Икенче Елъязма 20:1—37

20  Шул вакыйгалардан соң моаблылар+ һәм амунлылар+ амуниларның* кайберләре белән бергә Йәһшәфәткә каршы яу белән чыкты.  Шунда Йәһшәфәткә килеп, болай диделәр: «Диңгез* ягыннан, Эдомнан,+ сиңа каршы гаять күп кеше килә. Алар инде Хазазу́н-тамарда, Эн-гәдидә».+  Шулчак Йәһшәфә́т куркуга төште һәм Йәһвәне эзләргә булды.+ Ул бөтен Яһүд җирендә ураза игълан итте.  Бөтен Яһүд халкы, Йәһвәдән ярдәм сорар өчен, бергә җыелды.+ Йәһвәдән җитәкчелек эзләр өчен, алар бөтен Яһүд шәһәрләреннән килде.  Шунда Йәһшәфәт Йәһвәнең йортындагы яңа ишегалды каршысына, Яһүд һәм Иерусалим җыелышы алдына басып,  болай диде: «И ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвә! Син бит күкләрдәге Ходай!+ Бөтен патшалыклар синең хакимлегең астында.+ Көч-куәт тә, кодрәт тә синең кулыңда. Сиңа каршы һичкем тора алмый.+  И Аллаһыбыз, син шушы җирдә яшәгән кешеләрне халкың Исраи́л алдыннан куып җибәреп, бу җирне мәңгелек мирас итеп дустың Ибраһимның токымына* бирдең!+  Алар монда төпләнде һәм синең исемең хакына изге урын төзеп,+ болай диде:  „Өстебезгә бәла төшсә, әйтик, кылыч я җәза янаса, кизү я ачлык башланса, без шушы йорт алдына һәм синең алдыңа килеп (чөнки бу — синең исемең белән аталган йорт),+ кайгыга төшкән килеш сиңа ярдәм сорап аваз салгач, безне ишетче һәм коткарчы“.+ 10  Һәм менә, амунлылар, моаблылар һәм Сәгы́йр тауларында+ яшәүчеләр монда килгән. Исраиллеләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, син үз халкыңа аларның җирләрен басып алырга рөхсәт итмәгән идең, һәм ата-бабаларыбыз башка юл белән китеп, аларны җир йөзеннән юк итмәде.+ 11  Хәзер алар яхшылыкка яманлык белән кайтара: монда килеп, безне син безгә мирас итеп биргән җирдән куып чыгармакчы була.+ 12  И Аллаһыбыз, әллә син аларны җәзага тартмассыңмы?+ Безгә каршы килүче шушы гаять күп кешеләр алдында көчсез без. Без нәрсә эшләргә дә белмибез,+ әмма күзләребез сиңа төбәлгән».+ 13  Ул арада бөтен Яһүд кешеләре үзләренең хатыннары белән бергә Йәһвә алдында басып тора иде. Алар балалары һәм сабыйлары белән килгәннәр иде. 14  Шулчак җыелган халык арасында торган, ле́виле Аса́ф токымыннан булган Яхәзиилгә Йәһвә рухы иңде. (Ул Маттания́ улы Яи́л улы Бинья́һ улы Зәкәриянең улы иде.) 15  Яхәзии́л болай диде: «Бөтен Яһүд белән Иерусалим халкы һәм Йәһшәфәт патша, тыңлагыз! Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу гаять зур гаскәрдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын, чөнки бу сугыш сезнеке түгел, ә Аллаһыныкы.+ 16  Иртәгә аларга каршы чыгыгыз. Алар Зис үткеле аша үтәчәкләр. Сез аларны Яруи́л чүле янында, үзән* очында очратырсыз. 17  Сезгә бу сугышта катнашырга туры килмәс. Шунда басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз+ һәм Йәһвәнең сезне коткарачагын күрегез.+ Әй Яһүд һәм Иерусалим, курыкмагыз, котыгыз алынмасын!+ Иртәгә аларга каршы чыгыгыз, һәм Йәһвә сезнең белән булыр“».+ 18  Шунда Йәһшәфәт тез чүгеп, җиргә кадәр иелде, һәм бөтен Яһүд белән Иерусалим халкы да Йәһвә алдында тез чүгеп, Йәһвәгә сәҗдә кылды. 19  Аннары коһатлылар+ белән корахлылар токымыннан булган ле́вилеләр, Исраил Аллаһысы Йәһвәне каты тавыш белән мактар өчен, торып бастылар.+ 20  Киләсе көнне иртән иртүк торып, алар Тикуа́+ чүленә киттеләр. Юлда чакта Йәһшәфәт, халык алдына басып, болай диде: «Әй Яһүд һәм Иерусалим халкы, тыңлагыз мине! Аллаһыгыз Йәһвәгә иман итегез, шулчак сез нык торачаксыз! Пәйгамбәрләренә иман итегез,+ һәм уңышлы булырсыз». 21  Халык белән киңәшләшеп алганнан соң, Йәһшәфәт, гаскәриләр алдында җырлап барсыннар өчен, җырчылар билгеләде.+ Алар изге купшы киемдә: «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»+,— диеп, Йәһвәне мактап барырга тиеш иделәр. 22  Алар шатлык-сөенеч белән Аллаһыны мактап җырлый башлагач, Йәһвә Яһүд җиренә бәреп кергән амунлыларга, моаблыларга һәм Сәгыйр тауларында яшәүчеләргә каршы поскын* куйды, һәм алар бер-берсен һәлак итә башлады.+ 23  Амунлылар белән моаблылар, Сәгыйр тауларында+ яшәүчеләргә каршы күтәрелеп, аларны кырып-себереп ташлады. Сәгыйр халкын кырып салганнан соң, алар бер-берсен үтереп бетерде.+ 24  Яһүд халкы исә чүлдәге+ күзәтү манарасына килде. Караса, ни күрсен, җирдә мәетләр ята.+ Исән калган берәү дә юк. 25  Шунда Йәһшәфәт һәм аның кешеләре ганимәт җыярга китте. Алар анда бик күп байлык, киемнәр, затлы әйберләр тапты. Алар шулкадәр күп әйбер җыйды, хәтта җыйганнары күтәреп алып китәрлек тә түгел иде.+ Кулга төшкән табыш бик күп булганлыктан, алар аны өч көн буе ташыды. 26  Ә дүртенче көнне алар Бирәхә́ үзәнендә җыелып, шунда Йәһвәгә мактаулар белдерде.* Шуңа күрә ул урынны әле дә Бирәхә* үзәне дип йөртәләр.+ 27  Шуннан соң бөтен Яһүд һәм Иерусалим кешеләре, Йәһвәнең үзләренә дошманнары өстеннән җиңү биргәненә шатлана-шатлана, Йәһшәфәт җитәкчелегендә Иерусалим шәһәренә кайтты.+ 28  Алар Иерусалимга кыллы уен кораллары, арфа+ уйнап һәм быргы+ кычкыртып кайтып керделәр һәм Йәһвә йортына+ киттеләр. 29  Йәһвәнең Исраил дошманнарына каршы сугышканы турында ишеткәч, бөтен патшалыкларны Аллаһыдан курку биләп алды.+ 30  Шулай итеп, Йәһшәфәт патшалыгында чуалышлар-ниләр булмады, һәм аның Аллаһысы аңа бар яктан тынычлык бирде.+ 31  Йәһшәфәт Яһүд өстеннән идарә итүен дәвам итте. Ул 35 яшендә патша булып китте һәм Иерусалимда 25 ел хакимлек итте. Аның әнисе Шилхи́ кызы Әзүбә́ иде.+ 32  Йәһшәфәт үз атасы А́са юлларыннан йөрде,+ бер дә тайпылмый йөрде һәм Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды.+ 33  Әмма биеклекләр юк ителмәде.+ Халык һаман әле үз ата-бабаларының Аллаһысын эзләр өчен күңелләрен әзерләмәгән иде.+ 34  Йәһшәфәт белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Исраил патшалары китабына кертелгән Хәнани́+ улы Яхы́й+ язмаларында бәян ителгән. 35  Шуннан соң Яһүд патшасы Йәһшәфәт яманлык кылып яшәгән+ Исраил патшасы Әһәзия́ белән килешү төзеде. 36  Йәһшәфәт, Таршишка йөзү өчен,+ аның белән кораблар төзергә килеште, һәм алар Исиу́н-гәбирдә+ кораблар төзеде. 37  Әмма Мәриштән булган Дүдәяһнең улы Илгазә́р: «Әһәзия белән килешү төзегәнең өчен, Йәһвә синең эшләреңне таркатачак»+,— диеп, Йәһшәфәткә каршы пәйгамбәрлек итте. Шуңа күрә аның кораблары һәлакәткә дучар булды,+ һәм алар инде Таршишка йөзә алмады.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «мәүнлеләрнең».
Күрәсең, Үле диңгез.
Сүзгә-сүз «орлыгына».
Яки «елга үзәне».
Ягъни засада.
Сүзгә-сүз «Йәһвәне фатихалады».
Мәгъ. «фатиха».

Искәрмәләр

Медиаматериал