Беренче Патшалар 12:1—33
12 Рихәбә́м Шехемгә+ китте, чөнки бөтен Исраи́л аны патша итеп куяр өчен шунда җыелган иде.+
2 Һәм Нәба́т улы Йәрәбә́м бу хакта ишетте. (Ул Сөләйман патша аркасында Мисырга качып китеп, шунда яшәгән иде.)+
3 Шунда аның артыннан кеше җибәрделәр. Аннары Йәрәбәм һәм бөтен Исраил җыелышы Рихәбәм янына килеп, болай диде:
4 «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды.+ Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур* йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез».
5 Рихәбәм аларга: «Барыгыз, өч көннән соң яныма килегез»,— диде. Һәм халык таралды.+
6 Рихәбәм патша әтисе Сөләйман исән чакта аңа хезмәт иткән аксакаллар* белән киңәшләшергә булды һәм алардан: «Бу халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез?» — дип сорады.
7 Алар аңа болай дип җаваплады: «Әгәр дә син бүген бу халыкка хезмәтче булып, аларның үтенечләрен үтәсәң һәм аларга уңай җавап кайтарсаң, алар гомергә синең хезмәтчеләрең булып китәр».
8 Әмма ул, аксакаллар* биргән киңәшне кире кагып, үзе белән бергә үскән һәм хәзер үзенә хезмәт иткән яшь кешеләр белән киңәшләште.+
9 Ул алардан: «Сез миңа нәрсә киңәш итәрсез? — дип сорады.— „Әтиең өстебезгә салган йөкне җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка нәрсә дияргә?»
10 Аның белән бергә үскән яшь кешеләр аңа мондый җавап кайтарды: «„Әтиең өстебезгә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка: „Мин әтиемнән күпкә кырысрак*,— диген.—
11 Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын“».
12 Патшаның «өч көннән соң минем яныма килегез» дигән сүзләре буенча, Йәрәбәм һәм бөтен халык, өч көн үткәч, Рихәбәм янына килде.+
13 Ләкин патша, аксакалларның* биргән киңәшен кире кагып, халыкка кырыс җавап бирде.
14 Яшь кешеләрнең киңәше буенча, ул аларга болай диде: «Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын».
15 Шулай итеп, патша халыкны тыңламады, чөнки вакыйгаларның мондый борылышы Йәһвәдән иде.+ Моның белән Йәһвәнең Нәбат улы Йәрәбәмгә шилолы Ахия́ аша әйткән сүзләре үтәлде.+
16 Патшаның үзләрен тыңларга теләмәгәнен күргәч, бөтен халык патшага: «Давыт белән нинди уртаклыгыбыз бар?! Иша́й улының мирасыннан безгә ни тисен?! Әй Исраил, үз илаһларыңа кайт! Үз йортыңны үзең кара, Давыт!» — диде. Шул сүзләрдән соң исраиллеләр үз өйләренә таралышты.+
17 Рихәбәм исә Яһүд шәһәрләрендә яшәгән исраиллеләр өстеннән идарә итүен дәвам итте.+
18 Соңрак Рихәбәм патша мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башлык итеп куелган Адорамны+ йөкләмә белән исраиллеләр янына җибәрде, әмма алар аны таш атып үтерделәр. Рихәбәм патша исә арбасына утырырга өлгерде һәм Иерусалимга качты.+
19 Шулай итеп, исраиллеләр һаман да Давыт йортына каршы баш күтәреп тора.+
20 Йәрәбәмнең кайтуы турында ишеткәч, исраиллеләр аны җыенга чакырып, бөтен Исраил өстеннән патша итеп куйдылар.+ Яһүд кабиләсеннән башка бүтән беркем дә Давыт йортына иярмәде.+
21 Сөләйман улы Рихәбәм, Иерусалимга кайтып җиткәч, Исраил йортына каршы сугышып бөтен хакимлекне үзенә кайтарыр өчен, шунда ук бөтен Яһүд йорты белән Биньями́н кабиләсеннән 180 000 оста* сугышчы җыйды.+
22 Шунда Аллаһы үзенең пәйгамбәре* Шемаяга+ болай диде:
23 «Яһүд патшасы Сөләйман улы Рихәбәмгә, шулай ук бөтен Яһүд йортына һәм Биньяминга һәм калган халыкка әйт:
24 „Йәһвә болай ди: „Кардәшләрегез Исраилгә каршы сугышырга бармагыз. Һәркем үз йортына кайтсын, чөнки бу минем ихтыярым буенча булды“».+ Шунда алар, Йәһвә сүзенә буйсынып, Йәһвә кушканча, өйләренә таралыштылар.
25 Йәрәбәм Ифраимның таулы җирләрендәге Шехемне+ төзеп бетерде* һәм шунда яши башлады. Аннары ул аннан китеп, Пенуилны+ торгызды.*
26 Шунда Йәрәбәм үз күңеленнән болай диде: «Менә хәзер инде патшалык Давыт йортына кайтарылачак.+
27 Әгәр бу халык алга таба да корбаннар китерер өчен Йәһвә йортына Иерусалимга йөрсә,+ халыкның күңеле дә хуҗалары Яһүд патшасы Рихәбәмгә тартылыр. Алар мине, һичшиксез, үтерәчәк һәм Яһүд патшасы Рихәбәмгә кайтачак».
28 Киңәшләшеп алгач, патша ике алтын бозау сыны+ ясап, халыкка: «Нигә сезгә Иерусалимга йөреп мәшәкатьләнергә? Исраил, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың!»+ — диде.
29 Бер бозау сынын ул — Бәйтелдә,+ икенчесен Данда+ куйды.
30 Моның аркасында алар гөнаһ кылырга тотынды,+ һәм халык аларның берсенә табыну өчен Данга кадәр үк йөри башлады.
31 Ул шулай ук биеклекләрдә гыйбадәт йортлары төзеде һәм Ле́ви нәселеннән булмаган кешеләрне рухани итеп билгеләде.+
32 Йәрәбәм шулай ук сигезенче айны, айның 15 нче көнендә Яһүдтә үткәрелгән бәйрәмгә охшаш бәйрәмне гамәлгә кертте.+ Бәйтелдә+ корган мәзбәхтә ул үзе ясаган бозауларга корбаннар китерде һәм Бәйтелдә ясаган биеклекләрдә хезмәт итү өчен руханилар билгеләде.
33 Сигезенче айның, үзе билгеләгән айның, 15 нче көнендә ул Бәйтелдә корган мәзбәхтә корбаннар китерә башлады. Ул Исраил халкы өчен бәйрәмне гамәлгә кертеп, корбаннар китерү һәм фимиам яндыру өчен мәзбәх корды.
Искәрмәләр
^ Яки «интектергеч».
^ Яки «өлкәннәр».
^ Яки «өлкәннәр».
^ Сүзгә-сүз «Минем чәнтием әтиемнең ботыннан юанрак».
^ Яки «өлкәннәрнең».
^ Сүзгә-сүз «сайланган».
^ Сүзгә-сүз «Аллаһы кешесе».
^ Яки «ныгытты».
^ Яки «ныгытты».