Беренче Патшалар 6:1—38

6  Исраиллеләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң 480 ел үтүгә,+ Сөләйманның Исраи́л белән идарә итүенең дүртенче елында, зив* аенда+ (ягъни икенче айда), Сөләйман Йәһвәгә йорт* төзи башлады.+  Сөләйман патша Йәһвә өчен төзегән йортның озынлыгы 60 терсәк,* киңлеге 20 терсәк, ә биеклеге 30 терсәк иде.+  Гыйбадәтханә* өйалдысының+ озынлыгы* 20 терсәк һәм йортның киңлегенә тиң иде. Ә гыйбадәтханә өйалдысының киңлеге, йорт стенасыннан алып санасаң, 10 терсәк иде.  Ул йорт өчен бер якка тарая барган тәрәзәләр һәм рамнарын ясады.+  Аннары ул йорт, ягъни гыйбадәтханә* һәм иң түр бүлмә* тирәли+ — ян яклардан һәм арткы яктан — өч катлы корылма — кырый бүлмәләр төзеде.+  Кырый бүлмәләр урнашкан катларның киңлеге: аскы кат 5 терсәк, икенче кат 6 терсәк, ә өченче кат 7 терсәк иде. Йортның стеналарына бернәрсә дә беркетмәс өчен, йорт тирәли ул уемнар ясады.+  Йортны инде әзерләп куелган ташлардан төзеделәр,+ шунлыктан йорт төзелгәндә, бернинди чүкеч, балта я башка тимер корал тавышы ишетелмәде.  Аскы катка керү ишеге йортның көньяк ягында* иде,+ һәм бормалы баскыч — икенче катка, ә икенче каттан өченче катка алып бара иде.  Сөләйман йорт төзүен дәвам иттерде һәм калган эшләрне башкарды.+ Ул йорт өстен эрбет борыслар һәм эрбет такталар белән япты.+ 10  Йорт тирәли ул кырый бүлмәләр төзеде,+ һәрберсенең биеклеге 5 терсәк иде, һәм алар йортка эрбет өрлекләр белән тоташтырылган иде. 11  Шул вакытта Йәһвә Сөләйманга болай дип әйтте: 12  «Син минем күрсәтмәләрем буенча йөрсәң, хөкем карарларымны һәм бөтен әмерләремне үтәп яшәсәң,+ мин әтиең Давытка биргән сүземне — син төзегән йортка кагылышлы вәгъдәмне үтәрмен,+ 13  исраиллеләр арасында яшәрмен+ һәм халкым Исраилне калдырмам».+ 14  Сөләйман йорт төзүен дәвам иттерде. 15  Йортның эчендә ул эрбет такталардан стеналар ясады. Эчке стеналарын ул йорт идәненнән алып түшәм өрлекләренә кадәр агач белән эчләде, ә идәннәргә артыш такталар+ җәйде. 16  Аннары йортның арткы стенасыннан 20 терсәк үлчәп, ул эрбет такталардан идәннән алып өрлекләргә кадәр бер бүлмә — йорт эчендә иң түр бүлмә,+ ягъни Иң изге урын+ төзеде. 17  Гыйбадәтханә*+ — йортның алгы бүлмәсе — 40 терсәк иде. 18  Йорт эче капланган эрбет такталарга уеп кабаклар+ һәм чәчәк аткан гөлләр+ ясалган иде. Моның барысы эрбет агачыннан иде, шуңа күрә бернинди таш та күренми иде. 19  Йәһвәнең килешүе сандыгын куяр өчен,+ ул йорт эчендә иң түр бүлмә+ әзерләде. 20  Иң түр бүлмәнең озынлыгы 20 терсәк, киңлеге 20 терсәк, биеклеге 20 терсәк иде.+ Ул аны саф алтын белән каплады, мәзбәхне*+ эрбет агачы белән тышлады. 21  Йорт эчен Сөләйман саф алтын белән каплады+ һәм алтын белән капланган иң түр бүлмә алдыннан алтын чылбырлар сузды.+ 22  Ул бөтен йортны тулысынча алтын белән каплады. Иң түр бүлмә янындагы мәзбәхне дә ул тулысынча алтын белән каплады.+ 23  Иң түр бүлмәдә ул нарат агачыннан* һәрберсе 10 терсәк биеклектәге+ ике керубим+ ясады. 24  Керубимнең бер канаты 5 терсәк һәм икенче канаты 5 терсәк иде. Бер канатының очыннан икенчесенең очына кадәр 10 терсәк иде. 25  Икенче керубим дә 10 терсәк иде. Ике керубимнең дә зурлыгы һәм күренеше бертөрле иде. 26  Ике керубимнең дә биеклеге 10 терсәк иде. 27  Сөләйман керубимнәрне+ йортның иң түр бүлмәсенә* куйды. Керубимнәрнең канатлары җәелеп, берсенең канаты бер стенага, икенчесенең канаты икенче стенага кадәр җитә иде. Аларның канатлары йорт уртасында бер-берсенә тиеп тора иде. 28  Керубимнәрне ул алтын белән каплады. 29  Сөләйман йортның бөтен стеналарына — эчке бүлмәдә дә, тышкы бүлмәдә дә — уеп керубимнәр,+ финик пальмалары+ һәм чәчәк аткан гөлләр+ сурәтләре ясады. 30  Ул йорт идәннәрен — эчке бүлмәдә дә, тышкы бүлмәдә дә — алтын белән каплады. 31  Ул иң түр бүлмәгә керү урыны өчен нарат агачыннан ишекләр, ян баганалар һәм ишек яңаклары ясады. Бу стенаның бишенче өлеше* иде. 32  Ике ишеге дә нарат агачыннан иде. Ул аларга уеп керубимнәр, финик пальмалары һәм чәчәк аткан гөлләр сурәтләре ясады һәм аларны алтын белән каплады. Керубимнәр һәм финик пальмаларына ул алтын йөгертте. 33  Гыйбадәтханәгә* керү урыны итеп ул нарат агачыннан ишек яңаклары ясады. Бу стенаның дүртенче өлешенә* карый иде. 34  Ул артыш агачыннан ике ишекчәдән торган ишек ясады. Һәр ишекчәсе ике өлештән тора иде. Шул өлешләр бер-берсенә ачыла-ябыла алырлык итеп беркетелгән иде.+ 35  Ул аларга уеп керубимнәр, финик пальмалары һәм чәчәк аткан гөлләр сурәтләре ясады һәм аларны алтын белән каплады. 36  Ул шулай ук юнылган өч рәт таштан һәм бер рәт эрбет борыслардан эчке ишегалды+ стеналары төзеде.+ 37  Сөләйман патша идарәсенең 4 нче елында, зив* аенда, Йәһвә йортына нигез салынды,+ 38  ә 11 нче елында, бул* аенда (ягъни сигезенче айда), йорт план буенча+ бөтен вак эшләренә кадәр төзелеп бетте. Шулай итеп, ул аны җиде ел төзеде.

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «Гыйбадәтханә йорты». Күрәсең, Изге урынга карый.
Яки «киңлеге».
Монда Изге урын турында сүз бара.
Ягъни Иң изге урын.
Сүзгә-сүз «уң ягында».
Ягъни Изге урын (ул Иң изге урын алдында урнашкан иде).
Ягъни фимиам мәзбәхен.
Сүзгә-сүз «майлы агачтан». Күрәсең, Алеппо нараты.
Ягъни Иң изге урынга.
Я, бәлки, «биштән бер өлеше». Күрәсең, ишек кысасы корылышы яки ишекләрнең зурлыгы турында сүз бара.
Монда Изге урын турында сүз бара.
Я, бәлки, «дүрттән бер өлешенә». Күрәсең, ишек кысасы корылышы яки ишекләрнең зурлыгы турында сүз бара.

Искәрмәләр

Медиаматериал