Беренче Яхъя 4:1—21

4  Кадерле кардәшләр, иңдерелгән хәбәрләрнең һәрберсенә* ышанмагыз,+ әмма бу хәбәрнең* чыннан да Аллаһыданмы икәнен тикшерегез.+ Чөнки дөньяда күп ялган пәйгамбәрләр пәйда булды.+ 2  Аллаһы иңдергән хәбәрне болай танып була: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен раслаган һәр хәбәр Аллаһыдан иңдерелгән була.+ 3  Гайсәнең кеше булып килгәнен танымаган һәр хәбәр исә Аллаһыдан түгел,+ ә Мәсихнең дошманыннан килә. Сез ишеткәнчә, бу хәбәр килергә тиеш иде,+ һәм хәзер ул инде дөньяда.+ 4  Сез Аллаһыдан, кадерле балаларым, һәм сез андый кешеләрне* җиңдегез.+ Чөнки сезнең белән бердәмлектә торучы Аллаһы+ дөнья белән бердәмлектә торучы Иблистән+ бөегрәк. 5  Дөньядан булганга,+ алар дөньяныкын сөйли, һәм бу дөнья аларны тыңлап тора.+ 6  Без — Аллаһыдан. Аллаһыны белгән кеше безне тыңлый,+ ә Аллаһыдан булмаган кеше безне тыңламый.+ Моңа карап без иңдерелгән дөрес хәбәрне иңдерелгән ялган хәбәрдән аерабыз.+ 7  Кадерле кардәшләр, әйдәгез, бер-беребезне яратып яшик,+ чөнки мәхәббәт Аллаһыдан. Яратучы һәр кеше Аллаһыдан туган була һәм Аллаһыны белә.+ 8  Яратмаучы — Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул.+ 9  Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде.+ Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте.+ 10  Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны+ йолып алучы* корбан итеп җибәрде.+ 11  Кадерле кардәшләр, Аллаһы безне шулай ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга бурычлы.+ 12  Беркемнең дә, беркайчан да Аллаһыны күргәне юк.+ Без киләчәктә дә бер-беребезне яратып яшәсәк, Аллаһы безнең белән булыр һәм аның мәхәббәте бездә камил рәвештә күрсәтелер.+ 13  Без аның белән бердәмлектә булуыбызны һәм аның безнең белән бердәмлектә булуын беләбез, чөнки ул безгә үз рухын бирде. 14  Күктәге Атабыз үз Улын дөньяны коткаручы итеп җибәргән,+ без моны үзебез күрдек һәм моның турында шаһитлек бирәбез. 15  Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Улы булуын таныса,+ Аллаһы аның белән бердәмлектә булыр, һәм ул үзе дә Аллаһы белән бердәмлектә булыр.+ 16  Без үзебез дә Аллаһының мәхәббәтен танып белдек һәм Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтенә ышанабыз.+ Аллаһы — мәхәббәт ул.+ Мәхәббәт юлында йөрүче — Аллаһы белән бердәмлектә кала, һәм Аллаһы да аның белән бердәмлектә кала.+ 17  Шулай итеп, без хөкем көнендә кыюлык* белән сөйли алсын өчен,+ мәхәббәт бездә камил рәвештә күрсәтелә; чөнки Мәсих нинди булган булса, бу дөньяда без дә шундый. 18  Мәхәббәттә курку юк.+ Камил мәхәббәт куркуны юкка чыгара, чөнки курку безне тоткарлап тора. Куркуга бирелгән кешедә мәхәббәт камил рәвештә күрсәтелми.+ 19  Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз.+ 20  Берәрсе: «Мин Аллаһыны яратам»,— диеп тә, үз кардәшен нәфрәт итә икән, ул — ялганчы.+ Чөнки үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше+ үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый.+ 21  Аның безгә биргән әмере шул: Аллаһыны яратучы үз кардәшен дә яратырга тиеш.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухның».
Сүзгә-сүз «һәр рухка».
Ягъни «ялган пәйгамбәрләрне».
Яки «каплаучы».
Яки «ышаныч».

Искәрмәләр

Медиаматериал