Беренче Патшалар 15:1—34

15  Абья́м Яһүдтә Нәба́т улы Йәрәбә́м+ патшаның идарә итүенең 18 нче елында патша булып идарә итә башлады.+  Ул Иерусалимда 3 ел хакимлек итте. Аның әнисе Әбессәламнең оныкасы Магаха́+ иде.  Абьям әтисе кылган гөнаһларны кабатлады, һәм аның йөрәге, бабасы Давытныкыннан аермалы буларак, Аллаһысы Йәһвәгә тулысынча тугры түгел иде.  Әмма Йәһвә Аллаһы Давыт хакына+ Абьямнең токымына патша хакимлеген* бирде:+ аңардан соң патша итеп аның улын билгеләде һәм Иерусалимны саклап калдырды.  Чөнки Давыт Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды һәм, хитле У́ри очрагын исәпкә алмаганда,+ гомере буе аның бер әмереннән дә читкә тайпылмыйча яшәде.  Рихәбә́м белән Йәрәбәм арасында һәрвакыт сугыш барды.+  Абьям белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+ Абьям белән Йәрәбәм арасында да сугыш барды.+  Ахыр чиктә Абьям, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә җирләделәр. Аның урынына улы А́са+ патшалык итә башлады.+  А́са Исраи́л патшасы Йәрәбәмнең идарә итүенең 20 нче елында Яһүд белән идарә итә башлады. 10  Ул Иерусалимда 41 ел хакимлек итте. Аның әбисе Әбессәламнең оныкасы Магаха+ иде. 11  А́са, бабасы Давыт кебек, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды.+ 12  Ул гыйбадәтханә фахишләрен илдән куды+ һәм ата-бабалары ясаган бөтен җирәнгеч потларны*+ юк итте. 13  Ул хәтта үзенең әбисе Магаханы,+ изге агач баганага* табыну максаты белән кабахәт пот ясаганы өчен, югары* дәрәҗәсеннән мәхрүм итте. А́са аның кабахәт потын кисеп ташлады+ һәм Кидро́н үзәнендә яндырды.+ 14  Биеклекләрне генә юк итмәделәр.+ Шулай да А́саның йөрәге гомере буе тулысынча Йәһвәгә тугры иде. 15  Ул үзе һәм әтисе изгеләндергән нәрсәләрне — алтын-көмеш һәм бүтән төрле әйберләрне+ — Йәһвә йортына китерде. 16  А́са белән Исраил патшасы Баша́+ арасында һәрвакыт сугыш барды. 17  Исраил патшасы Баша Яһүдкә каршы чыкты һәм, Яһүд патшасы А́са янына* һичкем килеп-китеп йөри алмасын өчен, Раманы+ торгыза* башлады.+ 18  А́са исә Йәһвә йорты хәзинәләрендә һәм патша сарае хәзинәләрендә калган бөтен алтын белән көмешне алып, хезмәтчеләренә тапшырды. Аннары А́са патша аларны Дәмәшекътә яшәгән Су́рия патшасына+ — Хәзү́н улы Тәбримму́н улы Бинһәдадкә җибәреп, болай диде: 19  «Минем белән синең арада һәм әтием белән синең әтиең арасында килешү төзелгән. Мин сиңа бүләк итеп алтын һәм көмеш җибәрәм. Килеп, Исраил патшасы Баша белән төзегән килешүеңне өз, һәм ул миннән чигенер иде». 20  Бинһәда́д, А́са патшаны тыңлап, Исраил шәһәрләренә каршы гаскәр башлыкларын җибәрде. Алар, барып, Ийу́н,+ Данны,+ шулай ук Әбе́л-бәйтмага́х белән бөтен Киннеретны һәм бөтен Нәфтәли́ җирен һәлак иттеләр. 21  Моның турында ишетү белән Баша, Раманы төзүдән* туктап, Тирсәгә+ кайтты. 22  Шунда А́са патша бөтен Яһүд халкын чакырды, берсен дә чакырмый калдырмады. Алар Баша Раманы төзүдә кулланган ташлар һәм бүрәнәләрне алып китте, һәм А́са патша шулардан Биньяминдагы Гебәне+ һәм Миспәне+ торгызды.* 23  А́са белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен куәте, бөтен эшләре һәм төзегән шәһәрләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. Картайгач, аның аяклары авырта башлады.+ 24  Ахыр чиктә А́са ата-бабаларына кушылды, аны бабасы Давыт Шәһәрендә җирләделәр, һәм аның урынына улы Йәһшәфә́т+ патшалык итә башлады. 25  Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 2 нче елында Исраилдә Йәрәбәм улы Нада́б+ патша булып китте, һәм ул Исраилдә ике ел идарә итте. 26  Надаб Йәһвә күзендә яманлык кылып яшәде, атасы эзеннән йөрде+ һәм әтисенең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһын кабатлады.+ 27  Иссаха́р йортыннан булган Ахия́ улы Баша аңа каршы сүз куешты һәм, Надаб белән исраиллеләр филистилеләрнең Гиббету́н+ шәһәрен камап алганда, аны шунда үтерде. 28  Баша аны Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 3 нче елында үтерде һәм аның урынына үзе патшалык итә башлады. 29  Патша булып киткәч, ул бөтен Йәрәбәм йортын юк итте, Йәрәбәмнең бер кешесен дә исән калдырмады. Ул аларны Йәһвәнең үз хезмәтчесе шилолы Ахия аша әйткән сүзе буенча җир йөзеннән юкка чыгарды,+ 30  чөнки Йәрәбәм үзе дә гөнаһ кылып һәм Исраилне дә гөнаһка төшереп, Исраил Аллаһысы Йәһвәне бик нык ярсыткан* иде. 31  Надаб белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 32  А́са белән Исраил патшасы Баша арасында бертуктаусыз сугыш барды.+ 33  Ахия улы Баша Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 3 нче елында Тирсәдә бөтен Исраил өстеннән патша булып китте һәм 24 ел хакимлек итте.+ 34  Ул Йәһвә күзендә яманлык кылып яшәде,+ Йәрәбәм эзеннән йөрде һәм аның Исраилне гөнаһка батырган гөнаһын кабатлады.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «яктырткыч».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «патшабикә».
Яки «Асаның җиренә».
Яки «ныгыта».
Яки «ныгытудан; торгызудан».
Яки «ныгытты».
Яки «күңелен рәнҗеткән».

Искәрмәләр

Медиаматериал