергә булсагыз, аны бүләкләрсез җибәрмәгез. Аңа гаеп йолу бүләге бирми калмагыз.+ Шул чакта гына сез савыгырсыз һәм ни өчен аның сезгә җәза биреп торганын белерсез».  Алар: «Нинди бүләк җибәрик соң?» — дип сорадылар. Тегеләре болай диде: «Филистилеләрнең идарәчеләр саны буенча+ биш алтын шеш* һәм биш алтын тычкан җибәрегез, чөнки һәммәгезнең, шул исәптән идарәчеләрегезнең, башына бер үк бәла төште.  Илгә һәлакәт китергән шешләр һәм тычканнарның+ сыннарын ясагыз һәм Исраил Аллаһысына дан китерегез. Бәлки, ул сезгә, илаһыгызга һәм җирегезгә китергән җәзаны җиңеләйтер.+  Нигә сезгә мисырлылар һәм фиргавен киреләнгән кебек киреләнергә?+ Ул алар белән үзен каты тоткач,+ алар исраиллеләрне җибәрергә мәҗбүр булган, һәм тегеләре алардан киткән.+  Яңа арба ясагыз, бозаулары булган һәм моңарчы камыт кимәгән ике сыер китерегез. Сыерларны арбага җигегез, ә бозауларын кайтарып, абзарга ябып куегыз.  Аннары Йәһвәнең килешүе сандыгын алыгыз да арбага төягез. Гаеп йолу бүләге итеп җибәрергә җыенган алтын әйберләрне әрҗәгә салып, янына куегыз.+ Сыерларны җибәрегез, алар китсен.  Үзегез исә карап торыгыз: әгәр килешү сандыгы Бәйтшемешкә,+ үз җиренә таба китсә, димәк, безгә андый зур зыянны Аллаһы китергән. Ә бүтән юл белән китсә, димәк, безне ул харап итмәгән, бу очраклы гына булган». 10  Тегеләр шулай эшләделәр дә. Алар бозаулары булган ике сыер алып, арбага җиктеләр, ә бозауларын абзарга яптылар. 11  Аннары алар арбага Йәһвәнең килешүе сандыгын, шулай ук эченә алтын тычкан сыннары белән алтын шешләр салынган әрҗәне дә төяделәр. 12  Сыерлар туп-туры Бәйтшемешкә таба киттеләр.+ Алар шул юлдан уңга да, сулга да борылмыйча мөгри-мөгри бардылар. Ә филистилеләрнең идарәчеләре Бәйтшеме́ш чигенә кадәр алар артыннан ияреп барды. 13  Ул вакытта Бәйтшемеш халкы үзәндә бодай ура иде. Күзләрен күтәреп карагач, алар килешү сандыгын күрделәр һәм моңа бик сөенделәр. 14  Арба бәйтшемешле Йошуа́ басуына килеп, бер зур таш янында туктады. Алар агач арбаны утынга ваттылар, ә сыерларны+ Йәһвә өчен корбан итеп яндырдылар. 15  Ле́вилеләр+ Йәһвәнең килешүе сандыгын, шулай ук алтын нәрсәләр салынган әрҗәне алып, шул зур ташка куйдылар. Бәйтшемеш+ халкы ул көнне корбан яндырды һәм Йәһвәгә бүләкләр китерде. 16  Моны күреп, филистилеләрнең биш идарәчесе шул көнне Әкрунга кайтып китте. 17  Шулай итеп, филистилеләр Йәһвәгә гаеп йолу бүләге итеп алтын шешләр китерделәр:+ берсен Ашдо́д,+ берсен Га́за, берсен Ашкело́н, берсен Геф+ һәм берсен Әкру́н+ өчен. 18  Ә алтын тычканнарның саны филистилеләрнең биш идарәче идарә иткән бөтен шәһәрләре — ныгытылган шәһәрләр һәм стенасыз авыллар — санына туры килә иде. Йәһвәнең килешүе сандыгы куелган теге зур таш бүгенге көндә дә бәйтшемешле Йошуа басуында шаһит булып тора. 19  Ләкин Аллаһы Бәйтшемеш халкын харап итте, чөнки алар Йәһвәнең килешүе сандыгына карап торды. Ул халык арасыннан 50 070 кешене* һәлак итте, һәм Йәһвә аларга коточкыч бәла китергәнгә күрә, халык матәм тота башлады.+ 20  Шунда Бәйтшемеш халкы: «Изге Аллаһыбыз+ Йәһвә алдында кем тора алсын? Эх, ул арабыздан бүтәннәргә китсә иде!»+ — диде. 21  Алар Кырья́т-йәри́м+ халкына хәбәрчеләр аша: «Филистилеләр Йәһвәнең килешүе сандыгын кайтарды. Килегез, аны үзегезгә алып китегез»+,— дигән хәбәр җиткерделәр.

Искәрмәләр

Яки «геморрой шеше».
Сүзгә-сүз «җитмеш кешене, илле мең кешене».

Искәрмәләр

Медиаматериал