Икенче Елъязма 18:1—34

18  Йәһшәфә́т патша бик бай булып китте+ һәм зур данга иреште, шулай да ул Аха́б+ белән туганлашты.*  Берничә ел үткәч, ул Сама́риягә Ахаб янына китте.+ Ахаб патша Йәһшәфәт һәм аның белән килгән кешеләр хакына корбанга күп-күп сарык һәм эре мал чалды. Ул Йәһшәфәтне үзе белән Раму́т-гиладка+ каршы яу белән барырга өндәде.*  Исраи́л патшасы Ахаб Яһүд патшасы Йәһшәфәткә: «Минем белән Рамут-гиладка каршы барасыңмы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Син ничек булсаң, мин дә шулай. Минем халкым — синең халкың. Без сугышка синең белән барабыз»,— диде.  Әмма Йәһшәфәт Исраил патшасына: «Бәлки, башта Йәһвәдән сорарсың?»+ — дип әйтте.  Шунда Исраил патшасы 400 пәйгамбәрне бергә җыеп, алардан: «Безгә Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорады. Тегеләре: «Бар, Аллаһы аны патша кулына тапшырачак»,— дип җавапладылар.  Йәһшәфәт: «Бу җирдә Йәһвәнең бүтән пәйгамбәре бармы?+ Аның аша да сорар идек»,— диде.+  Шулчак Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Әйе, бар тагын бер пәйгамбәр.+ Йәһвәдән аның аша сорап була. Әмма җаным сөйми аны. Минем турында пәйгамбәрлек иткәндә, ул беркайчан да яхшыны сөйләми, һәрвакыт начарны гына сөйли.+ Аның исеме Мика́й, Имла́й улы»,— дип җавап кайтарды. Әмма Йәһшәфәт: «Патша алай сөйләргә тиеш түгел»,— диде.  Шунда Исраил патшасы бер сарай түрәсен чакырып, аңа: «Тиз генә Имлай улы Микайны алып кил»,— диде.+  Исраил патшасы да, Яһүд патшасы Йәһшәфәт тә — һәрберсе патша киеме киеп, Сама́рия капкалары янындагы ындыр янәшәсендә үз тәхетендә утыра иде, ә бөтен пәйгамбәрләр аларның алдында пәйгамбәрлек итә иде. 10  Кәна́н улы Сидкыя́ үзенә тимер мөгезләр ясап, болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Шушы мөгезләр белән сез су́риялеләрне сөзеп ташлап, аларны кырып бетерерсез“». 11  Башка пәйгамбәрләр дә шуны ук әйтте: «Рамут-гиладка бар, син уңышлы булырсың.+ Йәһвә аны патша кулына тапшырачак». 12  Микайны чакырырга дип килгән хәбәрче аңа: «Пәйгамбәрләр бертавыштан патшага җиңү пәйгамбәрлек итә. Синең сүзең дә аларныкы кебек булсын иде,+ син дә яхшыны сөйлә»,— диде.+ 13  Әмма Микай: «Йәһвә белән ант итәм: Аллаһым нәрсә әйтсә, шуны сөйләрмен»+,— дип җавап кайтарды. 14  Аннары ул патша янына килде. Патша аңардан: «Микай, миңа Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорагач, тегесе шунда ук: «Бар, син уңышка ирешерсең. Алар сезнең кулыгызга тапшырылачак»,— дип җавап бирде. 15  Моңа патша: «Йәһвә исеменнән тик дөресен генә сөйлә дип, күпме ант иттерергә була инде сине?» — диде. 16  Шунда тегесе: «Мин бөтен исраиллеләрнең, көтүчесез сарыклар сыман, таулар буйлап таралганын күрәм.+ Йәһвә әйтә: „Юк аларның хуҗалары. Һәрберсе исән-имин генә үз йортына кайтсын“»,— дип җавап кайтарды. 17  Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Әйттем ич, ул минем хакта яхшыны түгел, ә яманны гына пәйгамбәрлек итәчәк дип!» — диде.+ 18  Аннары Микай болай диде: «Хәзер менә Йәһвәнең хәбәрен тыңла. Мин үз тәхетендә утырган+ Йәһвәне һәм аның уң һәм сул ягында басып торган бөтен күк гаскәрен+ күрдем.+ 19  Йәһвә: „Исраил патшасы Ахаб Рамут-гиладка барып һәлак булсын өчен, аны кем ялгыштырыр?“ — дип сорады. Һәм берсе бер нәрсә, икенчесе бүтән нәрсә әйтте. 20  Шулчак бер фәрештә*+ Йәһвә алдына чыгып басты да: „Мин аны ялгыштырырмын“,— диде. Йәһвә аңардан: „Ничек итеп?“ — дип сорагач, 21  тегесе: „Мин чыгам да аның бөтен пәйгамбәрләренең теленә ялган сүзләр салам“,— дип җавап бирде. Аллаһы аңа: „Син аны ялгыштыра алырсың һәм уңышлы булырсың. Бар, шулай эшлә“,— диде. 22  Шуңа күрә Йәһвә бер фәрештәгә синең шушы пәйгамбәрләреңнең теленә ялган сүзләр салырга рөхсәт итте,+ чынында исә Йәһвә сиңа һәлакәт китерәчәге турында игълан итә». 23  Кәнан улы Сидкыя+ Микай+ янына килде дә, аның яңагына сугып,+ болай диде: «Ничек инде Йәһвә рухы мине калдырып, синең белән сөйләшсен ди?»+ 24  Микай аңа: «Ничек дисеңме? Син моны иң түр бүлмәгә кереп качкан көнне белерсең»,— дип җавап кайтарды. 25  Шунда Исраил патшасы болай диде: «Микайны алып китегез һәм шәһәр башлыгы Амо́н белән патша улы Йоа́ш янына илтегез. 26  Аларга әйтегез: „Патша болай ди: „Бу кешене зинданга утыртыгыз+ һәм, мин исән-имин кайтканчыга кадәр, аңа икмәк белән суны гадәттәгедән азрак бирегез“». 27  Микай аңа: «Әгәр син исән-имин әйләнеп кайтсаң, димәк, җиткергән сүзләрем Йәһвәдән түгел»+,— дип җаваплады. Ә аннары: «Барча халыклар, белегез шуны!» — дип өстәде. 28  Шулай итеп, Исраил патшасы һәм Яһүд патшасы Йәһшәфәт Рамут-гиладка+ киттеләр. 29  Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Мин сугыш кырына килеш-килбәтемне үзгәртеп чыгам, ә син үзеңнең патша киемеңне киеп чык»,— диде. Исраил патшасы килеш-килбәтен үзгәртте, һәм алар сугыш кырына аяк басты. 30  Су́рия патшасы исә үзенең арбалы гаскәр башлыкларына: «Исраил патшасыннан башка берсе белән дә — бөеге белән дә, кечесе белән дә сугышмагыз»,— дип боерган иде. 31  Йәһшәфәтне күрү белән арбалы гаскәр башлыклары: «Менә Исраил патшасы»,— дип уйлап куйдылар. Алар, борылып, аңа каршы сугышырга киттеләр. Йәһшәфәт ярдәм сорап кычкыра башлады,+ һәм Йәһвә аңа ярдәм итте. Аллаһы шунда ук аларны башка якка юнәлтте. 32  Аның Исраил патшасы булмаганын аңлагач, арбалы гаскәр башлыклары шунда ук аны эзәрлекләүдән туктады. 33  Әмма бер кеше болай гына* җәясеннән атты, һәм ук, Исраил патшасына тиеп, көбәсенең кабырчыклары арасыннан үтте дә аны яралады. Шунда патша үзенең арбачысына: «Кире борыл, мине сугыш кырыннан* алып чык, мин бик каты яраландым»,— диде.+ 34  Ул көнне сугыш көчәя төште, һәм Исраил патшасын, йөзе белән су́риялеләргә таба карап басып тора алсын өчен, кичкә кадәр арбада тотып торырга туры килде. Ә кояш батып барганда, ул үлде.+

Искәрмәләр

Яки «никах килешүе төзеде».
Яки «кыстады».
Сүзгә-сүз «рух».
Яки «кемне үтерәсен белмәстән».
Сүзгә-сүз «лагерьдан».

Искәрмәләр

Медиаматериал