Беренче Патшалар 13:1—34

13  Йәрәбә́м мәзбәх+ янында корбаннар төтәтеп торган чакта, Яһүдтән Бәйтелгә, Йәһвәнең кушуы буенча, Аллаһының бер кешесе+ килде.  Шунда ул мәзбәхкә каршы, Йәһвәнең боерыгы буенча, кычкырып мондый сүзләр әйтте: «Мәзбәх, мәзбәх! Йәһвә болай ди: „Давыт йортында Йошия́+ исемле угыл туачак! Синдә корбаннар төтәтеп, биеклекләрдә хезмәт итүче руханиларны ул синең өстеңдә корбан итеп китерәчәк һәм синдә кеше сөякләрен яндырачак“».+  Шул көнне ул билге* биреп, болай диде: «Йәһвә менә мондый билге* бирә: мәзбәх ярылачак, ә өстендәге көле* коелачак».  Аллаһы кешесенең Бәйтелдәге мәзбәхкә каршы әйткән сүзләрен ишетү белән Йәрәбәм патша мәзбәхтән борылып, кулын сузды да: «Тотыгыз аны!» — диде.+ Шунда аның кулы сузылган килеш катып калды һәм корыды.*+  Аллаһы кешесе Йәһвәнең кушуы буенча биргән билге* үтәлде: мәзбәх ярылды, ә өстендәге көле коелды.  Патша Аллаһы кешесенә: «Зинһар, Йәһвәнең күңелен йомшартчы һәм минем өчен кулым савыксын дип дога кылчы»,— дип ялварды.+ Шунда Аллаһы кешесе Йәһвәдән мәрхәмәт күрсәтүен үтенде, һәм патшаның кулы элекке хәленә кайтты.  Шунда патша Аллаһы кешесенә: «Әйдә миңа кунакка, бераз ашап алырсың, мин сиңа бүләк бирермен»,— диде.  Әмма Аллаһы кешесе патшага болай дип җавап кайтарды: «Хәтта йортыңның яртысын бирсәң дә, мин синең белән бармас идем һәм анда икмәк тә ашамас, су да эчмәс идем.  Чөнки Йәһвә миңа: „Икмәк ашама, су эчмә һәм килгән юлың белән кайтма“,— дигән әмер бирде». 10  Һәм ул бүтән юл белән китеп барды, Бәйтелгә килгән юл белән кайтмады. 11  Бәйтелдә исә бер карт пәйгамбәр яши иде. Аның уллары өйгә кайтып, аңа Аллаһы кешесенең ул көнне Бәйтелдә кылган эшләре һәм патшага әйткән сүзләре турында сөйләп бирде. Алар сөйләп бетергәч, 12  аталары алардан: «Ул кайсы юл белән китте?» — дип сорады. Уллары аңа Яһүдтән килгән Аллаһы кешесенең кайсы юл белән киткәнен күрсәттеләр. 13  Ул үз улларына: «Миңа ишәк иярләгез әле»,— дигәч, алар аңа ишәк иярләделәр, һәм ул аңа утырып, юлга чыкты. 14  Ул Аллаһы кешесен эзләргә китте һәм аның бер зур агач астында утырганын күрде. Янына килеп, ул аңардан: «Яһүдтән килгән Аллаһы кешесе синме?»+ — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин»,— дип җавап бирде. 15  Ул аңа: «Әйдә миңа кунакка, икмәк ашарсың»,— диде. 16  Ләкин тегесе болай дип әйтте: «Мин, чакыруыңны кабул итеп, синең белән кире бара алмыйм, һәм миңа анда синең белән икмәк ашарга да, су эчәргә дә ярамый. 17  Чөнки Йәһвә миңа: „Икмәк ашама, су эчмә һәм килгән юлың белән кайтма“,— дип боерды». 18  Шунда ул аңа әйтте: «Мин дә синең кебек пәйгамбәр. Фәрештә миңа Йәһвәнең: „Аны үз йортыңа чакыр, икмәк ашасын, су эчсен“,— дигән сүзләрен җиткерде». (Ул исә аңа ялганлады.) 19  Шунда тегесе аның белән йортына барып, икмәк ашады һәм су эчте. 20  Алар табын янында утырганда, Йәһвә теге кешене үзенә алып кайткан пәйгамбәргә хәбәр җиткерде, 21  һәм ул пәйгамбәр Яһүдтән килгән Аллаһы кешесенә мондый сүзләр әйтте: «Йәһвә болай ди: „Син Йәһвәнең боерыгына каршы чыктың һәм Аллаһың Йәһвәнең үзеңә биргән әмеренә буйсынмадың 22  һәм мин сиңа „икмәк ашама, су эчмә“ дисәм дә, кире кайтып икмәк ашадың һәм су эчтең. Шуңа күрә синең үле гәүдәңне ата-бабаларың каберенә җирләмәсләр“».+ 23  Хак Аллаһы кешесе икмәк ашап, су эчкәннән соң, теге карт пәйгамбәр үз өенә алып кайткан пәйгамбәр өчен ишәк иярләде. 24  Шуннан соң ул үз юлы белән китте. Юлда аның каршысына бер арыслан килеп чыкты һәм аны үтерде.+ Аның үле гәүдәсе юл буенда ятты, ә янында ишәге басып торды, арыслан да янәшәдә иде. 25  Үтеп баручы кешеләр юл буенда яткан мәетне һәм мәет янында торган арысланны күреп, теге карт пәйгамбәр яшәгән шәһәргә килделәр дә моның турында башкаларга сөйләп бирделәр. 26  Бу хакта ишетү белән теге кешене үзенә чакырган пәйгамбәр болай диде: «Бу бит Йәһвәнең боерыгына каршы чыккан Аллаһы кешесе.+ Шуңа күрә Йәһвә арысланга аны ботарлап ташлап, үтерергә кушкан. Барысы да нәкъ менә Йәһвә әйткәнчә булды».+ 27  Шунда ул үз улларына: «Миңа ишәк иярләгез әле»,— диде. Алар ишәк иярләгәч, 28  ул юлга чыкты һәм юл буенда яткан теге кешенең мәетен тапты; янында ишәк һәм арыслан тора иде. Арыслан мәеткә дә тимәгән, ишәкне дә ботарламаган иде. 29  Пәйгамбәр, Аллаһы кешесенең мәетен ишәккә салып, матәм тоту һәм җирләү өчен, аны үз шәһәренә алып кайтты. 30  Ул мәетне үзенең каберенә салды һәм: «Их кардәшем, кардәшем!» — диеп, елады. 31  Аны җирләгәннән соң, ул үз улларына болай диде: «Мин үлгәч, мине Аллаһы кешесе җирләнгән урынга җирләгез. Сөякләремне аның сөякләре янына салыгыз.+ 32  Йәһвәнең аның аша Бәйтелдәге мәзбәхкә каршы һәм Сама́рия шәһәрләрендәге биеклекләрдә+ урнашкан бөтен гыйбадәт йортларына каршы әйткән сүзе, һичшиксез, үтәләчәк».+ 33  Хәтта бу хәлләрдән соң да Йәрәбәм үзенең яман юлын калдырмады, ә биеклекләрдә бөтен халык арасыннан кешеләрне рухани итеп билгеләвен һаман дәвам итте.+ Кем теләсә, шуны ул рухани итеп билгели иде* һәм: «Бу кеше биеклекләрдә рухани булып хезмәт итсен»,— дия иде.+ 34  Йәрәбәм йортының шушы гөнаһы+ аларны һәлакәткә һәм җир йөзеннән юк ителүгә китерде.+

Искәрмәләр

Яки «могҗизалы күренеш».
Яки «могҗизалы күренеш».
Яки «майлы көле», ягъни корбаннарның мае сеңгән көл.
Яки «параличланды».
Яки «могҗизалы күренеш».
Сүзгә-сүз «шуның кулын тутыра иде». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал