Икенче Елъязма 7:1—22
7 Сөләйман үз догасын әйтеп бетергәч,+ күктән ут иңеп,+ бөтен корбаннарны ялмап алды, һәм йорт Йәһвә даны белән тулды.+
2 Руханилар Йәһвә йортына керә алмады, чөнки Йәһвә йорты Йәһвәнең даны белән тулган иде.+
3 Ут иңүен һәм йорт өстендә Йәһвәнең даны хасил булуын күргәч, таш түшәлгән ишегалдында торган бөтен Исраи́л халкы тезләнде дә йөзтүбән капланды һәм: «Ул игелекле. Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— диеп, Йәһвәгә рәхмәтләр белдерде.
4 Аннары патша һәм бөтен халык Йәһвә хозурында корбаннар китерде.+
5 Сөләйман патша корбанга 22 000 баш эре мал һәм 120 000 баш сарык китерде. Шулай итеп патша һәм бөтен халык тантаналы рәвештә Аллаһы йортын ачты.*+
6 Руханилар билгеләнгән урыннарында тора иде. Ле́вилеләр дә, Йәһвәне мактап җырлаганда кулланылган уен коралларын тотып, үз урыннарында тора иде.+ (Давыт патша бу коралларны алар* белән Аллаһыны мактаганда Йәһвәгә: «Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип рәхмәт белдерү өчен ясаган иде.) Руханилар алар алдында яңгыратып быргыда уйный иде,+ ә бөтен исраиллеләр аягүрә басып тора иде.
7 Аннары Сөләйман, яндыру корбаннарын+ һәм татулык корбаннарының маен корбан итеп китерер өчен, Йәһвә йорты алдындагы ишегалдының урта өлешен изгеләндерде, чөнки яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре+ һәм корбаннарның мае Сөләйман ясаган бакыр мәзбәхкә+ сыеп бетәрлек түгел иде.+
8 Шунда Сөләйман бөтен Исраил белән — ерак Лебо́-хаматтан* алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәрге җирләрдән килгән кешеләрнең гаять зур җыелышы белән бергә 7 көнлек бәйрәм* үткәрде.+
9 Сигезенче көнне* исә изге җыелыш үткәрделәр,+ чөнки мәзбәхне багышлау — 7 көн һәм бәйрәм дә 7 көн дәвам итте.
10 Җиденче айның 23 нче көнендә ул халыкны өйләренә кайтарып җибәрде. Алар шатлана-шатлана+ һәм күңелләреннән Йәһвәнең Давытка, Сөләйманга һәм үз халкы Исраилгә күрсәткән игелегенә сөенә-сөенә кайтып киттеләр.+
11 Шулай итеп, Сөләйман Йәһвә йортын һәм патша сараен төзеп бетерде.+ Ул Йәһвә йорты һәм үзенең сарае өчен күңелендә нәрсә эшләргә ниятләсә, шуларның барысын уңышлы башкарып чыкты.+
12 Аннары Йәһвә Сөләйманга төнлә төшендә күренеп,+ болай диде: «Мин синең догаңны ишеттем һәм бу урынны үзем өчен корбан китерү йорты итеп сайладым.+
13 Мин күк капкаларын ябып, яңгырларны туктаткач, саранчаларга җир өстендәге үсемлекләрне ашап бетерергә кушкач һәм халкыма кизү җибәргәч,
14 минем исемем белән аталган халкым+ үзен басынкыландырып,+ миңа дога кылса, мине эзләсә һәм үзләренең яман юлларын калдырса,+ мин аларны күктән ишетеп, гөнаһларын ярлыкармын һәм җирләрен савыктырырмын.+
15 Хәзердән башлап мин кешеләрнең шушы урында кылган догаларын һәрвакыт колак салып тыңлармын һәм күз карашымны аларга юнәлтермен.+
16 Һәм хәзер мин бу йортны исемем мәңге шунда булсын дип сайлыйм һәм изгеләндерәм.+ Күз карашым һәрчак шушы урынга юнәлер һәм күңелем һәрвакыт шунда булыр.+
17 Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, мин кушканның барысын да эшләп, минем алдымда йөрсәң, күрсәтмәләремне һәм хөкемнәремне үтәп яшәсәң,+
18 мин, әтиең Давытка: „Синең токымнарың Исраил өстеннән мәңге идарә итәчәк“+,— диеп, аның белән төзегән килешүем буенча,+ синең патшалык тәхетеңне мәңгегә урнаштырырмын.+
19 Ә инде сез читкә тайпылып, сезгә биргән әмерләремне, күрсәтмәләремне үтәүдән баш тартсагыз һәм бүтән илаһларга хезмәт итеп, аларга сәҗдә кыла башласагыз,+
20 мин Исраилне үзләренә биргән җиремнән тамыры белән йолкып чыгарырмын+ һәм исемем хакына изгеләндергән шушы йортны күз алдымнан алып ташлармын, аны бөтен халыклар алдында адәм көлкесе* итәрмен һәм мәсхәрәгә төшерермен.+
21 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер. Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар+ да: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+
22 Шунда: „Чөнки алар үзләрен Мисыр җиреннән чыгарган,+ ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырганнар+ һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар.+ Менә шуңа күрә ул аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
Искәрмәләр
^ Яки «багышлады».
^ Күрәсең, левилеләргә карый.
^ Яки «Хаматның керү урыныннан».
^ Ягъни Куыш кору бәйрәме.
^ Бәйрәмнән соң икенче көнне, ягъни 15 нче көнне.
^ Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».