Беренче көринтлеләргә 4:1—21
4 Кешеләр безне Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһының изге серләре+ ышанып тапшырылган идарәчеләр дип санарга тиеш.
2 Ә идарәче тугры булыр дип өметләнәләр.
3 Мине сезме яки кешеләрнең берәр суды хөкем итәрме — бу минем өчен әллә ни мөһим түгел. Мин хәтта үзем дә үземне тикшереп бәяләмим.
4 Вөҗданым бар яктан саф булса да, бу мине тәкъва итми. Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә.*+
5 Шуңа күрә вакытыннан алда, Хуҗабыз килгәнче, бернәрсә турында хөкем итмәгез.+ Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктылыкка чыгарачак һәм йөрәкләрдәге ниятләрне ачык билгеле итәчәк, шунда һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак.+
6 Кардәшләр, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Аполлоска+ карата кулландым, һәм мин моны сез безнең үрнәгебез аша: «Язылганнар буенча гына эш итегез»,— дигән кагыйдәне үзләштерсен өчен һәм берегез дә берәүне башкасыннан өстен куеп масаеп йөрмәсен+ өчен эшләдем.
7 Сине башка кешедән кем өстен куя? Син алмаган берәр нәрсә бармы?+ Ә инде алгансың икән, ни өчен алмагандай мактанасың?
8 Күңелегез булдымы инде? Сез инде баедыгызмы? Нәрсә, бездән башка гына патшалык итә башладыгызмы?+ Сез патшалык итә башласагыз, бик әйбәт булыр иде, ул чакта без дә сезнең белән бергә патшалык итәр идек.+
9 Минемчә, Аллаһы безне, рәсүлләрне, сәхнәгә соңгылар итеп, үлемгә хөкем ителгән кешеләрне чыгаргандай чыгарды,+ чөнки без дөнья, фәрештәләр һәм кешеләр өчен театраль тамаша булып киттек.+
10 Безне Мәсих шәкертләре булганга акылсыз+ дип саныйлар, ә сез — Мәсих ярдәмендә акыллылар, без көчсез, ә сез көчле, сезне данга күмәләр, ә безне хурлыйлар.
11 Без әле дә ач,+ сусаган,+ ярым ялангач килеш йөрибез, безне кыйныйлар,+ яшәр урыныбыз юк,
12 үз кулларыбыз белән тырышып эшлибез.+ Безне хурлыйлар — без фатихалыйбыз,+ эзәрлеклиләр — без моны түземлек белән кичерәбез,+
13 яла ягалар — без йомшак җавап бирәбез;+ бу дөнья әле дә безне чүп-чар, төрле калдык-постык дип саный.
14 Боларны язып сезне оятлы итәсем килми, максатым — яраткан балаларыма биргәндәй үгет-нәсыйхәт бирү.
15 Мәсих белән бердәмлектә торучы саклаучыгыз* 10 000 булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәрне белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезгә ата булдым.+
16 Шуңа күрә ялварам: миннән үрнәк алыгыз.+
17 Шул сәбәптән мин сезгә Тимутине җибәрәм, чөнки ул — Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым. Ул Мәсих Гайсәгә хезмәт иткәндә кулланган ысулларымны* исегезгә төшерер.+ Мин шул ысулларны бар җирдә, һәр җыелышта өйрәтәм.
18 Мин яныгызга килмәячәкмен дип уйлап кайберәүләрегез масаеп йөри.
19 Әмма, Йәһвә* теләсә, тиздән яныгызга килеп, аларда Аллаһы кодрәте бармы икәнен белермен, ә аларның әйткәннәре миңа кызык түгел.
20 Аллаһы Патшалыгы сүзгә түгел, ә Аллаһы кодрәтенә нигезләнгән бит.
21 Сезгә таяк+ белән яисә мәхәббәт һәм юашлык белән килимме? Сез нәрсәне яхшырак күрәсез?