Икенче Елъязма 17:1—19

17  А́саның урынына исә улы Йәһшәфә́т+ патшалык итә башлады. Ул Исраи́л өстеннән үзенең хакимлеген ныгытты.  Йәһшәфәт Яһүдтәге барлык ныгытылган шәһәрләрдә гаскәрләр урнаштырды һәм Яһүд җирендә, шулай ук атасы А́са яулап алган Ифраи́м шәһәрләрендә+ гарнизоннар куйды.  Йәһвә Йәһшәфәт белән иде, чөнки ул Багалларга иярмәде, ә бабасы Давытның юлларыннан йөрде.+  Ул атасы хезмәт иткән Аллаһыны эзләде,+ аның әмерләре буенча яшәде. Ул Исраил кылган эшләрне кылмады.+  Йәһвә аның патшалыгын нык урнаштырды.+ Бөтен Яһүд халкы Йәһшәфәткә бүләкләр китерә иде. Ул бик бай булып китте һәм зур данга иреште.+  Йәһшәфәт, Йәһвә юлларыннан йөреп, тәвәккәл булып китте. Ул хәтта Яһүд җирендәге биеклекләрне+ һәм изге агач баганаларны*+ юк итте.  Идарә итүенең өченче елында ул үз түрәләре Бинхәи́л, Абадия́, Зәкәрия́, Нитани́л һәм Микаяны чакыртып, аларны Яһүд шәһәрләренә халыкны өйрәтергә җибәрде.  Алар белән бергә ле́вилеләр Шемая́, Нитани́, Зәбадия́, Асаи́л, Шәмираму́т, Йәһәната́н, Адания́, Табия́х һәм Табадания́, шулай ук руханилар Илишама́ белән Яһура́м да китте.+  Алар Йәһвәнең Кануны китабын алып, Яһүд җирендә өйрәтә башлады+ һәм бөтен Яһүд шәһәрләре буйлап халыкны өйрәтеп йөрде. 10  Йәһвә Яһүднең тирә-ягындагы барлык патшалыкларны куркуга салды, һәм алар Йәһшәфәткә каршы сугышырга базмады. 11  Филистилеләр Йәһшәфәткә бүләкләр җибәрде һәм акчалата салым түләде. Гарәпләр аңа үз көтүләреннән 7 700 баш сарык тәкәсе һәм 7 700 баш кәҗә тәкәсе китерде. 12  Йәһшәфәтнең куәте артканнан-арта барды.+ Ул Яһүдтә ныгытмалар+ һәм азык-төлек саклау шәһәрләре+ төзүен дәвам итте. 13  Йәһшәфәт Яһүд шәһәрләрендә зур эшләр башкарды. Аның Иерусалимда гаскәриләре — гайрәтле сугышчылары бар иде. 14  Алар нәселләре буенча төркемләнде. Яһүд кабиләсеннән меңбашлары: Адна́х һәм аның белән 300 000 гайрәтле сугышчы,+ 15  шулай ук аның кул астындагы җитәкче Йәһухәна́н һәм аның белән 280 000 сугышчы, 16  шулай ук аның кул астындагы Зикри́ улы Амасия́ (ул Йәһвәгә хезмәт итәргә атлыгып тора иде) һәм аның белән 200 000 гайрәтле сугышчы; 17  Биньями́н кабиләсеннән:+ гайрәтле сугышчы Илья́д һәм аның белән ук-җәя һәм калкан белән коралланган 200 000 кеше,+ 18  аның кул астындагы Яһузаба́д һәм коралланган 180 000 кешесе. 19  Болар да, патша бөтен Яһүд җирендәге ныгытылган шәһәрләрдә+ урнаштырган гаскәрләр кебек, патшага хезмәт итте.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал