Икенче Елъязма 34:1—33

34  Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+  Ул Йәһвәнең күзендә дөрес булганны кылды һәм, уңга да, сулга да тайпылмыйча, бабасы Давыт эзләреннән йөрде.  Идарә итүенең 8 нче елында, әле малай чагында, ул бабасы Давыт Аллаһысын эзли башлады,+ ә 12 нче елында Яһүдне һәм Иерусалимны биеклекләрдән,+ изге агач баганалардан,* сыннардан+ һәм потлардан* чистарта башлады.+  Патшаның күзе алдында Багалларның мәзбәхләрен җимерделәр. Ул алар өстендәге фимиам мәзбәхләрен чабып ташлады, шулай ук изге агач баганаларны,* сыннарны, потларны* челпәрәмә китереп, тузан итте һәм аларга корбаннар китергән кешеләрнең каберләре өстенә сипте.+  Ул руханиларның сөякләрен аларның мәзбәхләрендә яндырды.+ Шулай итеп ул Яһүдне дә, Иерусалимны да чистартты.  Йошия́ патша Манашше́, Ифраи́м,+ Шимо́н шәһәрләрендә һәм хәтта Нәфтәли́ шәһәрләрендә һәм аларның әйләнәсендәге җимерек урыннарда  мәзбәхләрне ватты, изге агач баганаларны* һәм сыннарны+ җимереп, тузанга әйләндерде. Ул Исраи́л җирендәге барлык фимиам мәзбәхләрен чабып ташлады.+ Аннары ул Иерусалимга кайтты.  Идарә итүенең 18 нче елында, илне һәм гыйбадәтханәне* чистартканнан соң, Йошия Әзлияһнең улы Шафанны,+ шәһәр башлыгы Маасияне һәм Йоһа́з улы елъязмачы Йохакны үз Аллаһысы Йәһвәнең йортын төзекләндерергә җибәрде.+  Алар баш рухани Хилкыя́ янына килеп, аңа Аллаһы йортына китерелгән акчаны тапшырдылар. Бу акчаны капка сакчылары булып хезмәт итүче ле́вилеләр Манашшедан, Ифраимнан һәм Исраилнең бүтән кабиләләреннән,+ шулай ук Яһүд, Биньями́н кабиләләреннән һәм Иерусалим халкыннан җыйганнар иде. 10  Акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирделәр. Йәһвә йортындагы эшчеләр исә акчаны йортны төзәтү һәм төзекләндерү өчен кулланды. 11  Акчаны, юнылган ташлар, агач материаллары сатып алу өчен, һөнәрчеләр белән төзүчеләргә бирделәр. Төзү материаллары Яһүд патшалары аркасында җимерек хәлгә килгән биналарны ныгыту һәм яңарту өчен сарыф ителде.+ 12  Бу кешеләр эшләрен намуслы башкарды.+ Алар өстеннән күзәтчеләр итеп ле́вилеләр: Мерари́ токымыннан+ Яхә́т белән Абадия́, Коһа́т токымыннан+ Зәкәрия́ белән Мәшулла́м билгеләнде. Оста музыкантлар булган ле́вилеләр+ 13  гади эшчеләр* өчен җаваплы иде һәм һәртөрле эшләр башкарган бөтен эшчеләр өстеннән күзәтчеләр иде. Кайсыбер ле́вилеләр сәркатип, җитәкче һәм капка сакчысы булып хезмәт итте.+ 14  Ле́вилеләр Йәһвә йортына китерелгән акчаны+ алып чыккан вакытта Хилкыя рухани Йәһвәнең Муса аша бирелгән+ Канун китабын+ тапты. 15  Шунда Хилкыя сәркатип Шафанга: «Мин Йәһвә йортында Канун кулъязмасын таптым»,— диде һәм кулъязманы Шафанга бирде. 16  Шафа́н бу кулъязманы патшага китереп, болай диде: «Хезмәтчеләрең үзләренә тапшырылган бөтен эшне башкара. 17  Алар Йәһвә йортында булган акчаны бушатып, билгеләнгән ир-атлар һәм эшчеләр кулына бирделәр». 18  Сәркатип Шафан патшага шулай ук: «Хилкыя рухани миңа бер кулъязма бирде»+,— дип әйтте һәм патша алдында аны укый башлады.+ 19  Канундагы сүзләрне ишетү белән патша өстендәге киемен ертып җибәрде.+ 20  Аннары патша Хилкыяга, Шафан улы Әхикәмгә,+ Мика́й улы Абдонга, сәркатип Шафанга һәм патша хезмәтчесе Асаяга болай дип боерды: 21  «Барыгыз, Йәһвәдән минем өчен һәм Исраил белән Яһүдтә калганнар өчен, табылган шушы кулъязмадагы сүзләр турында сорагыз, чөнки Йәһвәнең өстебезгә түгеләчәк ярсуы бик көчле. Ата-бабаларыбыз бит Йәһвәнең сүзен үтәмәгәннәр һәм бу кулъязмада язылган сүзләр буенча яшәмәгәннәр».+ 22  Шунда Хилкыя һәм патша җибәргән кешеләр Хөлдә́ исемле пәйгамбәр хатын+ янына киттеләр. Ул Харха́с улы Тәкъвинең улы кием саклаучы Шалумның хатыны иде. Ул Иерусалимда, Яңа шәһәрдә яши иде. Аларның сүзләрен тыңлаганнан соң,+ 23  Хөлдә болай диде: «Исраил Аллаһысы Йәһвәнең сүзе мондый: „Сезне минем яныма җибәргән кешегә әйтегез: 24  „Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы алдында укылган кулъязмадагы бөтен ләгънәт сүзләрен+ чынга ашырып, мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә бәла китерәм.+ 25  Мине калдырганнары,+ бүтән илаһларга корбаннар төтәткәннәре һәм шулай итеп бөтен эшләре белән күңелемне рәнҗеткәннәре* өчен,+ мин шушы җиргә ярсуымны түгәрмен, һәм ярсуым басылмас“.+ 26  Сезне Йәһвәдән сорарга җибәргән Яһүд патшасына исә әйтегез: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: 27  „Бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә карата әйткән сүзләремне ишетеп,+ моны сизгер* күңел белән кабул иткәнгә, үзеңне Аллаһы алдында басынкыландырганга, әйе, үзеңне минем алдымда басынкыландырганга һәм шулай ук өстеңдәге киемеңне ертып, минем алдымда елаганга, мин дә сине ишеттем+,— дип әйтә Йәһвә.— 28  Шуңа күрә син ата-бабаларыңа кушылырсың, сине үз кабереңә тынычлыкта салачаклар, һәм синең күзләрең мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә китерергә җыенган бөтен бу бәлане күрмәячәк“».+ Шуннан соң алар моның барысын патшага җиткерде. 29  Шунда патша, хәбәр җибәреп, Яһүд белән Иерусалимдагы бөтен өлкәннәрне җыйды.+ 30  Аннары патша Йәһвәнең йортына китте. Аның белән бергә бөтен Яһүд халкы, Иерусалимда яшәүчеләр, руханилар һәм ле́вилеләр — олысыннан кечесенә хәтле бөтен халык китте. Ул аларга Йәһвә йортында табылган килешү китабындагы бөтен сүзләрне кычкырып укыды.+ 31  Йошия патша үз урынында басып торган килеш бу китапта язылган килешүнең бөтен сүзләрен тотып,+ Йәһвә юлыннан йөриячәге, аның әмерләрен, искә төшерүләрен һәм күрсәтмәләрен бөтен йөрәге һәм бөтен җаны* белән+ үтәп яшәячәге турында Йәһвә алдында килешү төзеде.*+ 32  Ул шулай ук Иерусалимда һәм Биньямин җирендә булган кешеләрне бу килешүгә кушылырга дәртләндерде. Һәм Иерусалим халкы Аллаһының — ата-бабалары Аллаһысының килешүе буенча эш итте.+ 33  Аннары Йошия исраиллеләрнең җирләрендәге барлык җирәнгеч нәрсәләрне* юк итте+ һәм Исраилдәге һәрбер кешегә Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итәргә булышты. Ул яшәгән вакыт дәвамында халык үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә юлыннан тайпылмады.

Искәрмәләр

Яки «металл потлардан».
Яки «металл потларны».
Сүзгә-сүз «йортны».
Яки «йөк ташучылар».
Яки «ачуымны чыгарганнары».
Яки «тыңлаучан». Сүзгә-сүз «йомшак».
Яки «килешүне яңартты».
Яки «потларны».

Искәрмәләр

Медиаматериал