Беренче Патшалар 20:1—43

20  Бервакыт Су́рия+ патшасы Бинһада́д+ үзенең бөтен гаскәрен һәм 32 башка патша белән бергә аларның атлы, арбалы гаскәриләрен җыйды һәм яу белән килеп, Сама́рияне+ камап алды.+  Бинһадад шәһәргә, Исраи́л патшасы Ахабка+ хәбәрчеләре аша: «Бинһадад болай ди:  „Көмеш-алтыннарың да, иң сөйкемле хатыннарың белән улларың да — минеке“»,— диде.  Исраил патшасы аңа: «Ярый, хуҗам патша, мин үзем дә, минем бөтен нәрсәм дә — синеке»+,— дип җавап бирде.  Аннары хәбәрчеләр кире килеп, мондый хәбәр җиткерделәр: «Бинһадад болай ди: „Мин сиңа көмеш-алтыныңны, хатыннарыңны һәм улларыңны миңа бир дигән идем.  Әмма иртәгә якынча шушы вакытта мин яныңа хезмәтчеләремне җибәрермен. Алар синең йортыңны һәм хезмәтчеләреңнең йортларын тентеп чыгар, синең өчен кадерле булган бөтен нәрсәләрне кулыңнан тартып алып китәр“».  Шунда Исраил патшасы илдәге бөтен өлкәннәрне чакыртып, аларга: «Күрәсезме, бу кеше безгә бәла китермәкче була! — диде.— Ул миннән хатыннарымны, улларымны һәм көмеш-алтыннарымны таләп итте, һәм мин аңа каршы килмәдем».  Моңа бөтен өлкәннәр һәм халык: «Тыңлама аны, ризалашма»,— диделәр.  Шунда ул Бинһададның хәбәрчеләренә: «Хуҗам патшага әйтегез: „Хезмәтчең беренче таләбеңне үтәр, ә инде соңгысы белән ризалаша алмый“»,— диде. Хәбәрчеләр киттеләр дә аның сүзләрен патшага җиткерделәр. 10  Бинһадад исә аңа мондый хәбәр җиткерде: «Минем артымнан килүче һәр кешемә Сама́риядә бер уч итеп бирерлек тә тузан табылмаячак. Табылса, өстемә илаһлар каргышы төшсен!» 11  Исраил патшасы: «Әйтегез аңа: „Сугыш башланмас борын, сугышта җиңгәндәй мактанма“»+,— дип җавап кайтарды. 12  Аның җавабын ишетү белән Бинһадад (шул вакытта ул бүтән патшалар белән чатырларда* эчеп утыра иде) үз хезмәтчеләренә: «Сугышка әзерләнегез!» — диде. Шунда алар шәһәргә һөҗүм итәргә әзерләнде. 13  Бер пәйгамбәр исә, Исраилнең патшасы Аха́б+ янына килеп, болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә шушы гаять күпсанлы кешеләрне күрдеңме? Бүген мин аларны синең кулыңа тапшырачакмын, һәм син минем Йәһвә икәнемне беләчәксең“».+ 14  Ахаб: «Ул моны кем аша эшләр?» — дип сорагач, тегесе: «Йәһвә әйтә: „Өлкәләрдәге түрәләрнең ярдәмчеләре аша“»,— дип җавап бирде. Аннары Ахаб: «Ә сугышны кем башлар?» — дип сорады, һәм пәйгамбәр: «Син!» — диде. 15  Шунда Ахаб өлкәләрдәге түрәләрнең ярдәмчеләрен исәпләп чыкты — аларның саны 232 кеше иде. Аннары ул Исраил гаскәриләрен санап чыкты — аларның саны 7 000 иде. 16  Алар көн уртасында, Бинһадад үзенә ярдәм иткән 32 патша белән чатырларда* эчеп-исереп яткан чакта чыктылар. 17  Өлкәләрдәге түрәләрнең ярдәмчеләре шәһәрдән беренче булып чыкты. Бинһадад шунда ук кешеләрен җибәрде, һәм тегеләре аңа: «Сама́риядән кешеләр чыктылар»,— дип хәбәр иттеләр. 18  Шулчак ул: «Яхшы ният белән чыкканнар икән, аларны тереләй тотып китерегез, хәтта сугыш белән чыккан булсалар да, барыбер тереләй тотып китерегез»,— диде. 19  Әмма өлкәләрдәге түрәләрнең ярдәмчеләре һәм алар артыннан барган гаскәриләр шәһәрдән чыккач, 20  һәммәсе үзенә каршы килгән дошманны үтерә барды. Шунда су́риялеләр качып китте,+ ә исраиллеләр аларны эзәрлекли башлады. Су́рия патшасы Бинһадад исә, атына атланып, бүтән җайдаклар белән бергә качып котылды. 21  Исраил патшасы, чыгып, дошманның атлы һәм арбалы гаскәриләрен һәлак итте. Шулай итеп, ул Су́рияне тулысынча тар-мар итте. 22  Аннары теге пәйгамбәр,+ Исраил патшасы янына килеп: «Бар, көч тупла һәм нәрсә эшләргә икәнлеген уйла,+ чөнки киләсе ел башында* Су́рия патшасы сиңа каршы чыгачак»+,— диде. 23  Су́рия патшасының хезмәтчеләре патшага болай диде: «Аларның Аллаһысы — таулар Аллаһысы ул. Шунлыктан алар безне җиңделәр дә. Әгәр дә без аларга каршы тигезлектә сугышсак, без аларны җиңәчәкбез. 24  Менә нәрсә эшлә: сугышны җитәкләгән патшалар+ урынына бүтән җитәкчеләрне куй. 25  Аннары сугышта югалткан атлы һәм арбалы сугышчыларыңның саны буенча гаскәр җый. Без алар белән тигезлектә сугышырбыз да, һичшиксез, җиңәрбез». Ул аларның киңәшенә колак салып, алар әйткәнчә эшләде. 26  Ел башында* Бинһадад су́риялеләрне җыеп, Әпиккә+ исраиллеләргә каршы сугышырга китте. 27  Исраиллеләрне дә җыеп, кирәкле нәрсәләр белән тәэмин иттеләр. Алар дошманнарының каршысына чыгып, аларның алдында лагерь корып урнашты. Исраиллеләр ике кечкенә кәҗә көтүе хәтле генә иде, ә су́риялеләр белән бөтен җир тулган иде.+ 28  Шунда Исраил патшасы янына Аллаһы кешесе килеп, болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Су́риялеләрнең „Йәһвә — тигезлекләр Аллаһысы түгел, ә таулар Аллаһысы ул“ дигәннәре өчен, мин бөтен бу гаять күпсанлы халыкны синең кулыңа тапшырам,+ һәм сез минем Йәһвә икәнемне, һичшиксез, беләчәксез“».+ 29  Һәм алар җиде көн буе кара-каршы лагерь корып тордылар, ә җиденче көнне сугыш башланды. Бер көн эчендә исраиллеләр су́риялеләрнең 100 000 җәяүле гаскәриен һәлак итте. 30  Ә калганнары Әпи́к+ шәһәренә качты. Анда шуларның 27 меңе өстенә стена авып төште. Бинһадад та качып китте һәм шәһәрдәге бер түр бүлмәдә яшеренде. 31  Хезмәтчеләре аңа болай диде: «Без ишеткәнчә, Исраил патшалары — мәрхәмәтле* патшалар. Әйдә, өстебезгә матәм киеме, башыбызга бау урап, Исраил патшасы янына барыйк. Бәлки, ул җаныңны кызганыр».+ 32  Алар өсләренә матәм киеме, башларына үрмә бау киеп, Исраил патшасы янына килделәр дә: «Хезмәтчең Бинһадад „зинһар, җанымны кызганчы“ дип әйтә»,— диделәр. Исраил патшасы аларга: «Ул әле дә исәнмени? Ул бит минем кардәшем»*,— дип җавап бирде. 33  Тегеләр моны яхшы билге дип санадылар һәм аның сүзенә ышанып: «Әйе, Бинһадад синең кардәшең»,— диделәр. Патша аларга: «Барыгыз, аны монда алып килегез»,— дип әйтте. Бинһадад аның янына килгәч, Ахаб аны арбасына чакырды. 34  Шунда Бинһадад аңа: «Мин әтием синең атаңнан тартып алган шәһәрләрне сиңа кайтарам. Әтием Сама́риядә базарлар куйган кебек,* син дә үзең өчен Дәмәшекътә шулай эшли аласың»,— диде. Ахаб исә: «Килештек, шушы шартлар* нигезендә мин сине җибәрәм»,— дип җаваплады. Шулчак алар килешү төзеделәр, һәм Ахаб аны җибәрде. 35  Йәһвәнең сүзе буенча, пәйгамбәрләр улларының*+ берсе үз иптәшенә: «Миңа берне сук әле»,— диде. Ләкин тегесенең сугасы килмәде. 36  Шунда ул аңа: «Йәһвәнең сүзен тыңламаганың өчен, минем янымнан киткәч тә, сине арыслан ботарлап ташлаячак»,— диде. Тегесе китеп барды, һәм юлда каршысына арыслан очрап, аны үтерде. 37  Шуннан соң ул бүтән берәүне табып, аңа: «Миңа берне сук әле»,— диде. Шунда тегесе сугып, аны җәрәхәтләде. 38  Аннары шул пәйгамбәр, үзен танытмас өчен, күзләрен бәйләвеч белән ябып, юлга чыкты һәм патшаны көтә башлады. 39  Патша үтеп барганда, ул аңа болай диде: «Хезмәтчең сугыш эчендә булганда, берәү бүтән кешене китереп, миңа: „Сакла аны,— дип боерды.— Ул юкка чыкса, мин аның җаны өчен синең җаныңны алачакмын+ я син бер талант* көмеш түләячәксең“. 40  Хезмәтчең эш белән мәшгуль булганда, теге кеше кинәт юкка чыкты». Шунда Исраил патшасы аңа: «Син үзеңә үзең хөкем чыгардың, үзең шулай хәл иттең»,— диде. 41  Тегесе шунда ук күзләреннән бәйләвечне салып ташлады, һәм Исраил патшасы аның пәйгамбәрләрнең берсе+ икәнен аңлады. 42  Пәйгамбәр аңа: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин юк итәргә җыенган кешене кулдан ычкындырганың өчен,+ аның җаны урынына синең җаның алыначак+ һәм аның халкы урынына синең халкың һәлак булачак“»+,— дип әйтте. 43  Шунда Исраил патшасы караңгы йөз белән, боегып Сама́риягә+ өенә кайтып китте.

Искәрмәләр

Яки «куышларда».
Яки «куышларда».
Ягъни киләсе язны.
Ягъни язын.
Яки «тугры мәхәббәт күрсәтүче».
Евр. телендә бу сүз дәрәҗәсе буенча бердәй кешегә карата да кулланыла.
Яки «килешү».
Яки «урамнар сайлаган кебек».
«Пәйгамбәрләр уллары» пәйгамбәрләрне өйрәтү мәктәбенә яки пәйгамбәрләр төркеменә карарга мөмкин.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал