Беренче Патшалар 2:1—46

2  Давытның үләр вакыты җиткәч, ул улы Сөләйманга мондый күрсәтмәләр бирде:  «Тиздән мин һәркем китәчәк җиргә китәм. Шуңа күрә нык+ һәм батыр бул.+  Аллаһың Йәһвәнең сүзен тыңла: аның юлларыннан йөр; аның Муса канунында язылган күрсәтмәләрен, әмерләрен, хөкем карарларын һәм искә төшерүләрен үтә.+ Шулчак син кая гына барсаң да һәм ни генә эшләсәң дә, уңышлы булырсың.*  Йәһвә исә минем хакта әйткән мондый вәгъдәсен үтәр: „Әгәр синең улларың бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары* белән+ минем алдымда тугры йөреп, үз юлларын күзәтсәләр, Исраи́л тәхетендә синең токымнарың мәңге утырачак“.*+  Син шулай ук Сәруя́ улы Йоһабның миңа нәрсә эшләгәнен, Исраилнең гаскәр башлыклары Нәйи́р улы Абини́р+ һәм Йәти́р улы Амаса́+ белән нәрсә эшләгәнен яхшы беләсең. Сугыш булмаса да, ул аларны үтереп, билендәге каешын һәм аяк киемен аларның каннары белән пычратты.+  Зирәклек белән эш ит һәм шул чал чәчле адәмгә үз үлеме белән Гүргә* иңәргә бирмә.+  Ә гиладлы Барзилайның+ улларына тугры мәхәббәт күрсәт. Аларны үз табыныңнан ашаучылар арасына утырт. Чөнки мин абыең Әбессәламнән качып йөргән чакта+ алар да, тугры мәхәббәт күрсәтеп, миңа ярдәм иттеләр.+  Якында гына яшәгән Гайрә́ улын — Бахуримнан булган биньяминлы Шимгыйны да әйтеп үтәсем килә. Мин Маханаимга барган көнне+ ул мине шундый яман итеп каһәрләгән иде.+ Әмма ул Үрдүнгә мине каршы алырга төшкәч, мин аңа, сине үтермәм, дип Йәһвә белән ант иттем.+  Хәзер исә аны җәзасыз калдырма.+ Син бит зирәк кеше һәм аның белән нәрсә эшләргә кирәклеген беләсең. Чал чәчле башын кан белән Гүргә* иңдер».+ 10  Шуннан соң Давыт вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә җирләделәр.+ 11  Давыт Исраилдә 40 ел идарә итте: 7 ел Хебрунда+ һәм 33 ел Иерусалимда.+ 12  Аннары әтисе Давыт тәхетенә Сөләйман утырды, һәм тора-бара аның патшалыгының куәте үсте.+ 13  Вакыт узу белән Һаҗифә́ улы Адания́ Сөләйманның әнисе Битсәбия́ янына килде. Тегесе аңардан: «Яхшы ният белән килүеңме?» — дип сорагач, ул: «Әйе, яхшы ният белән,— дип җавап бирде.— 14  Минем сиңа әйтер сүзем бар». Һәм Битсәбия: «Әйт»,— диде. 15  Адания сүзен дәвам иттерде: «Үзең беләсең, патшалык минеке булырга тиеш иде, һәм бөтен Исраил мине патша булыр дип көткән иде.+ Әмма Йәһвәнең ихтыяры буенча хакимлек кулымнан ычкынып, энекәшемә күчте.+ 16  Минем сиңа бер генә үтенечем бар. Зинһар, кире какма». «Әйт»,— диде аңа Битсәбия. 17  Тегесе: «Сөләйман патшадан Шуна́м кызы Абишәне+ миңа хатынлыкка бирүен сорасаң иде, ул синең сүзеңне кире какмас»,— диде. 18  Моңа Битсәбия: «Ярар, мин синең хакта патша белән сөйләшеп алырмын»,— дип җавап бирде. 19  Шунда Битсәбия, Адания турында сөйләшергә дип, Сөләйман патша янына китте. Патша шунда ук аны каршы алды һәм аңа сәҗдә кылды, ә аннары тәхетенә утырды һәм әнисе өчен дә тәхет куярга кушты. Һәм Битсәбия аның уң ягына утырды. 20  Ул аңа: «Сиңа кечкенә бер үтенечем бар. Аны кире какма»,— диде. Патша аңа: «Сора, әнием, кире какмам»,— дип җавап бирде. 21  Ул аңа: «Шунамлы Абишәне абыең Аданиягә хатынлыкка бирсеннәр»,— диде. 22  Шунда Сөләйман патша әнисенә: «Нигә әле син Аданиягә шунамлы Абишәне генә сорыйсың? Әйдә, аңа тагын патшалыкны да сора,+ ул бит минем абыем!+ Әле аңа Әбьятә́р рухани белән Сәруя улы+ Йоһа́б+ та булыша»,— дип җавап кайтарды. 23  Сөләйман патша Йәһвә белән ант итте: «Адания моны сораганы өчен үлмәсә, өстемә Аллаһы каргышы төшсен. 24  Һәм хәзер үз вәгъдәсе буенча мине атам Давытның тәхетенә нык утырткан+ һәм миңа йорт* торгызган+ Йәһвә белән ант итәм: Адания бүген үк үләчәк».+ 25  Сөләйман патша шунда ук Йода́й улы Бинайны+ җибәрде. Ул китте дә, Аданиягә һөҗүм итеп, аны үтерде. 26  Әбьятәр+ руханига исә патша болай диде: «Бар, үз кырларыңа Анатутка+ кайт! Син үлем җәзасына тартылырга тиеш, әмма син бүген үлмәячәксең, чөнки син әтием Давыт белән булганда, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең килешүе сандыгын йөрттең+ һәм әтиемнең бөтен михнәтләрен уртаклаштың».+ 27  Йәһвәнең Шилода+ Или́й йортына каршы әйткән сүзе үтәлсен өчен,+ Сөләйман Әбьятәрне Йәһвәнең рухание булып хезмәт итүдән читләтте. 28  Бу хәбәрләрне ишеткәч, Йоһаб Йәһвәнең чатырына+ качып китте һәм мәзбәхнең мөгезләренә ябышты. (Элек Әбессәламгә булышлык итмәгән булса да,+ соңрак ул Аданиягә булышлык күрсәтте.)+ 29  Сөләйман патшага: «Йоһаб Йәһвәнең чатырына качты, һәм хәзер ул мәзбәх янында»,— дип хәбәр иттеләр. Шунда Сөләйман, аны үтерергә дип, Йодай улы Бинайны җибәрде. 30  Бина́й Йәһвәнең чатырына килеп, аңа: «Патша сиңа чыгарга кушты!» — диде. Тегесе аңа: «Юк, чыкмыйм! Мин монда үләм»,— диде. Бинай патша янына кире килде дә: «Йоһаб фәлән-фәлән дип җавап бирде»,— диеп, аның сүзләрен җиткерде. 31  Шунда патша аңа болай диде: «Ул әйткәнчә эшлә. Аны үтер дә күмеп куй. Шулай итеп син мине дә, атамның йортын да Йоһаб һич сәбәпсезгә түккән гаепсез кешеләр каныннан пакьләндерерсең.+ 32  Йәһвә аны кан түккәне өчен җәзалаячак, чөнки ул, атам Давытка белгертмичә, үзеннән дә тәкъварак һәм яхшырак ике кешене — Исраил гаскәре башлыгы Нәйир улы+ Абинирны+ һәм Яһүд гаскәре башлыгы Йәтир улы+ Амасаны+ кылыч белән үтерде. 33  Аларның канын түккәне өчен гаеп мәңге Йоһаб белән аның токымы* өстендә булачак.+ Ә Давыт, аның токымы,* йорты һәм тәхете Йәһвәдән мәңге тынычлык күреп торсын». 34  Шунда Йодай улы Бинай барып, аны үтерде, һәм аны чүлдә үзенең йорты янында җирләп куйдылар. 35  Аннары патша аның урынына Йодай улы Бинайны+ гаскәр башлыгы итеп куйды, ә Әбьятәр урынына рухани итеп Садыйкны билгеләде.+ 36  Аннан соң патша Шимгыйны+ чакыртып, аңа болай диде: «Үзеңә Иерусалимда йорт төзе дә шунда яшә. Моннан бер кая да китмә. 37  Шуны бел: шәһәрдән чыгып, Кидро́н үзәнен+ кичкән көнне үк үләчәксең. Түгелгән каның өчен гаеп үз өстеңдә булыр». 38  Шимгы́й патшага: «Ярар, хезмәтчең хуҗам патша әйткәнчә эшләр»,— дип җавап кайтарды. Шулай итеп, Шимгый Иерусалимда күп көннәр яшәде. 39  Әмма өч ел чамасы үткәч, Шимгыйның ике колы Геф патшасы Мага́х улы Ахи́ш+ янына качып китте. «Колларың Гефта»,— дигән хәбәрне ишетү белән 40  Шимгый ишәген иярләп, Гефка Ахиш янына колларын эзләргә китте. Ул колларын эзләп табып, Гефтан кайткач, 41  Сөләйманга: «Шимгый Иерусалимнан чыгып, Гефка барып кайтты»,— дип әйттеләр. 42  Шулчак патша Шимгыйны чакыртып, аңа болай диде: «Әллә мин сине Йәһвә белән ант иттереп, сине: „Шуны бел: моннан чыгып, бүтән җиргә киткән көнне үк үләчәксең“,— дип кисәтмәдемме? Һәм син миңа: „Ярар, син әйткәнчә эшләрмен“,— димәдеңме?+ 43  Ник, алайса, Йәһвә алдында әйткән антыңны боздың һәм минем боерыгымны үтәмәдең?» 44  Аннары патша Шимгыйга әйтте: «Әтием Давытка каршы кылган бөтен яманлыгыңны син үзең дә яхшы беләсең.+ Кылган яманлыгыңны Йәһвә үз башыңа төшерсен.+ 45  Ә Сөләйман патша фатихалы булсын,+ һәм Давытның тәхете Йәһвә алдында мәңге нык торсын». 46  Шуннан соң патша Йодай улы Бинайга аны үтерергә боерды. Тегесе чыгып, аны үтерде.+ Шулай итеп, Сөләйман идарәсе астында патшалык ныгыды.+

Искәрмәләр

Яки «акыллылык белән эш итәрсең».
Сүзгә-сүз «утыручы бер кешең дә юк ителмәячәк».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «династия».
Яки «киләчәк буыннары».
Яки «киләчәк буыннары».

Искәрмәләр

Медиаматериал