Икенче Елъязма 19:1—11
19 Яһүд патшасы Йәһшәфә́т исән-сау гына+ Иерусалимга, үзенең йортына кайтты.
2 Күренешләр тапшыручы Хәнанинең+ улы Яхы́й,+ патша каршысына чыгып, болай диде: «Син яманнарга булышырга+ һәм Йәһвәне нәфрәт итүчеләрне яратырга тиеш идеңме соң?+ Шуңа күрә Йәһвәнең сиңа ачуы чыкты.
3 Шулай да Аллаһы синдә яхшылык та тапты:+ син бу җирне изге агач баганалардан* чистарттың, хак Аллаһыны эзләүгә күңелеңне әзерләдең».*+
4 Һәм Йәһшәфәт Иерусалимда яшәвен дәвам итте. Ул, Бәхи́р-шебадан алып Ифраимның таулы җирләренә+ кадәр яшәгән кешеләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә кире кайтарыр өчен,+ янә илгә чыкты.
5 Ул шулай ук бөтен ил буйлап, Яһүдтәге барлык ныгытылган шәһәрләрдә хөкемчеләр билгеләде+
6 һәм аларга болай диде: «Үз эшегезгә игътибарлы булыгыз, чөнки сез кеше өчен түгел, ә Йәһвә өчен хөкем итәсез. Сез хөкем иткәндә, ул сезнең белән.+
7 Йәһвәдән куркыгыз.+ Алдын-артын уйлап эшләгез, чөнки Аллаһыбыз Йәһвә — гадел ул,+ кешеләрне аеру+ һәм ришвәт алу+ дигән нәрсә юк аңарда».
8 Иерусалимда да Йәһшәфәт ле́вилеләрнең, руханиларның һәм Исраилдәге нәсел башлыкларының кайберләрен хөкемчеләр итеп билгеләде. Алар Йәһвә исеменнән хөкем итәргә һәм Иерусалим халкы өчен хөкем карарлары чыгарырга тиеш иде.+
9 Ул аларга мондый боерык бирде: «Йәһвәдән куркып, тугрылык һәм бербөтен* йөрәк белән эш итегез:
10 бүтән шәһәрләрдә яшәгән кан кардәшләрегез кан коюга кагылышлы эш+ белән килгән чакта яки берәр канун, әмер, күрсәтмә я хөкем карарлары белән бәйле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәндә, аларны Йәһвә алдында гаепле булып китмәсеннәр дип кисәтегез; югыйсә аның сезгә һәм сезнең кан кардәшләрегезгә ачуы чыгар. Шулай эшләп, сез гаепле булмассыз.
11 Баш рухани Әмәри́ Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле һәр мәсьәләдә өстегездән башчы булачак.+ Исмәгы́йль улы Зәбадия́ патша эшләре белән бәйле һәр мәсьәләдә Яһүд йортында — җитәкче, ә ле́вилеләр сездә башлыклар булачак. Кыю һәм тырыш булыгыз. Йәһвә яхшы эшләрегезне* фатихаласын».+