Икенче Елъязма 25:1—28
25 Патшалык итә башлаганда Амазиягә 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәһәддә́н, ул Иерусалимнан иде.+
2 Амазия́, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәсә дә, аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт итмәде.
3 Үзенең патшалык хакимлеген ныгыту белән, ул үз әтисен — патшаны үтергән хезмәтчеләрен үтерде,+
4 әмма аларның улларын һәлак итмәде. Моны ул Йәһвәнең Муса кануны китабында язылган мондый әмере буенча эшләде: «Аталар улларының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел, һәм угыллар аталарының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел. Һәркем үз гөнаһы өчен үләргә тиеш».+
5 Амазия́ бөтен Яһүдне бергә җыйды һәм Яһүд белән Биньями́н хакына халыкны нәселләре буенча, меңбашлары һәм йөзбашлары җитәкчелеге астында төркемләп бастырды.+ Ул 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атларның санын исәпләде,+ һәм аның гаскәрендә сөңге һәм зур калкан тотып сугыша белгән, хәрби хезмәткә яраклы 300 000 оста* сугышчы булып чыкты.
6 Ул шулай ук 100 талант* көмешкә Исраилдән 100 000 гайрәтле сугышчы яллады.
7 Әмма Аллаһының бер бәндәсе аның янына килеп, болай диде: «Патша, Исраи́л гаскәрен үзең белән алып барма, чөнки Йәһвә Исраилдә юк,+ Ул ифраимлыларның берсе белән дә түгел.
8 Сугышка үзең генә бар, батырларча эш ит. Югыйсә Аллаһының сине дошман алдында егып салуы бар. Ходайның ярдәм итәргә дә, егып салырга да көче бар бит».+
9 Шунда Амазия Аллаһы бәндәсенә: «Мин бит Исраил гаскәриләренә 100 талант көмеш түләдем!» — диде. Тегесе: «Йәһвә сиңа аннан да күбрәкне бирә ала»+,— дип җаваплады.
10 Шунда Амазия Ифраимнан килгән гаскәриләрне өйләренә кайтарып җибәрде. Әмма аларның Яһүдкә бик нык ачулары чыкты, һәм алар ярсудан очына-очына кайтып китте.
11 Амазия, кыюлыгын җыеп, үз гаскәриләрен Тозлы үзәнгә+ алып китте. Шунда ул 10 000 Сәгы́йр кешесен кырып салды,+
12 ә 10 000 ен Яһүд кешеләре тереләй кулга алды. Аларны кыя кырыена китерделәр дә шуннан бәреп төшерделәр, берсе дә исән калмады.
13 Амазия үзе белән сугышка алмаган, ә кире кайтарып җибәргән сугышчылар исә,+ Сама́риядән+ алып Бәйтхарунга+ кадәрге Яһүд шәһәрләренә һөҗүмнәр ясап, шул җирдәге 3 000 кешене үтерде һәм бик күп табышны кулга төшерде.
14 Әмма эдомлыларны тар-мар иткәннән соң, Амазия үзе белән Сәгыйр кешеләренең илаһларын алып кайтты. Ул аларны үзенә илаһлар итте+ һәм аларга табынып, корбаннар төтәтә башлады.
15 Шунда Йәһвәнең Амазиягә бик нык ачуы чыкты. Пәйгамбәрен җибәреп, ул аңа: «Үз халкын синең кулыңнан коткара алмаган илаһларга ник табынасың?»+ — дип әйтте.
16 Пәйгамбәрнең сүзен өзеп, патша: «Без сине патша киңәшчесе иттекме әллә?+ Җитте!+ Үләсең киләме әллә?» — диде. Пәйгамбәр тынып калды, әмма: «Миңа шунысы билгеле: кылган эшең өчен һәм киңәшемә колак салмаганың өчен, Аллаһы синең гомереңне алырга булды»+,— дип өстәп куйды.
17 Киңәшчеләре белән киңәшләшеп алганнан соң, Яһүд патшасы Амазия Исраил патшасы Яхы́й улы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәшкә: «Кил, йөзгә-йөз чыгып сугышыйк»*,— дигән хәбәр җибәрде.+
18 Шулчак Исраил патшасы Йәһуә́ш Яһүд патшасы Амазиягә мондый хәбәр җибәрде: «Ливандагы чәнечкеле үсемлек Лива́н эрбетенә: „Кызыңны улыма хатынлыкка бир“,— дигән хәбәр җиткергән. Әмма Ливандагы бер кыргый хайван шул чәнечкеле үсемлекне таптап үтеп киткән.
19 Син: „Мин Эдомны тар-мар иттем“+,— дисең. Йөрәгең горурланып китте, үзенә дан эзли. Өеңдә генә тик утыр. Нигә сиңа үз башыңа бәла алырга? Үзең дә, Яһүд тә һәлак булмагае».
20 Әмма Амазия тыңламады,+ чөнки бу Аллаһы ихтыяры иде. Эдо́м илаһларына табынганнары өчен,+ Ул аларны дошман кулына тапшырырга булды.+
21 Шулчак Исраил патшасы Йәһуәш Яһүд патшасы Амазия белән Яһүд җирендәге Бәйтшемештә+ йөзгә-йөз чыгып сугышты.
22 Яһүд кешеләре исраиллеләрдән җиңелеп, һәммәсе дә үз өйләренә* качты.
23 Бәйтшеме́ш янында Исраил патшасы Йәһуәш Йәһуәһә́з* улы Йәһуәшнең улын — Яһүд патшасы Амазияне әсирлеккә алды. Аннары ул аны Иерусалимга алып килде һәм Иерусалим стенасын — Ифраи́м капкасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәрге 400 терсәк* озынлыктагы араны җимерде.
24 Ул Оби́д-эдомның карамагында булган Аллаһы йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен алтын-көмешне һәм бөтен әйберләрне,+ шулай ук тотыкларны* үзе белән Сама́риягә алып китте.
25 Исраил патшасы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәш+ үлгәннән соң, Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазия+ 15 ел яшәде.+
26 Амазия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.
27 Амазия Йәһвәне калдырганнан соң, Иерусалимда аңа каршы яшерен килешү төзи башладылар,+ һәм ул Лакишка качып китте. Әмма аның артыннан Лакишка кешеләр җибәреп, аны шунда үтерделәр.
28 Аны атларда алып кайтып, Яһүд шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «сайланган».
^ Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «йөзгә-йөз очрашыйк».
^ Сүзгә-сүз «чатырларына».
^ Як. 178 м. Ә14 кушымт. к.
^ Аны Әһәзия дип тә атаганнар.
^ Ягъни заложникларны.