Икенче Елъязма 12:1—16

12  Рихәбәмнең патша хакимлеге нык урнаштырылып,+ үзе куәтле булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, ул Йәһвәнең Кануныннан тайпылды,+ һәм аңа бөтен Исраи́л дә иярде. 2  Йәһвәгә карата тугрылыксыз булганнары өчен, Рихәбә́м патшаның идарә итүенең бишенче елында Мисыр патшасы Шуша́к+ Иерусалимга каршы яу белән чыкты. 3  Шушакның 1 200 сугыш арбасы, 60 000 җайдагы бар иде. Шулай ук аның белән Мисырдан исәпсез-хисапсыз гаскәриләр — ливиялеләр, саккимнәр һәм хәбәшләр килде.+ 4  Ул Яһүд җирендәге ныгытылган шәһәрләрне яулап алды һәм ахыр чиктә Иерусалимга килеп җитте. 5  Шулчак Шушактан куркып Иерусалимда җыелган Яһүд мирзалары* белән Рихәбәм янына Шемая́+ пәйгамбәр килде һәм аларга: «Йәһвә болай ди: „Сез мине калдырдыгыз, шуңа күрә мин дә сезне калдырып,+ Шушак кулына тапшырам“»,— диде. 6  Моны ишеткәч, Исраил мирзалары* һәм патша, үзләрен басынкыландырып:+ «Йәһвә гадел»*,— дип әйтте. 7  Йәһвә аларның басынкыланганын күрде. Шунда Йәһвә Шемаяга үзенең мондый сүзләрен җиткерде: «Минем алдымда үзләрен басынкыландырганнары өчен, мин аларны юк итмәм.+ Якын арада мин аларны коткарам. Мин ярсуымны Иерусалимга Шушак аркылы яудырмам. 8  Әмма алар аның хезмәтчеләре булып китәр. Шулчак алар миңа хезмәт итү белән башка ил патшаларына хезмәт итү арасындагы аерманы күрер». 9  Мисыр патшасы Шушак Иерусалимга һөҗүм итеп, Йәһвә йортындагы+ һәм патша сараендагы хәзинәләрне алып чыкты. Ул бар нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаган алтын калканнарны да алып китте.+ 10  Алар урынына бакыр калканнар ясатып, Рихәбәм патша аларны патша йортын саклаган сакчылар* башлыкларына тапшырды. 11  Патша Йәһвәнең йортына барганда, сакчылар калканнар алып, аның белән бергә бара иде, ә соңыннан калканнарны кире сакчылар бүлмәсенә кертеп куя иде. 12  Патша үзен басынкыландырганга, Йәһвәнең аңа булган ярсуы басылды,+ һәм ул аларны тулысынча һәлак итмәде.+ Моннан тыш, Яһүд җирендә игелек кылучы кешеләр дә юк түгел иде.+ 13  Рихәбәм патша Иерусалимда үз хакимлеген ныгытып, патшалык итүен дәвам итте. Рихәбәм 41 яшендә патша булып китте. Ул Иерусалимда — Йәһвә Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан үз исеме өчен урын итеп сайлаган шәһәрдә — 17 ел идарә итте. Патшаның әнисе амунлы Нагама́ иде.+ 14  Әмма Рихәбәм яман булганны кылды, чөнки күңелендә Йәһвәне эзләргә дип ныклы карар итмәгән иде.+ 15  Рихәбәм белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Шемая́+ пәйгамбәр һәм күренешләр тапшыручы Иддәнең+ шәҗәрәдә язылган язуларында бәян ителгән. Рихәбәм белән Йәрәбә́м арасында һәрвакыт сугышлар булып торды.+ 16  Ахыр чиктә Рихәбәм, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына улы Абия́+ патшалык итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «башлыклары».
Яки «башлыклары».
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз «чабарлар».

Искәрмәләр

Медиаматериал