Беренче Патшалар 5:1—18

5  Тир+ патшасы Хира́м, Сөләйманның үз әтисе урынына патша итеп майлануы турында ишеткәч, аның янына үз хезмәтчеләрен җибәрде, чөнки Хирам һәрвакыт Давыт белән дустанә мөнәсәбәтләрдә иде.*+  Шунда Сөләйман Хирамга мондый хәбәр җибәрде:+  «Сиңа билгеле булганча, әтием Давыт үз Аллаһысы Йәһвәнең исеме хөрмәтенә йорт төзи алмады, чөнки Йәһвә аның дошманнарын аяк астына салганчы, әтиемә төрле җирләрдә яшәүче халыклар белән сугышлар алып барырга туры килде.+  Хәзер исә Йәһвә Аллаһым миңа бөтен дошманнардан тынычлык бирде.+ Миңа беркем дә каршы тормый һәм һичкем явызлык кылмый.+  Шуңа күрә, Йәһвәнең әтием Давытка: „Синнән соң мин тәхетеңә улыңны утыртырмын, минем исемемә дан китерәчәк йортны ул төзер“,— дип әйткән вәгъдәсе буенча, мин Йәһвә Аллаһымның исеме хөрмәтенә йорт төземәкче булам.+  Үз кешеләреңә минем өчен Ливанда эрбет агачлары+ кисәргә боер. Минем хезмәтчеләрем синең хезмәтчеләрең белән бергә эшләр, һәм мин хезмәтчеләреңә син билгеләгән хезмәт хакын түләрмен. Үзең беләсең бит, бездә берәү дә, сидонлылар кебек, агач кисә белми».+  Сөләйманның бу сүзләрен ишеткәч, Хирам бик шатланды һәм: «Бүген Йәһвәгә мактау булсын, чөнки ул Давытка үзенең бөек* халкы белән идарә итәр өчен зирәк угыл биргән!» — диде.+  Шунда Хирам Сөләйманга хәбәрчеләр аша болай диде: «Хәбәреңне миңа җиткерделәр. Барысын да син теләгәнчә эшләрмен: сиңа эрбет белән артыш агачлары+ җибәрермен.  Минем хезмәтчеләрем аларны Ливаннан диңгез буена төшерер. Мин исә, саллар ясап, аларны диңгез буенча син әйткән урынга җибәрермен. Анда мин аларны сүтәргә кушармын, һәм син аларны алып китәрсең. Моның өчен син йортымдагыларны мин сораган азык-төлек белән тәэмин итеп торырсың».+ 10  Шулай итеп, Хирам Сөләйманны нихәтле кирәк булса, шулхәтле эрбет һәм артыш агачлары белән тәэмин итеп торды. 11  Сөләйман исә Хирамга аның йортындагылары өчен ел саен 20 000 кор* бодай һәм 20 кор саф зәйтүн мае биреп торды.+ 12  Йәһвә, үз вәгъдәсен үтәп, Сөләйманга зирәклек бирде.+ Хирам белән Сөләйман үзара яхшы мөнәсәбәтләрдә иделәр, һәм алар бер-берсе белән килешү төзеде. 13  Сөләйман патша мәҗбүри хезмәткә бөтен Исраилдән 30 000 кеше алды.+ 14  Ай саен ул Ливанга чиратлап унар мең эшче җибәреп торды. Бер ай алар Ливанда эшләде, ә ике ай өйдә булды. Мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башчы Адонира́м+ иде. 15  Сөләйманның 70 000 гади эшчесе* һәм тауларда 80 000 таш кисүчесе,+ 16  шулай ук эшчеләр белән җитәкчелек иткән 3 300 күзәтчесе бар иде.+ 17  Патша боерыгы буенча, алар, юнылган ташлардан+ йорт нигезен салу өчен,+ кыйбатлы зур ташлар чыгардылар.+ 18  Шулай итеп Сөләйманның төзүчеләре, Хирамның төзүчеләре, шулай ук гебаллылар+ таш юндылар һәм йорт төзү өчен бүрәнәләр, ташлар әзерләделәр.

Искәрмәләр

Яки «Давытны ярата иде».
Яки «күпсанлы».
Бер кор — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «йөк ташучысы».

Искәрмәләр

Медиаматериал