Беренче Патшалар 3:1—28

3  Сөләйман Мисыр патшасы фиргавен белән туганлашып,* фиргавеннең кызына өйләнде+ һәм аны Давыт Шәһәренә+ китерде. Һәм ул, Сөләйман үз йортын,+ Йәһвә йортын+ һәм Иерусалим тирәли стеналар+ төзеп бетергәнче, шунда яшәде.  Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзелгәнчегә кадәр+ халык корбаннарны һаман да биеклекләрдә китерә иде.+  Сөләйман Йәһвәне ярата иде һәм үз әтисе Давытның күрсәтмәләрен үтәп яшәде, тик менә корбаннарны ул биеклекләрдә яндыра иде.+  Бер көнне патша Гибонга иң күренекле биеклеккә барып, шунда корбаннар китерде.+ Сөләйман андагы мәзбәхтә 1 000 баш малны яндыру корбаны итеп китерде.+  Төнлә Гибонда Йәһвә, Сөләйманга төшендә күренеп, аңа: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» — диде.+  Моңа Сөләйман болай диде: «Син үз хезмәтчең әтием Давытка бөек тугры мәхәббәт күрсәттең, чөнки ул синең юлыңнан тугрылык һәм тәкъвалык белән, саф күңел белән йөрде. Аның тәхетенә улын утыртып, син әле дә аңа* шул бөек тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың.+  Йәһвә Аллаһым, мин бик яшь* һәм тәҗрибәсез булсам да, син үз хезмәтчеңне атам Давыт урынына патша итеп куйдың.+  Хезмәтчең син сайлаган халык+ — күпсанлы халык белән идарә итә, аны хәтта исәпләп тә, хисаплап та булмый.  Шунлыктан халкыңны хөкем итәр өчен+ һәм яхшыны яманнан аера белер өчен,+ хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир, чөнки шундый күпсанлы* халкыңны кем хөкем итә алсын?» 10  Сөләйманның бу үтенече Йәһвәнең күңеленә хуш килде.+ 11  Шунда Аллаһы аңа болай диде: «Үзеңә нәкъ моны сораганың өчен, озын гомер дә, байлык та, дошманнарыңның үлемен дә түгел, ә гадел карарлар чыгарырга дип зирәклек сораганың өчен,+ 12  мин синең үтенечеңне үтәрмен.+ Мин сиңа зирәк һәм төшенүчән йөрәк бирермен.+ Сиңа кадәр синдәй кеше булмаган кебек, синнән соң да синдәй кеше булмаячак.+ 13  Өстәвенә, мин сиңа сорамаганыңны да+ — байлык белән дан+ да бирермен, һәм үз гомереңдә сиңа тиң бер патша да булмас.+ 14  Әтиең Давыт кебек, син дә күрсәтмәләремне һәм әмерләремне үтәп, минем юлларымнан йөрсәң,+ мин сиңа шулай ук озын гомер дә бирермен».+ 15  Уянгач, Сөләйман төшендә күренеш күргәнен аңлады. Шунда ул Иерусалимга барып, Йәһвәнең килешүе сандыгы алдына басты һәм яндыру корбаннары белән татулык корбаннары+ китереп, бөтен хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырды. 16  Соңрак патша хозурына ике фахишә хатын килде. 17  Беренчесенең сүзе мондый иде: «Хуҗам, без шушы хатын белән бер йортта яшибез. Күптән түгел генә мин бала таптым, һәм бу хатын өйдә иде. 18  Өченче көнне ул да бала тапты. Без икәү генә идек, өйдә бездән башка беркем дә юк иде. 19  Төнлә шушы хатын ялгыш үз баласы өстенә яткан да, тегесе үлгән. 20  Ә төн уртасында, мин йоклаган чакта, ул торып, минем улымны алган да үзе янына,* ә үзенең үле улын минем яныма салган. 21  Иртән мин баланы имезергә дип торсам, ул үлгән. Яхшылабрак карагач, мин аның үз балам түгел икәнен аңладым». 22  Әмма икенчесе: «Юк, минем улым тере, синеке үле!» — диде. Ләкин тегесе: «Юк, синең улың үле, минеке тере!» — диеп торды. Шулай итеп алар патша алдында бертуктаусыз бәхәсләште. 23  Ахыр чиктә, патша болай диде: «Монысы: „Минем улым тере, синеке үле!“ — ди, ә монысы: „Юк, синең улың үле, минеке тере!“ — ди». 24  Шунда патша: «Миңа кылыч бирегез»,— диде. Һәм патшага кылыч китерделәр. 25  Патша: «Тере баланы икегә ярыгыз. Яртысын бер хатынга, яртысын икенчесенә бирегез»,— дип боерды. 26  Шулчак улы тере булган хатын, баласы өчен йөрәге сызлап, өзгәләнеп, патшага: «Хуҗам, зинһар, тере баланы аңа бир! Үтерә генә күрмә!» — дип ялварды. Әмма теге хатын: «Сиңа да, миңа да булмасын! Әйдә ярыгыз!» — диде. 27  Шунда патша: «Тере баланы беренче хатынга бирегез! Аны үтермәгез, чөнки ул — аның чын әнисе»,— дип әйтте. 28  Бөтен Исраи́л, патшаның чыгарган шул хөкем карары турында ишеткәч, аңа карата курку катыш ихтирам белән сугарылды,+ чөнки аңарда гадел хөкемнәр чыгару өчен Аллаһы зирәклеге барлыгын күрде.+

Искәрмәләр

Яки «никах килешүе төзеп».
Ягъни мәрхүм Давытка.
Яки «бала гына».
Я, бәлки, «үҗәт». Сүзгә-сүз «авыр».
Сүзгә-сүз «үз куенына».

Искәрмәләр

Медиаматериал