Беренче Патшалар 17:1—24
17 Бер көнне исә Гила́д җиреннән+ булган тишбиле Ильяс*+ Ахабка болай диде: «Үзем хезмәт иткән Исраи́л Аллаһысы Йәһвә белән ант итәм: шушы елларда, мин әйтмәсәм, чык та төшмәячәк, яңгыр да яумаячак!»+
2 Йәһвә Ильяска болай диде:
3 «Бу урыннан китеп, көнчыгышка таба бар һәм Кәри́т үзәненә,* Үрдүннең көнчыгыш ягына барып яшерен.
4 Шундагы елгадан су эчәрсең, козгыннарга исә мин сине ашатырга кушармын».+
5 Ильяс шунда ук юлга чыкты һәм Йәһвәнең сүзе буенча эшләде. Ул Кәрит үзәненә,* Үрдүннең көнчыгыш ягына китте һәм шунда калды.
6 Козгыннар аңа иртә-кич икмәк белән ит китереп торды, ә суны ул шундагы елгадан эчте.+
7 Ләкин берникадәр вакыттан соң, яңгырлар яумаганлыктан,+ үзәндәге елга кибеп бетте.
8 Шунда Йәһвә аңа болай диде:
9 «Тор да Сидондагы Сарифатка бар һәм шунда кал. Мин бер тол хатынга сине ашатырга кушармын».+
10 Шунда ул Сарифатка китте. Шәһәр капкаларына килгәч, ул чыбык-чабык җыеп йөрүче бер тол хатынны күрде. Ул аңа эндәшеп: «Зинһар, миңа эчәргә бераз су алып килче»,— диде.+
11 Тегесе су алырга китеп барганда, Ильяс аңа: «Үзең белән бер кисәк ипи дә алчы»,— дип дәште.
12 Ләкин тол хатын болай дип җавап бирде: «Аллаһың Йәһвә белән ант итәм, миндә икмәк юк, ә зур чүлмәктә нибары бер уч он һәм кечкенә чүлмәктә бераз гына май бар.+ Хәзер әзрәк чыбык-чабык җыям да, өйгә кайтып, үземә һәм улыма ашарга берәр нәрсә әзерлим. Шуны ашап бетергәч, безгә үләргә генә кала».
13 Шунда Ильяс аңа болай диде: «Борчылма. Бар, өеңә кайт та әйткәнеңчә эшлә. Әмма башта булганыннан миңа кечкенә түгәрәк ипи пешереп алып кил, ә инде аннары үзеңә һәм улыңа берәр нәрсә әзерләрсең.
14 Чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Йәһвә җир йөзенә яңгыр яудырачак көнгә хәтле зур чүлмәктә он бетмәячәк һәм кечкенә чүлмәктә май кимемәячәк“».+
15 Хатын китте дә Ильяс әйткәнчә эшләде. Һәм тол хатынның, гаиләсенең һәм Ильясның күп көннәр буе ашарларына ризыгы булды.+
16 Йәһвәнең Ильяс аша әйткән сүзе буенча, зур чүлмәктә он бетмәде һәм кечкенә чүлмәктә май кимемәде.
17 Соңрак шул хатынның — йорт хуҗасының улы авырый башлады. Авыруы шулкадәр көчәйде ки, ул үлеп китте.+
18 Шулчак тол хатын Ильяска: «И Аллаһы бәндәсе, сиңа каршы мин ни кылдым соң? Син гөнаһымны искә төшерергә һәм улымны үтерергә дип килдеңме?» — диде.+
19 Әмма ул аңа: «Бир балаңны миңа»,— дип, баланы анасының кулыннан алып, аны өскә, үзе торган бүлмәгә алып менде дә ятагына салды.+
20 Ул Йәһвәгә ялварып, болай диде: «И Аллаһым Йәһвә,+ бу малайның үлүенә юл куеп, мин яшәгән шушы тол хатынга да зарар китерерсеңме?»
21 Аннары ул баланы өч тапкыр кочаклап, Йәһвәгә: «И Йәһвә Аллаһым, зинһар, бу балага җан керсә иде»,— дип ялварды.
22 Йәһвә Ильясның ялынуын ишетте,+ һәм балага җан керде, ул сулап җибәрде.+
23 Ильяс баланы өске бүлмәдән алып төште һәм әнисенә биреп: «Кара, улың тере»,— диде.+
24 Шунда тол хатын Ильяска: «Син чыннан да Аллаһы кешесе икәнсең,+ һәм Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе хак»,— диде.