Икенче Елъязма 22:1—12
22 Аннары Иерусалим халкы Яһура́м урынына аның иң кече улы Әһәзияне* патша итеп куйды, чөнки гарәпләр белән бергә килгән талаучылар өере, лагерьга һөҗүм итеп, Яһурамның бөтен олы улларын үтереп бетергән иде.+ Шулай итеп, Яһурам улы Әһәзия́ Яһүд өстеннән идарә итә башлады.+
2 Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде.
3 Ул да Аха́б йортындагылар юлыннан йөрде,+ чөнки аның анасы аңа яман эшләрдә киңәшче иде.
4 Ул, Ахаб йортындагылар кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, чөнки әтисенең үлеменнән соң алар, аның киңәшчеләре булып китеп, аны һәлакәт юлына бастырды.
5 Аларның киңәшенә колак салып, ул Исраи́л патшасы Ахаб улы Яһурам белән бергә Раму́т-гиладка+ Су́рия патшасы Хәзаилгә+ каршы сугыш белән чыкты. Анда Яһурамны укчылар яралады.
6 Шулчак ул, Рамада* Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайтты.+
Ахаб улы Яһурам+ яраланганга* күрә, Яһүд патшасы Яһурам+ улы Әһәзия* Йәзриилгә аны күреп кайтырга китте.+
7 Әһәзиянең Яһурам янына баруы Аллаһы ихтыяры буенча иде, чөнки шулай итеп Ул аны һәлак итмәкче иде. Әһәзия килгәч, алар Яһурам белән бергә Нәмшинең оныгы Яхыйны+ каршы алырга чыкты. (Ә моңа кадәр Йәһвә Яхыйны Ахаб йортын юк итү өчен майлаган иде.)+
8 Яхы́й Ахаб йортына чыгарылган хөкемне гамәлгә ашыра башлады. Ул Яһүд мирзаларын* һәм Әһәзиягә хезмәт иткән Әһәзия абыйларының улларын эзләп табып, аларны үтерде.+
9 Аннары ул Әһәзиянең үзен дә эзли башлады. Кешеләр аны Сама́риядә качып ятканда кулга алып, Яхый алдына китерделәр. Аны үтерделәр һәм: «Ул Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән+ Йәһшәфәтнең оныгы»,— диеп, җирләделәр.+ Шулай итеп, Әһәзия йортында патшалык итә алырлык куәте булган берәү дә калмады.
10 Әһәзиянең әнисе Аталия+ исә, улының үлгәнен күргәч, Яһүд йортының бөтен патша нәселен кырып ташларга булды.+
11 Әмма патша кызы Йәһашәбә́т Әһәзиянең улы Йәһуәшне+ үлем куркынычы янаган патша уллары арасыннан яшертен генә алып чыгып китте дә аның сөт анасы белән бергә эчке йокы бүлмәсендә качырып тотты. Яһурам+ патшаның кызы Йәһашәбәт (ул исә Йода́й+ руханиның хатыны һәм Әһәзиянең бертуган кыз кардәше иде) Йәһуәшне Аталиядән яшереп кала алганга, Йәһуә́ш исән калды.+
12 Аны алты ел Аллаһы йортында яшереп тоттылар. Ул елларда илдә Аталия патшалык итте.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «кызы».
^ Рамут-гиладның кыска формасы.
^ Кайбер евр. кулъязмаларында «Азария».
^ Яки «авырганга».
^ Яки «башлыкларын».