Беренче Патшалар 9:1—28
9 Сөләйман Йәһвә йортын һәм патша сараен төзеп бетереп,+ башкарырга теләгән бүтән эшләрен тәмамлаганнан соң,+
2 Йәһвә Сөләйманга, моңарчы Гибонда төшендә күренгән кебек,+ икенче тапкыр күренде.
3 Йәһвә аңа болай диде: «Минем хозурымда әйткән догаңны һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Син төзегән шушы йортны мин изгеләндердем, һәм исемем анда һәрвакыт булачак.+ Мин аны гел күзәтеп, кайгыртып торырмын.+
4 Әгәр дә син, атаң Давыт кебек,+ мин кушканның барысын да эшләп, минем алдымда саф йөрәк+ һәм намуслылык+ белән йөрсәң, күрсәтмәләремне+ һәм хөкемнәремне үтәп яшәсәң,+
5 мин, әтиең Давытка: „Исраи́л тәхетендә синең токымнарың мәңге утырачак“,— дигән вәгъдәм буенча, синең Исраилдәге патшалык тәхетеңне мәңгегә урнаштырырмын.+
6 Ә инде сез дә, улларыгыз да миннән читкә борылып, сезгә биргән әмерләремне, күрсәтмәләремне үтәмәсәгез һәм бүтән илаһларга хезмәт итеп, аларга сәҗдә кыла башласагыз,+
7 мин Исраилне үзләренә биргән җирләреннән юк итәрмен+ һәм исемем хакына изгеләндергән йортны күз алдымнан алып ташлармын,+ ә Исраил бөтен халыклар алдында адәм көлкесе* булыр һәм мәсхәрәгә төшәр.+
8 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер.+ Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар да сызгырып куяр һәм: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+
9 Шунда: „Чөнки алар ата-бабаларын Мисыр җиреннән чыгарган Аллаһылары Йәһвәне калдырганнар һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар. Менә шуңа күрә Йәһвә аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
10 Сөләйман 20 ел эчендә ике йорт: Йәһвә йортын һәм патша сараен төзеде.+
11 Тир патшасы Хира́м+ Сөләйманга эрбет, артыш агачы һәм теләгән кадәр алтын бирде.+ Шуңа күрә Сөләйман патша аңа Гәлилә́я җирендәге 20 шәһәрне бүлеп бирде.
12 Һәм Хирам, Тирдан чыгып, Сөләйман биргән шәһәрләрне карарга китте, ләкин алар аңа ошамады.
13 Ул: «Кардәшем, нинди шәһәрләр бирдең син миңа?» — диде. Шунлыктан алар бүген дә Каву́л җире* дип атала.
14 Хирам исә патшага 120 талант* алтын+ җибәрде.
15 Сөләйман патша, Йәһвә йортын,+ үз сараен, Милоны,*+ Иерусалим стеналарын, Хасурны,+ Мегиддоны+ һәм Газәрне+ төзер өчен, мәҗбүри хезмәткә алынган кешеләрне кулланды.+
16 (Моңарчы Мисыр патшасы фиргавен килеп, Газәрне яулап алган иде һәм аны яндырган иде. Ул шулай ук шәһәрдә яшәгән кәнганлыларны+ үтергән иде. Аннары ул шул шәһәрне үз кызына+ — Сөләйманның хатынына бирнә* итеп бирде.)
17 Сөләйман Газәрне, Түбән Бәйтхарунны+ торгызды.*
18 Ул шулай ук Багалатны,+ шул җирдәге чүлдә урнашкан Тамарны,
19 үзенең барлык азык-төлек саклау шәһәрләрен, сугыш арбалары,+ җайдаклар өчен шәһәрләрне торгызды һәм Иерусалимда, Ливанда һәм үзенең идарәсе астында булган бөтен җирләрдә төзергә җыенган бүтән нәрсәләрне төзеде.
20 Ә Исраил халкыннан булмаган аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+
21 исраиллеләр юк итә алмаган һәм бу җирдә калган бөтен токымнарын Сөләйман коллар итеп мәҗбүри хезмәткә тартты, һәм бу һаман шулай кала бирә.+
22 Әмма Сөләйман исраиллеләрнең берсен дә кол итмәде.+ Алар аның сугышчылары, хезмәтчеләре, түрәләре, ярдәмчеләре һәм арбачылар белән җайдаклар башлыклары иде.
23 Төрле эшләрдә катнашкан кешеләрне күзәтү өчен, Сөләйманның баш җитәкчеләр булып хезмәт иткән 550 кешесе бар иде.+
24 Фиргавеннең кызы+ Давыт Шәһәреннән+ үзе өчен төзелгән йортка күченгәннән соң, Сөләйман Милоны*+ төзеде.
25 Елга өч мәртәбә+ Сөләйман үзе Йәһвә өчен төзегән мәзбәхтә яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде.+ Ул шулай ук Йәһвә алдындагы мәзбәхтә корбаннар төтәтте. Шулай итеп, ул йорт төзүне тәмамлады.+
26 Сөләйман патша шулай ук Эдо́м җирендә, Кызыл диңгез ярында, Эла́т янындагы Исиу́н-гәбирдә+ кораблар төзеде.+
27 Хирам үзенең хезмәтчеләрен — тәҗрибәле диңгезчеләрне — шул корабларда Сөләйманның хезмәтчеләре белән бергә хезмәт итәргә җибәреп торды.+
28 Алар Офирга+ барып, аннан Сөләйман патшага 420 талант алтын алып кайта иде.
Искәрмәләр
^ Яки «илтифат».
^ Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».
^ Я, бәлки, «Яраксыз җир».
^ Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «туй бүләге».
^ Яки «ныгытты».