Беренче Яхъя 3:1—24
3 Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте!+ Ул безгә Аллаһы балалары дип аталырга мөмкинлек бирде,+ һәм без чыннан да аның балалары. Шуңа күрә дөнья безне белми дә,+ чөнки ул Аллаһыны белми.+
2 Кадерле кардәшләрем, хәзер без Аллаһы балалары,+ әмма нинди булачагыбыз әле анык билгеле түгел.+ Без шуны беләбез: Аллаһы анык билгеле булгач, без аның кебек булырбыз, чөнки аның чыннан да нинди икәнен күрербез.
3 Һәм шул өметне аңа баглаган һәркем үзен сафландырып,+ аның кебек саф булыр.
4 Гөнаһ кылып йөрүче һәркем канунсызлык та кыла, ә гөнаһ — канунсызлык.
5 Сез шулай ук Гайсәнең гөнаһларыбызны юк итәр өчен килгәнен беләсез,+ ә аңарда гөнаһ юк.
6 Аның белән бердәмлектә торучы гөнаһ кылып йөрми.+ Гөнаһ кылып йөрүче аны күрмәгән дә, белми дә.
7 Кадерле балаларым, берсе дә сезне юлдан яздырмасын. Тәкъва тормыш алып баручы кеше, Гайсә кебек, тәкъва була.
8 Гөнаһ кылып йөрүче — Иблистән, чөнки Иблис башлангычтан ук* гөнаһ кылып йөри.+ Аллаһы Улы Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде дә.+
9 Аллаһыдан туган һәркем гөнаһ кылып йөрми,+ аңарда бит Аллаһы орлыгы* бар. Ул гөнаһ кылып йөри алмый, чөнки ул Аллаһыдан туган.+
10 Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел.+
11 Башлангычтан ук ишеткән хәбәрне онытмагыз: без бер-беребезне яратырга тиеш.+
12 Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган һәм үз энесен үтергән.+ Ни өчен үтергән? Чөнки аның эшләре — явыз,+ ә энесенең эшләре тәкъва булган.+
13 Кардәшләр, дөньяның үзегезне нәфрәт итүенә гаҗәпләнмәгез.+
14 Безгә шул билгеле: без үлемнән тормышка күчтек,+ чөнки без кардәшләребезне яратабыз.+ Кардәшен яратмаучы үле булып кала.+
15 Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була,+ ә бернинди кеше үтерүче дә мәңгелек тормышка ия булмый икәнен сез беләсез.+
16 Без яратуны танып белдек, чөнки Гайсә Мәсих безнең өчен үз җанын бирде.+ Без дә үз җаныбызны кардәшләребез өчен бирергә бурычлы.+
17 Берәрсенең бу дөнья мал-мөлкәте булса, ә ул үз кардәшенең мохтаҗлыкта булуын күреп тә, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһыга карата мәхәббәт ничек була алсын инде?+
18 Кадерле балаларым, бер-беребезне яратыйк. Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел,+ ә эшләребез белән,+ эчкерсез күрсәтик.+
19 Менә шулай без хакыйкать юлында булуыбызны белербез һәм үз йөрәгебезне аның хуплавына ышандырырбыз.
20 Һәм йөрәгебез безне берәр нәрсә өчен гаепләсә дә, Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә.+
21 Кадерле кардәшләрем, йөрәгебез безне гаепләмәсә, безнең Аллаһы каршында сөйләү ирегебез бар.+
22 Аңардан нәрсә генә сорасак та, ул бирә,+ чөнки без аның әмерләрен үтибез һәм ул хуп күргән эшләр кылабыз.
23 Аның әмере шул: без аның Улы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә+ һәм аның әмере буенча бер-беребезне яратырга тиеш.+
24 Аның әмерләрен үтәүче кеше аның белән бердәмлектә кала, ул үзе дә андый кеше белән бердәмлектә кала.+ Аның безнең белән бердәмлектә булуы безгә ул үзе биргән рух ярдәмендә билгеле.+