Беренче Патшалар 19:1—21

19  Аннары Аха́б+ Изәбелгә+ Ильясның кылган эшләрен һәм аның бөтен пәйгамбәрләрне кылычтан кичергәнен сөйләп бирде.+  Шунда Изәбе́л Ильяска бер хәбәрче аша болай диде: «Әгәр дә иртәгә шушы вакытта, син бөтен пәйгамбәрләрне үтергәндәй, мин дә синең җаныңны алмасам, өстемә илаһлар каргышы төшсен!»  Шулчак Ильяс, куркуга төшеп, җанын саклап калыр өчен, качып китте.+ Ул Яһүд җирендәге+ Бәхи́р-шебага+ килде һәм шунда үзенең хезмәтчесен калдырды.  Үзе исә чүлгә китте һәм, бер көнлек юл үтеп, бер куаклы агач астына килеп утырды. Шунда ул үзенә үлем сорый башлады. Ул: «Булды, туйдым! И Йәһвә, җанымны алчы,+ ата-бабаларымнан мин кай җирем белән яхшырак?» — диде.  Шуннан соң ул куаклы агач астына ятты да йоклап китте. Әмма кинәт аңа бер фәрештә кагылды+ һәм: «Тор, ашап ал»,— диде.+  Караса, башы очында кызган ташлар өстендә бер түгәрәк икмәк ята һәм бер чүлмәк су тора. Ул ашап-эчте дә яңадан ятты.  Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе кабат килде һәм аңа кагылып: «Тор, ашап ал, югыйсә озак юлда хәлең бетәр»,— диде.  Ильяс торды да ашап-эчеп алды. Шушы ризыкны ашап, көч туплагач, ул Хоребка — Аллаһының тавына+ барып җиткәнче 40 көн һәм 40 төн барды.  Анда ул бер мәгарәгә кереп,+ төн кунды. Шунда Йәһвә аңардан: «Ильяс, син монда нәрсә эшлисең?» — дип сорады. 10  Тегесе аңа болай диде: «Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһыга зур ашкыну белән хезмәт иттем.+ Исраи́л уллары килешүеңне боздылар,+ мәзбәхләреңне җимерделәр, ә пәйгамбәрләреңне кылычтан кичерделәр.+ Мин берүзем генә калдым. Әмма хәзер минем җанымны да алырга җыеналар».+ 11  Аллаһы аңа: «Тауга Йәһвәнең хозурына чыгып бас»,— диде. Һәм менә, Йәһвә үтә башлады;+ Йәһвә алдында көчле, ярсулы җилдән таулар ярылды, кыяташлар челпәрәмә килде,+ әмма Йәһвә җил эчендә юк иде. Җилдән соң җир тетри башлады,+ әмма Йәһвә җир тетрәүдә дә юк иде. 12  Җир тетрәүдән соң ут пәйда булды,+ әмма Йәһвә ут эчендә дә юк иде. Уттан соң тыныч, әкрен тавыш ишетелде.+ 13  Тавышны ишетү белән Ильяс битен киеме* белән каплады+ һәм мәгарә авызы янына чыгып басты. Шунда ул: «Ильяс, син монда нәрсә эшлисең?» — дигән тавыш ишетте. 14  Моңа ул болай диде: «Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһыга зур ашкыну белән хезмәт иттем. Исраил уллары килешүеңне боздылар,+ мәзбәхләреңне җимерделәр һәм пәйгамбәрләреңне кылычтан кичерделәр. Мин берүзем генә калдым. Әмма хәзер минем җанымны да алырга җыеналар».+ 15  Йәһвә аңа әйтте: «Кире кайт һәм Дәмәше́къ чүленә бар. Анда килгәч, Хәзаилне+ Су́рия патшасы итеп майла. 16  Шулай ук Нәмшинең оныгы Яхыйны+ Исраил өстеннән патша итеп майла, ә Әбелмикаладан булган Шафа́т улы Илишаны* үз урыныңа пәйгамбәр итеп майла.+ 17  Хәзаилнең кылычыннан+ котылган һәркемне Яхы́й үтерәчәк,+ ә Яхыйның кылычыннан котылган һәркемне Илиша́ үтерәчәк.+ 18  Минем Исраилдә Бага́л алдында тез чүкмәгән+ һәм иреннәре белән аны үпмәгән+ 7 000 кеше бар әле».+ 19  Шунда ул китте дә Шафат улы Илишаны тапты. Тегесе ул вакытта җир сукалый иде. Җирне җигелгән 12 пар үгез белән сукалыйлар иде, Илиша исә алар артыннан 12 нчесе белән бара иде. Ильяс аның янына килеп, үз киемен*+ аның өстенә салды. 20  Шунда ул, үгезләрен калдырып, Ильяс артыннан йөгерде һәм: «Әти-әнием белән саубуллашып килергә рөхсәт итче. Аннары мин сиңа иярермен»,— диде. Ильяс аңа: «Бар, кем сине тоткарлый?» — дип әйтте. 21  Илиша кире килде дә ике үгезне алып, аларны корбан итеп чалды, аннары сөрү коралларын ягып, үгез итен пешерде. Итне ул кешеләргә таратты, һәм алар ашады. Шуннан соң ул Ильяска ияреп китте һәм аңа хезмәт итә башлады.+

Искәрмәләр

Яки «пәйгамбәр киеме».
Мәгъ. «Аллаһы — Коткаручы».
Яки «пәйгамбәр киемен».

Искәрмәләр

Медиаматериал