Икенче Ишмуил 10:1—19

10  Соңрак амунлыларның+ патшасы үлеп китте, һәм аның урынына улы Хану́н патшалык итә башлады.+  Бу хакта ишеткәч, Давыт: «Әтисе Наха́ш миңа игелек* күрсәткән кебек, мин дә Ханунга игелек күрсәтим әле»,— диде. Шунда Давыт, әтисен югалтканга кайгырган Ханунны юатырга дип, үз хезмәтчеләрен җибәрде. Әмма Давытның хезмәтчеләре амунлыларның җиренә килгәч,  амунлыларның түрәләре хуҗалары Ханунга болай диде: «Давыт, юатучылар җибәреп, әтиеңә ихтирам күрсәтә дип уйлыйсыңмы әллә? Ул үз хезмәтчеләрен шәһәрне карап, күзәтеп чыгарга җибәргән түгелме соң? Ул бит шәһәребезне җимерергә уйлый».  Шунда Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алып, сакалларын яртылаш кырып ташлады,+ ә аннары өс киемнәренең билдән түбән өлешен кисеп алды да өйләренә кайтарып җибәрде.  Давытка моның турында хәбәр иткәч, ул шунда ук аларны каршы алырга кешеләр җибәрде, чөнки аларны зур мәсхәрәгә калдырган иделәр. Патша аларга: «Сакалларыгыз үскәнче Әрихәдә+ калыгыз, аннары кайтырсыз»,— диде.  Давыт патшаның күңелендә нәфрәт уятканнарын аңлагач, амунлылар, илчеләр җибәреп, Бәйтрәху́б+ белән Собадан+ 20 000 су́рияле җәяүле гаскәрине, Мага́х+ патшасы белән 1 000 кешесен һәм Иштубтан 12 000 кеше яллады.+  Моны ишеткәч, Давыт Йоһабны һәм бөтен гаскәрен, шул исәптән иң гайрәтле кешеләрен, сугышка җибәрде.+  Шунда амунлылар, чыгып, шәһәр капкалары янында хәрби тәртиптә тезелеп бастылар. Соба́ белән Рәхубтан булган су́риялеләр исә Ишту́б* һәм Магах белән бергә кырда аерым тордылар.  Дошманнарның алдан да, арттан да һөҗүм иткәннәрен күргәч, Йоһа́б Исраилнең иң яхшы гаскәриләрен сайлап, аларны су́риялеләргә каршы чыгар өчен хәрби тәртиптә тезде.+ 10  Калган сугышчыларны ул үзенең бертуганы Абиша́й+ җитәкчелегенә тапшырды. Алар хәрби тәртиптә амунлыларга+ каршы чыгарга тиеш иде. 11  Аннары Йоһаб болай диде: «Су́риялеләр мине җиңә башласа, сез миңа ярдәмгә килерсез, ә инде амунлылар сезне җиңә башласа, мин сезгә ярдәмгә ашыгырмын. 12  Халкыбыз һәм Аллаһыбыз шәһәрләре хакына нык һәм кыю булыйк,+ һәм Йәһвә үз ихтыяры буенча эш итәр».+ 13  Шунда Йоһаб үз кешеләре белән су́риялеләргә һөҗүм итә башлады, һәм тегеләре алардан качты.+ 14  Су́риялеләрнең качканын күргәч, амунлылар да Абишайдан шәһәргә качтылар. Шуннан соң Йоһаб Иерусалимга кайтты. 15  Су́риялеләр, үзләренең җиңелгәннәрен аңлагач, кабат бергә җыелдылар.+ 16  Һададза́р+ бөек елга*+ тирәсендәге су́риялеләр артыннан җибәрде. Шунда алар Һададзарның гаскәр башлыгы Шуба́х җитәкчелегендә Хеламга килделәр. 17  Давыт, бу хакта ишеткәч, шунда ук Исраилнең бөтен гаскәрен җыйды да, Үрдүнне кичеп, Хеламга килде. Су́риялеләр, Давытка каршы чыгарга дип, хәрби тәртиптә тезелеп басты һәм аңа каршы сугыша башлады.+ 18  Ләкин су́риялеләр Исраилдән качты. Давыт су́риялеләрнең 700 арбалы, 40 000 атлы гаскәриен кырып салды һәм шулай ук гаскәр башлыгы Шубахны да үтерде.+ 19  Һададзарга хезмәт иткән патшаларның барысы да, Исраилдән җиңелгәннәрен аңлагач, Исраи́л белән солых төзергә ашыкты һәм аларга буйсынды.+ Шуннан бирле су́риялеләр амунлыларга инде ярдәм итәргә базмады.

Искәрмәләр

Яки «тугры мәхәббәт».
Яки «Туб кешеләре».
Ягъни Евфрат.

Искәрмәләр

Медиаматериал