Беренче Патшалар 11:1—43

11  Әмма фиргавен кызыннан+ башка Сөләйман патша бик күп бүтән хатын-кызларны:+ моаблы,+ амунлы,+ эдомлы, сидонлы+ һәм хитле+ хатыннарны да яратты.  Шул халык кешеләре турында Йәһвә исраиллеләргә: «Алар белән кушылмагыз, һәм алар да сезнең белән кушылмасын, югыйсә алар сезнең күңелләрегезне, һичшиксез, үз илаһлары ягына авыштырыр»+,— дип әйткән иде. Ләкин Сөләйман үз күңеле белән аларга ябышты һәм аларны яратты.  Аның 700 хатыны (патшабикәләр) һәм 300 җариясе бар иде, һәм тора-бара бу хатыннар аның күңелен Аллаһыдан читләштерде.*  Сөләйман картайгач,+ хатыннары аның күңелен бүтән илаһлар ягына авыштырды,*+ һәм аның йөрәге, атасы Давытныкыннан аермалы буларак, Аллаһысы Йәһвәгә инде тулысынча тугры түгел иде.  Сөләйман сидонлыларның алиһәсе Иштарга+ һәм амунлыларның җирәнгеч илаһы Милкумга+ иярде.  Сөләйман Йәһвә күзендә яман булганны кылды һәм, әтисе Давыттан аермалы буларак, Йәһвәгә тулысынча иярмәде.+  Аннары Сөләйман Иерусалим алдындагы тауда җирәнгеч Моа́б илаһы Кемошка һәм амунлыларның җирәнгеч илаһы+ Молыхка+ биеклекләр төзеде.+  Үз илаһларына корбаннар китергән, корбаннар төтәткән бөтен чит халык хатыннары өчен ул шулай эшләде.  Һәм Йәһвәнең Сөләйманга ачуы кабарды, чөнки аның күңеле үзенә ике тапкыр төшендә күренгән+ Исраи́л Аллаһысы Йәһвәдән читләшкән иде.+ 10  Ул аны нәкъ менә бу хакта кисәткән иде дә, бүтән илаһларга иярмә дигән иде.+ Ләкин ул Йәһвә кушканны үтәмәде. 11  Шулчак Йәһвә Сөләйманга болай диде: «Шулай эшләгәнең өчен, килешүемне һәм күрсәтмәләремне мин кушканча тотмаганың өчен, мин патшалыкны синнән тартып алачакмын һәм аны хезмәтчеләреңнең берсенә бирәчәкмен.+ 12  Әмма әтиең Давытка биргән вәгъдәм хакына мин моны син исән чакта эшләмәм. Мин патшалыкны синең улыңнан тартып алачакмын,+ 13  әмма тулысынча түгел.+ Хезмәтчем Давытка биргән вәгъдәм һәм үзем сайлаган Иерусалим+ хакына бер кабиләне мин синең улыңа бирермен».+ 14  Йәһвә Сөләйманга каршы Эдомдагы+ патша гаиләсеннән булган Һада́д исемле эдомлы бер кешене күтәрде.+ 15  Давыт үз заманында Эдомны тар-мар иткәннән соң,+ гаскәр башлыгы Йоһа́б үтерелгәннәрне җирләргә киткән һәм Эдомда һәрбер ир затын үтерергә ниятләгән иде. 16  (Йоһаб һәм исраилеләр, Эдомда бөтен ир-атларны үтереп бетергәнчегә кадәр, алты ай шунда булды.) 17  Һадад исә әтисенең берничә эдомлы хезмәтчесе белән бергә Мисырга качып киткән иде. Ул чакта Һадад әле малай гына иде. 18  Алар Мидьяннан* чыгып, Паранга килделәр, шуннан соң Параннан+ үзләре белән кешеләр алып, Мисырга илнең патшасы фиргавен янына килеп җиттеләр. Фиргавен аңа йорт бирде, аны ризык белән тәэмин итте һәм аңа җир бүлеп бирде. 19  Һадад фиргавен күзендә шулкадәр зур илтифат казанды ки, тегесе аңа үз хатынының — патшабикә Тахпинәснең сеңелесен хатынлыкка бирде. 20  Бераздан соң Тахпинәснең сеңелесе аңа Кәнуба́т исемле малай тапты. Тахпинә́с Кәнубатны фиргавеннең йортында тәрбияләп үстерде,* һәм ул анда фиргавеннең уллары белән бергә үсте. 21  Мисыр җирендә Һадад Давытның вафат булып, ата-бабаларына кушылуы+ һәм гаскәр башлыгы Йоһабның үлүе+ турында ишетте. Шунда Һадад фиргавенгә: «Җибәр мине, мин үз җиремә кайтыйм»,— диде. 22  Ләкин фиргавен аңардан: «Ник сиңа үз җиреңә кайтырга? Сиңа монда нәрсә җитми?» — дип сорады. Тегесе моңа: «Барысы да җитә, шулай да җибәр инде мине»,— дип җавап бирде. 23  Аллаһы шулай ук Сөләйманга каршы тагын бер кешене+ — Илья́д улы Ризанны күтәрде. Ул үзенең хуҗасы Соба́ патшасы Һададзардан+ качып киткән иде. 24  Давыт Соба халкын тар-мар иткәч,+ Риза́н үзенең кул астына кешеләр җыеп, юлбасарлар өеренең башлыгы булып китте. Алар Дәмәшекъкә+ барып, шунда урнаштылар һәм Дәмәшекътә идарә итә башладылар. 25  Ризан Сөләйманның бөтен көннәрендә дә Исраилгә дошман булды. Ул да, Һадад кебек, Исраилгә бәла китереп торды. Су́рия белән идарә иткән чагында ул Исраилгә ачы нәфрәт белән карады. 26  Шулай ук Нәба́т улы Йәрәбә́м+ дә патшага каршы баш күтәрә башлады.+ Ул Сөләйманның хезмәтчесе,+ Зәридә́ шәһәреннән булган ифраимлы иде, ә әнисе Серуа́ исемле тол хатын иде. 27  Аның патшага каршы баш күтәрүенең сәбәбе мондый иде: Сөләйман Милоны* торгызып,+ Давыт Шәһәре+ тирәли стенаны төзеп бетергән иде. 28  Йәрәбәм исә сәләтле кеше иде. Сөләйман, бу егетнең тырыш эшче икәнен күргәч, аны Йосыф йортыннан мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән күзәтче+ итеп куйды. 29  Шул вакытта, Йәрәбәм Иерусалимнан чыгып юлдан барганда, аны шилолы Ахия́+ пәйгамбәр очратты. Ахия яңа кием кигән иде, һәм кырда алардан башка бүтән беркем дә юк иде. 30  Ахия үз өстендәге яңа киемен алып, аны 12 кисәккә ертты. 31  Шунда ул Йәрәбәмгә болай диде: «Ун кисәкне үзеңә ал, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвәнең сүзе мондый: „Мин патшалыкны Сөләйманнан тартып алам һәм ун кабиләне сиңа бирәм.+ 32  Әмма бер кабилә хезмәтчем Давытка биргән вәгъдәм хакына+ һәм Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан үзем сайлап алган шәһәр+ — Иерусалим хакына аңарда калачак.+ 33  Мин аңардан патшалыкны тартып алачакмын, чөнки исраиллеләр мине калдырдылар+ һәм сидонлыларның алиһәсе Иштарга, Моабның илаһы Кемошка һәм амунлыларның илаһы Милкумга табына башладылар. Алар, Сөләйманның атасы Давыттан аермалы буларак, минем юлларымнан йөрмәделәр, минем күземдә дөрес булганны эшләмәделәр һәм күрсәтмәләрем белән хөкем карарларымны үтәмәделәр. 34  Әмма мин аңардан патшалыкны тулысынча тартып алмам. Үзем сайлап алган хезмәтчем Давытка биргән вәгъдәм хакына+ мин Сөләйманны гомеренең ахырына кадәр башлык итеп калдырырмын, чөнки Давыт минем әмерләремне һәм күрсәтмәләремне үтәп яшәде. 35  Ләкин мин патшалыкны Сөләйманның улыннан тартып алып, аны сиңа бирермен, ун кабилә синеке булачак.+ 36  Аның улына исә мин, үз исемем өчен урын итеп сайлаган Иерусалим шәһәрендә минем алдымда хезмәтчем Давытның токымнары* һәрвакыт булсын өчен,+ бер кабилә бирермен. 37  Мин сине сайлап алырмын, һәм син җаның теләгәннең барысы белән идарә итәрсең һәм Исраил өстеннән патша булып китәрсең. 38  Әгәр дә син, хезмәтчем Давыт кебек, мин кушканның барысын үтәсәң, минем юлларымнан йөрсәң һәм күземдә дөрес булганны эшләсәң, күрсәтмәләрем белән хөкем карарларымны үтәп яшәсәң,+ мин синең белән дә булырмын. Мин синең йортыңны, Давытның йортын кебек, гасырларга урнаштырырмын+ һәм сине Исраил өстеннән идарәче итәрмен. 39  Мин Давытның токымын яман эшләре өчен түбәнсетермен,+ әмма мәңгегә түгел“».+ 40  Сөләйман исә Йәрәбәмне үтермәкче иде, ләкин тегесе Мисырга, Мисыр патшасы Шуша́к+ янына качып китте+ һәм Сөләйманның үлеменә кадәр Мисырда яшәде. 41  Сөләйман белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре, шулай ук зирәклеге турында Сөләйманның тормышы бәян ителгән китапта язылган.+ 42  Сөләйман бөтен Исраил өстеннән Иерусалимда 40 ел идарә итте. 43  Ахыр чиктә Сөләйман, вафат булып, ата-бабаларына кушылды һәм аны Давыт Шәһәрендә, әтисенең шәһәрендә җирләделәр. Ә аның урынына улы Рихәбә́м+ патшалык итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «һәм алар аңа көчле йогынты ясый иде».
Яки «борды».
Күрәсең, Эдомдагы я аның янындагы җир.
Я, бәлки, «имчәктән аерды».
2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «яктырткычы».

Искәрмәләр

Медиаматериал